Галиҗәнап бәрәңге

“Татарстан яшьләре”нең актив хәбәрчесе Хәмидә Гарипова витаминнарга бай, сәламәтлеккә файдалы күп кенә җиләк-җимешләр турында язып тора. Шөкер бит, нинди генә табигать нигъмәтләреннән авыз итмибез?!
Ә минем язмам - балачактан ук ашап үскән яраткан ризыгым - галиҗәнап бәрәңгегә мәдхия булыр. Аны күңелдә сакланган бер хатирәдән башлыйм әле. Илебезгә авыр сынау салган сугыш бара. Миңа бары 3 яшь кенә чамасы. Әнием көн-төн колхоз эшендә булса да, 8 яшьлек абыем Дамир ярдәмендә бакчасын тутырып бәрәңгесен утырткан, мал-туарын асраган. Бу афәт авыл халкын да берләштергән, тормыш авырлыкларын да бергә күтәргәннәр.
Кышкы озын кичләрдә күршеләргә кич утырырга йөргәннәр. Шунда авыл, ил яңалыклары белән уртаклашканнар, җырлап та җибәргәннәр, елап та алганнар, кул эшләре тотканнар. Шулай бервакыт күршебез Затия апаларга кердек, сеңелесе Нурия апа да шунда иде. Өйләре җылы, мичкә тәгәрәткән бәрәңге исе чыккан. Кызлар көлешә-көлешә сөйләшеп, кызыктырып тәмләп кенә кабыклы бәрәңге ашыйлар. Өстәлләрендә шул бәрәңге дә тоз гына. Безне дә кыстадылар, без кичке ашны ашаган идек инде. Бераз карап торгач, мин әниемә: “Әни, әни, мин ашны азрак ашаганмын, ахрысы”,- дип пышылдап кына әйткәнмен. Апалар ишетеп алып, мине өстәл артына утырттылар да, ярмаланып торган бер зур бәрәңгене әрчеп кулыма тоттырдылар. Ул бәрәңгенең күмердә кызарып көеп торган җирен дә кетердәтеп яратып ашаганым хәзер дә истә (бу хатирәнең нечкәлекләре әнием сөйләгәннәрдән).
Укучыларым белән табигать кочагына ялга чыккан саен учак көленә бәрәңге күмдек. Мин, гадәттәгечә, аның көеп күмерләнеп торган җирен дә ашадым. Чүлмәкчедән күрмәкче, дигәндәй, алар да ашап караганнар, ошатканнар да. Учак күмере корымына буялып беткән битләрен, кулларын берсеннән-берсе көлә-көлә Капма-каршы чишмә суында юып кайталар иде. Шуңа охшаш балачакның матур хатирәләрен алар да онытмыйлар икән, классташлар очрашуларында сагынып искә алалар.
Рәсәй халкы яраткан ризык - бәрәңгенең тарихы да бик бай бит. Ул кыргый күпьеллык үсемлек ди. Көз көне аны алганда җирдә качып калганының яз башында беренче булып борын төртеп чыкканы безнең өчен гадәти хәл. Бәрәңгенең беренче ватаны булып Чили саналган. Аны анда безнең эрага кадәр үк игә башлыйлар. Бәрәңге Америка индеецларының да яшәү чыганагы була. Изге санап аңа табынганнар.
Ашамлык буларак Европага һәм башка бик күп илләргә таралуы Христофор Колумб исеме белән бәйле. Бу турыда берничә версия бар. Шулардан берсе болайрак. 16 нчы гасырда Англиядә яшәүче бер хәрби бакчасына утырткан аны. Чәчәк атканнан соң барлыкка килгән яшел төймәләре ашарга яраксыз икәнен белә дә, сабакларын җыеп алып яндыра. Учак көле өстендә ятып калган йодрык-йодрык хәтле гәүдәле бәрәңге шул вакыттан алып беренче ризыкка әйләнә дә инде. Кызу мичкә тәгәрәтү, учак көленә күмү традициясе дә, бәлки, шуннан калгандыр.
Илдән илгә күчеп йөргәнгә, күрәсең, аның исеме дә төрледән-төрле: трюфель (Франциядә), тартуфель (Германиядә), картофель, картошка (бездә), җир алмасы, шайтан алмасы, картуф, бульба һ.б. Урыс язучысы Н.В.Гогольнең дә яраткан ризыгы бәрәңге булган. Юкка гына бәйсезлек өчен көрәшүче Запорожье казаклары атаманына Тарас Бульба исемен бирмәгәндер.
Дөньяда бәрәңге иң күп игелә торган культура дип санала, билгеле, бөртекле ашлыклардан кала. Бүгенгедәй хәтердә, бәрәңге алган көннәрдә халык телендә бары тик галиҗәнап бәрәңге генә. Аны казырга Сабантуйга әзерләнгән кебек әзерләндек. Авылдан киткәннәр ялларда бала-чагалары белән бирегә агылды. Көне буе гөр килеп тора иде авыл: бәрәңге сабагын яндыралар, мунча ягып җибәрәләр, эш бетүгә чеби шулпасы пешә. Өстәлләр тулы сый-нигъмәтләр, табын уртасында яңа алган ярмалы бәрәңге, аңа гына хас ис борыннарны кытыклый.
