15 октябрь – Халыкара авыл хатын-кызлары көне

Хөрмәтле Ульяновск өлкәсенең гүзәл затлары! Сезне шушы күркәм бәйрәм белән котлыйм!
Сезнең профессиональлек, тырыш хезмәтегез һәм туган җиргә мәхәббәтегез авыл территорияләре чәчәк атуының ныклы фундаментына әверелде. Бүген анда 140 мең тирәсе хатын-кыз хезмәт итә.
Сезнең осталыгыгыз һәм талантыгыз төрледән-төрле профессиональ сфераларда: медицинада, сәламәтлек саклауда, мәгарифтә, авыл хуҗалыгында һәм башка тармакларда кирәк.
Сез төбәгебез үсешенә мөһим өлеш кертәсез, ә без, үз ягыбыздан, авыл җирендә тормыш шартлары һәм сыйфаты яхшырак булсын өчен барысын да эшлибез. Бу эшне башкарырга безгә илкүләм проектлар һәм “Авыл территорияләренең комплекслы үсеше” дәүләт программасы ярдәм итә. Аларны гамәлгә ашыру нәтиҗәсендә соңгы биш елда юллар, коммуналь челтәрләр төзү һәм ремонтлау, территорияләрне төзекләндерү, Новоспасское, Карсун һәм Павловка районнарында 10 күпфатирлы йорт, Иске Майнада МФЦ төзү буенча 376 проект тормышка ашырылган. Хәзер дәүләт программасы кысаларында Новоспасское район хастаханәсен капиталь ремонтлау эшләре дәвам итә. Без киләчәктә дә авыл территорияләрен үстерергә ниятлибез.
Кадерле хатын-кызлар! Чын йөрәктән сезгә гаилә учагы җылысын, бәхет, сәламәтлек һәм иминлек телим!
Ульяновск өлкәсе Губернаторы А.Ю.Русских.