Татар телен һәм дин нигезләрен өйрәнәләр

Күптән түгел Ульяновск районы Яңа Бирючевка бистәсендә тантаналы рәвештә мәчет ачылды. Ә шушы көннәрдә генә шатлыклы вакыйга булды - мәчет карамагында балалар өчен "Якшәмбе мәктәбе" эшли башлады.
Татар телен һәм дин сабакларын өйрәнергә теләүче балалар дәрескә әниләре белән бергә килгән иде. Беренче дәрес мәчетне сафка бастыручы меценат Рәфис Айнетдинов белән аның гаиләсенә, җиһазлар урнаштыручы Руслан Амерханов командасына рәхмәт сүзләре җиткерүдән башланды. Әниләр барчасына да аңлаешлы булган кыскача вәгазь һәм төрле биремнәр белән үткән дәрес өчен мөгаллимәгә рәхмәт сүзләрен ирештерделәр. Балаларга мәчет мәхәлләсе исеменнән истәлекле бүләкләр тапшырылды.
Дин дәресләрен озак еллар шушы авыл мәктәбендә укытучы булып эшләгән, күптән түгел Казанның данлыклы "Мөхәммәдия" мәдрәсәсен тәмамлаган Фәридә Нәҗип кызы Молоткова алып бара. Аның игелекле эшләре дәвамлы булсын.
Фәридә ханым ата-аналарны "Өмет" газетасына киләсе елның беренче яртыеллыгына яздыру эшен дә оештырган. Аңа уңышлар телибез һәм рәхмәт белдерәбез.
Р.НИГЪМӘТЛЕ.