Акыллы эт

Бу хәл унбиш ел элек булды. Матур гына яшәп ятканда, пожар чыгып, йортыбыз янып китте. Өебезне яңадан торгызган, юклык белән торган вакытыбыз. Мүхтәр атлы искиткеч матур, акыллы этебез (безнең якларда көчек дип йөртәләр) бар иде. Шулай беркөнне иртән йокыдан торгач, тәмам шаккаттык: Мүхтәребез суйган һәм чистарткан үрдәкне өстерәп алып кайткан. Тагын берничә көннән савытка тутырган кибет каймагын кайтарып куйды. Аны болай эшләргә беркем дә өйрәтмәгән бит. Шушы хәлләрдән соң, этегезне кеше әйберен урларга өйрәтеп ятасыз, дип килеп әйтүләреннән куркып, ирем Мүхтәрне чылбырга бәйләп куйды. Менә шундый акыллы иде безнең этебез...
Г.ГАРАЕВА,
Ульяновск шәһәре.