Авылым мәзәкләре

“Әни җибәрмәде”

Шулай бервакыт әби - бабайга: “Әйдә, картым, яшь чакларны искә алыйк әле. Син мине үзебез генә белгән урынга очрашуга чакыр. Шунда бара торырсың, мин бераз соңрак килеп җитәрмен”,- дигән. Кыш көне була бу хәл. Бабай аякларына киез итекләрен кигән дә, ашыга-ашыга чыгып киткән. Бер сәгать көткән, ике сәгать көткән... Туңып бетеп, өенә кайтса, әби мич башында йоклап ята икән. “Ник очрашуга килмәдең?”- дип сорагач, әби: “Мине әни җибәрмәде”,- дип акланган.

“Матурым”

Ресторанда бабай белән әбинең Алтын туй мәҗлесе бара. Бабай әбигә гел матурым дип кенә эндәшә икән. Туйны алып баручы яшь егет бабайдан: “50 ел бергә яшәгәнсез, син әбигә гел матурым дип кенә торасың. Шул вакыт эчендә бер дә ачуланышканыгыз булмадымы әллә? Тату яшәүнең сере нидә?”- дип сораган. Бабай егетнең колагына: “Улым, аның бернинди сере дә юк. Биш ел элек әбинең исемен оныттым, шуңа күрә матурым дип эндәшәм. Ул да канәгать, мин дә сер бирмим. Әгәр әби белеп алса, Сафура бураннары чыгарачак”,- дип пышылдаган “яшь кияү” Алтын туйларында.

“Лепелдәттем, исмача”

Бозау белән эт гел бер тагарактан ашаганнар һәм эчкәннәр. Эт: “Бозау авызын куеп тыңлап торды, мин лепелдәттем, исмача”,- дип мактанган.

“Дәвалаган”

Хатын - иренә: “Мин сиңа кияүгә чыкканда сукыр, чукрак, акылсыз булганмын бит”,- дигән. Ире: “Берничә авырудан дәвалаган өчен син миңа рәхмәт әйтергә тиеш әле”,- дип белдергән.

“Грибок”

Бер хатын хастаханәгә гинекологка приемга барган. Врач аңа, сездә грибок бар, дип әйткән. Хатын: “Бөтен идәнне ашап бетерде инде. Хәзер миңа да үрмәләп менгән, заразы”,- дигән.

“Онлы иләк”

Безнең авылның Колхоз урамында Нетфулла Шәрәфиев яшәде. Ул аксап йөри һәм бераз салырга ярата иде. Шулай бервакыт хатыны Алия апа ипи салырга җыенып, он иләргә керешкән. Нетфулла абзый аңардан аракыга акча сораган, хатыны бирмәгән икән. Ире сугарга дип кизәнгәндә, Алия апа бер иләк онны битенә тондырган да, өйдән чыгып качкан. Тегенең битенә, авызына, борынына он тулган. Күзен ачып җибәргәндә, хатыны күршеләрендә булган инде. Кыйналасы килмәгәч, качып котылу җаен тапкан бит.

Халидә САТДИНОВА,

Ульяновск шәһәре.