Булганына шөкрана кылып яшиләр

Ишеевка бистәсендә гомер кичерүче Рөстәм Җиһанша улы белән Фәидә Фәйзрахман кызы Хайруллиннар традицион ислам кыйммәтләрен, милли һәм дини гореф-гадәтләрне, йолаларны саклап калып үстерүгә зур өлеш кертәләр.

Бөтен гомерен тырыш, фидакарь хезмәткә багышлаган, хәзер мәчет юлында булган Рөстәм Җиһанша улы белән без Наил хәзрәт Гизятуллов чакыруы буенча Яңа Малыклы районы Иске Исәнтимер авылына ифтар ашына барганда танышкан идек. Ул авылларның бетүе, авыллар белән бергә туган телебезнең, әби-бабайлардан күчкән рухи мирасның юкка чыгуы турында ярсып сөйләде. Шулай ук Ишеевка мәчетенең балалар белән яшьләрне дингә тарту максатында зур тырышлык куюы хакында җиткергән иде. Безгә кунакка килегез, тормышыбызны үз күзләрегез белән күреп китәрсез, диде хөрмәтле аксакал.

Менә алтын көзнең чалт кояшлы бер көнендә Хайруллиннар гаиләсенә юл тоттык. Мәчеттән ерак түгел генә урамда яшиләр икән. Аллаһы йортына биш вакыт намазга җәяү генә йөрим, ди 77 яшьлек Рөстәм абый. Йорт хуҗасының алтын куллы, тырыш, тынгысыз йөрәкле, тиктормас булуы әллә кайдан сизелә. Каралты-кура чиста итеп җыештырылган, маллар абзарында тәртип хөкем сөрә. Быел үгез симертеп суйдык, күп итеп бройлер тавыклары асрыйбыз, ындыр тутырып бәрәңге, бакчада яшелчәләр, җиләк-җимеш үстерәбез, ел әйләнәсендә эш җитәрлек, Аллаһының биргәненә мең шөкер, ди аксакал, канәгатьлек хисе кичереп.

Ә җыйнак, пөхтә өйнең түр бүлмәсендә безне уңган хуҗабикә Фәидә апа тырышлыгы белән әзерләнгән мул табын көтә иде. Әбиләребез һәм әниләребездән калган матур гадәт – кулдан кискән токмач ашы белән итле бәрәңге пешердем инде, ди ул, кунакчыллык күрсәтеп.

Шушы матур табын артында Хайруллиннар гаиләсе тарихының йомгагын сүтәргә керештек. Рөстәм Җиһанша улы күрше Татарстанның Чүпрәле районы Яңа Чокалы авылыннан. 1889 елгы әтисе башта фин сугышында катнаша. Аннары явыз немец фашистларына каршы сугышка алалар. Фронттан инвалид булып кайта. Рөстәм абыйның бертуганы Мөнир Хайруллин да 18 яшендә яу кырына китә һәм 1945 елның 5 маенда батырларча һәлак була. Әниләре Миңсылу апа гаилә учагын кадерләп саклап, җиде баланы тәрбияләп үстерә, авылның танылган балта остасы булган инвалид иренә терәк һәм таяныч була. Җиде баладан бары тик мин генә калдым, бертуганнарым барысы да бакыйлыкка күчтеләр, ди Рөстәм абый, моңсуланып.

Сөлектәй таза Рөстәм, халкыбызның матур гадәте буенча әти-әнисен карарга тиешле төпчек малай буларак, авыл мәктәбен тәмамлаганнан соң, Чүпрәле һөнәри училищесында тракторист һөнәрен үзләштереп туган авылына кайта. Әрсез, тырыш егет 17 яшендә “Т-40” тракторы руле артына утыра һәм колхоз кырларын сөрә, фермага төрле йөк ташый. Беркүпме тормыш тәҗрибәсе туплагач, үзен кырчылык бригадасы бригадиры итеп куялар һәм коммунистлар партиясе сафларына кабул итәләр.

Язмыш кушуыдыр инде, Минзәлә авыл хуҗалыгы техникумын тәмамлаган Фәидә Фәйзрахман кызын ерак Чүпрәле якларына, Яңа Чокалы авылы колхозына зоотехник итеп эшкә җибәрәләр. Буй җиткән Рөстәм, әлбәттә инде, сабыр, эшчән һәм чибәр кызга гашыйк була. Мулладан никах укытып, гаилә корып җибәрәләр. Егерме ике ел каената-каенана белән бергә тордым, шылт иткән тавышыбыз да чыкмады, соңгы көнгә кадәр аңлашып яшәдек, ди Фаидә апа, тату гомер кичерү серләре белән уртаклашып. Ул чакта зоотехник күмәк хуҗалыкның икенче рәисе булып исәпләнә иде, шуңа кызыкканмындыр инде, ди Рөстәм абый, бераз шаяртып.