Быел да бакчабызда бәрәңге ярыйсы гына уңды. Без аның голанын утыртабыз (Голландиядән кергән сорт). Рәсәй халкын бәрәңге игәргә өйрәткән Петр Беренчегә ничек рәхмәтле булмыйсың?! Голан бәрәңгенең тарихы да аның исеме белән бәйле. Ул Голландиядән граф Шереметьевка бер капчык бәрәңге җибәрә дә, аны игү турында боерык бирә. Баштарак бәрәңгегә туклану продукты итеп карамаганнар. Мода яратучы аксөяк хатын-кызлар аның чәчкәсен чәчләренә кадап йөргәннәр. Гади кешеләр “шайтан алмасы” дип атаганнар, аны ашау гөнаһ саналган. Петр I заманында бәрәңгене үстерү мәсьәләсе сенатта 22 мәртәбә карала. Чөнки аны утыртуга каршы крестьяннар чуалышлары, шул исәптән Казан һәм Вятка губернияләрендә дә булып уза.
Элек аның шифасын яхшы белгән аптека хезмәткәрләре дару үсемлеге итеп үстергәннәр. Белгечләр фикеренчә, ул организмдагы артык суны кудыра, йөрәк эшчәнлеген нормальләштерә. Аның составында Менделеев таблицасындагы иллеләп элемент, 15ләп витаминнар, күптөрле аксымнар бар. Витаминнар, аксымнар аның кабыгында күбрәк була икән.
Бәрәңгене комлы җирләрдә дә, Ерак Төньякта да игәләр, хәтта 1995 елда Америка астронавтлары космоста да үстереп кайтканнар. Җиребезгә, һава шартларына яраклаштырылган нинди генә сортлары юк аның. Белгечләр яңаларын чыгарып торалар. Менә императрица Екатерина Икенче заманында cелекционерлар чыгарган А.С.Пушкинның бабасы Ганнибал исемле сорты гасырлар аша үтеп безнең көнгә кадәр килеп җиткән. Туып үскән авылым Иске Төгәлбугада синеглазка дип йөртәләр. Аның беренче исеме халыкта шулай була. Чыннан да, сары шома тәнендәге күзәнәкләр зәңгәрсу төстә икән.
Аны утырту ысуллары да күп. Белгечләр, аның бер күзәнәген генә дә утыртып була, диләр. Без үскәндә әнием орлыгын апрель аенда ук әзерли башлый иде. Бәрәңгене әрчегәндә, күзәнәге күп башын кисеп, караңгы урынга җыйды. Көч җыеп озак кына яткан күзәнәкләре. Шуңа, күрәсең, берьюлы шытып чыгып үсеп киткәннәр, чәчәк тә атканнар. Җәй урталарында бакча ак кар каплагандай чәчкәгә күмелә иде.
Бәрәңге - табында зур сыйларның берсе. Ул куелмаса, ямь җитми сыман. Бәрәңгедән салатлар, беренче һәм икенче ашлар, чәй ризыклары әзерлиләр, аны кыздыралар, киптерәләр, крахмал ясыйлар. Халыкта мондый сүз дә бар: “Ак бәрәңге - боламыкка (пюре), кызыл бәрәңге - кыздырырга, сары бәрәңге -ашка”. Кыскасы, һәр хуҗабикәнең дә бәрәңгедән ризык әзерләү серләре, ысуллары бар. Без гаиләбез белән әрчеп тә, кабыгы белән дә бөтен килеш пешкәненә өстенлек бирәбез. Менә күренекле аш-су остасы Юныс Әхмәтҗанов “Бәрәңгедән йөз төрле аш” дигән китабында аннан хәтта торт, кекс, печеньеләр әзерләү ысулларын тәкъдим итә. Хәзерге көндә дөньяда 2 мең ысул бар икән. Балаларым үскәндә печеньеләр пешерә идем, яратып ашадылар.
Хәзер бәрәңгенең төрле илләрдә, ерак җирләрдә үскәнен кибетләрдән алып ашыйбыз. Тик аларның үзебезнең бакчабызда яшен яшьнәп, күк күкрәп яуган яңгырлар үстергәненең аңа гына хас ис кебек тәмле исе юк шул!
Бернигә дә карамый, ул - олы хөрмәткә ия дәрәҗәле ризык, хаклы рәвештә “второй хлеб”. Башта Рәсәйдә бәрәңгене сарай мәҗлесләрендә сирәк була торган тәмле аш буларак биргәннәр икән. Ул чакта аңа тоз түгел, ә шикәр комы сибеп ашаганнар. Галиҗәнап бәрәңге - күп кенә шигырьләр, җырлар герое. Табигать җырчысы - урыс язучысы М.Пришвинның аның турында гыйльми хезмәте бар. Россиядә, Америкада, хәтта Австралиядә һәм башка күп кенә илләрдә аңа һәйкәл куйганнар, музейлары эшли. Ирландия рәссамы Ван Гогның әсәрләре арасында “Едоки картофеля” исемлесе аеруча игътибарга лаек.
Җыеп алган уңышларыбыз бәрәкәтле, ашларыгыз тәмле булсын!
Клара ВӘЛИШИНА-САБИРОВА,
Сарман-Иске Төгәлбуга.