Президент көндәлегеннән

Россия Президенты Владимир Путин “Валдай” XXIII Халыкара дискуссия клубының пленар сессиясендә чыгыш ясады.

Чарада ил җитәкчесе Россиянең тышкы сәясәте контурларын билгеләүгә нигез булган махсус хәрби операция башлану сәбәпләренә кагылды, СССР таркалуы һәм Совет җитәкчелегенең үткәндәге хаталар өчен җаваплылыгы турында фикер алышты, эскалация һәм атом куркынычы мәсьәләләренә тукталды, шулай ук ясалма интеллект үсеше белән бәйле борчылуын белдерде.

Чыгышыннан соң Президент экспертлар белән дискуссия уздырды, көн тәртибендәге иң кискен сорауларга җавап бирде.

- Без бүген хокукның элекке нормалары кире кагылган, ә яңалары әлегә барлыкка килмәгән шартларда глобаль тынычлыкны һәм хәвефсезлекне ничек саклап калу турында уйларга мәҗбүр.

Дөнья үсешнең хәлиткеч борылыш мизгеленә якынлашты. Һәм эш сәясәттә генә түгел, сәясәт, һәрвакыттагыча, тирән үзгәрешләрдән килә. Үзгәрешләр барлык өлкәләрдә дә бара, - диде ул. 

* * *

Владимир Путин илнең барлык укытучыларын һәм педагогларын Укытучылар көне белән котлады.

Дәүләт Башлыгы ассызыклаганча, укытучы - һөнәр генә түгел. Бу җаваплы миссия һәм бурыч, ул зирәклек, сабырлык һәм тәрбияләнүчеләргә даими игътибар таләп итә.

«Сезнең рухи катнашуыгыз, тәҗрибәгез, сизгерлегегез укучыларга үз-үзләренә ышанырга ярдәм итә, ә киңәшләрегез, үгет-нәсихәтләрегез, ярдәмегез аларга алга таба да, олы тормышта таяныч булып хезмәт итә», - диде Владимир Путин.

Президент сүзләренчә, мәктәп укучылары һәм студентларның үзләрен зур бердәм илнең бер өлеше итеп хис итүләре һәм балачактан ук мәдәниятләр һәм традицияләр төрлелегенә хөрмәт белән карарга өйрәнүләре, шулай ук Россияне берләштерүче кыйммәтләрнең көчен аңлаулары мөһим. Монда аларга педагоглар ярдәм итә.

"Исегезгә төшерәм, быелдан педагогның аерым статусы дәүләт дәрәҗәсендә беркетелде. Бу укытучы миссиясенең югары иҗтимагый танылуын чагылдыра, кирәкле ярдәмне дә, һөнәри үсеш өчен яңа мөмкинлекләрне дә гарантияли", - дип өстәде Россия лидеры. 

* * *

Владимир Путин Бөтенроссия һөнәри конкурслары педагог-лауреатлары белән очрашуда Россия халыклары телләре өчен цифрлы белем бирү контенты китапханәсен булдыру идеясен бәяләде. Видеоэлемтә аша оештырылган сөйләшүдә катнашкан вепс теле укытучысы шундый тәкъдимне җиткерде.

«Сез Россия халыкларының милли мәдәниятен үстерү, туган телләрне өйрәнү күпмилләтле Россия милләтенең бердәмлегенә, безнең белем бирү платформаларының берлегенә комачауламый, дип әйттегез. Киресенчә, боларның барысы да бу бердәмлекне раслаячак кына. Шуңа күрә мин сезнең белән тулысынча килешәм», – дип белдерде дәүләт башлыгы.

Бу контекстта Путин, тарихи һәм археологик тикшеренүләргә сылтама ясап, ил тарихы турындагы күзаллаулары белән уртаклашты. «Борынгы заманнарда славян һәм фин-угор кабиләләре бергә, иңне-иңгә куеп диярлек, чынлыкта бер территориядә яшәгән. Һәм бу казу эшләре фин-угор һәм славян кабиләләренең бер-берсе белән бөтенләй диярлек низагка кермәвен күрсәтә», – диде ул.