Яшьлек елларында язмыш җилләре, эчәчәк сулары Хайруллиннар гаиләсен Ишеевка бистәсенә алып килә. Гаилә башлыгы район электр челтәрләренә – “Ишеевкакомэнерго” предприятисенә тракторист булып урнаша. Бораулау җайланмасы булганга, еш кына мөселман кардәшләребез үземне кабер казытырга чакыралар иде, беркайчан да кире борып җибәрмәдем, ди Рөстәм абый. Ә Фәидә апа район ветлечебницасында мал врачы булып эшли. Намуслы, фидакарь хезмәтләре өчен икесе дә Рәхмәт хатлары һәм Мактау грамоталары белән бүләкләнә. Рөстәм Җиһанша улы – Хезмәт ветераны, “11 нче бишьеллык ударнигы”, “Социалистик хезмәт ярышында җиңүче”, “Үз һөнәре буенча иң яхшысы” дигән мактаулы һәм дәрәҗәле исемнәр иясе. Ә Фәидә Фәйзрахман кызы “В.И.Ленинның 100 еллыгы уңаеннан фидакарь хезмәте өчен” медале белән бүләкләнгән.

Тормыш юлында аларга зур сынау аша үтәргә дә туры килә – пожар чыгып йортлары яна. Сыгылып төшмичә, бөтен көчләрен куеп, аны яңадан торгызалар.

Аллаһының барлыгына һәм берлегенә инанып яшәүче гаиләдә ике кыз бала дөньяга килгән. Олысы Ләйсән хәзер казначейство идарәсендә бүлек начальнигы вазыйфаларын башкара. Ә Гөлнара – теплосеть оешмасының баш бухгалтеры. Кызларыбыз балдан татлы ике онык бүләк иттеләр – Диләрә медучилищеда белем ала, Саминабыз – 6 класс укучысы, ди Фәидә апа, бәхетле елмаеп.

Хайруллиннар икесе дә лаеклы ялга чыкканнан соң дин, мәчет юлына басканнар. Бакый дөньяга, Аллаһы Тәгалә каршына барырга алдан ныклап әзерләнергә кирәк, ди Рөстәм абый. Хәләл җефете Фәидә апа мәчет каршындагы курсларга йөреп, гарәп графикасы нигезендә укырга да өйрәнгән. Рөстәм абый – ышанычлы, таянырлык кеше, мәчеттә оештырылган бер генә чарадан да читтә калмый, йөгерә-ашыга килеп җитеп, бөтен яктан булыша, без аңа бик тә рәхмәтлебез, дип фикерен белдерде Наил хәзрәт Гизятуллов.

Ерак Минзәлә районының Чебенле авылында туып үскән Фәидә апа гомерен мишәрләр арасында үткәрүенә һич тә үкенми. Тырыш, әрсез, булдыклы халык, тормыш юлдашым Рөстәм дә нәкъ менә шундый, шуңа күрә матур, күпләргә үрнәк булырлык яшәдек, ди хуҗабикә. Әбиебез – карчыгымның әнисе исән чакта, 700 чакрым араны үтеп, еш кайтып йөрдек, шуңа күрә Фәидәгә Чебенлене сагынырга бирмәдем, гел исенә төшереп тордым, ди гаилә башлыгы.

Ишеевка татар-мөселманнарының хөрмәтен казанган Рөстәм абый белән Фәидә апа дистә еллар дәвамында “Өмет” газетасын өйләренә яздырып алалара. Почтальоныбыз яхшы эшли, вакытында китерә, бөтен яңалыклар белән шуннан танышып барабыз, хәзер тормышыбызны “Өмет”тән башка күз алдына китерүе дә мөмкин түгел, ди Хайруллиннар.

Хак, дөрес юлны – динисламны сайлаган Хайруллиннар булганына шөкрана кылып, Аллаһы Тәгаләгә рәхмәтле булып, Аның ризалыгына омтылып бәхетле, тигез һәм тыныч картлык көннәре кичерәләр.

Исхак ХӘЛИМОВ.