11 октябрь – Авыл хуҗалыгы һәм эшкәртү промышленносте хезмәткәрләре көне

Хөрмәтле Ульяновск өлкәсенең авыл хуҗалыгы тармагы, азык-төлек һәм эшкәртү промышленносте хезмәткәрләре, аграр галимнәр һәм фермерлар!

Гадәттә, аграрийлар бу датага төп эшләрне һәм уңыш җыюны тәмамлыйлар. Быел безнең төбәктә һәр гектардан уртача уңдырышлылык 35,6 центнер тәшкил итеп, ике миллион йөз мең тоннадан артык ашлык суктырып алынды. Соңгы алты елда инде дүртенче тапкыр һәм Ульяновск өлкәсе тарихында инде 12 нче тапкыр без ике миллион тонна ашлык җыеп алу чиген үттек. Авыл хуҗалыгы продукциясе – ит, йомырка, сөт җитештерү күләмнәренең уңай динамикасы саклана, аквакультурада җитештерүнең тотрыклы үсеше күзәтелә. Бүген Ульяновск өлкәсе аграрийлары төбәк өчен традицион саналган культураларны – бодай, арпа, көнбагыш, шикәр чөгендере үстерү белән беррәттән, яңа юнәлешләрне үзләштереп, җиләк-җимеш, виноград, брокколи һәм үсемлек чималы да җитештерәләр.

Бүген Ульяновск өлкәсе үзенең азык-төлек куркынычсызлыгын тәэмин итү, якташларына экологик яктан чиста ризыклар бирү белән генә чикләнмичә, товарларны экспортка, шул исәптән чит илләргә дә озата. Эшкәртелгән продукция – он белән үсемлек маеннан алып крафтлы сырлар, балык продукциясе, мармелад белән чәй купажларына кадәр җибәреп тору күләме арта бара.

Тармак ирешкән барлык казанышларны, үсешне, тотрыклылыкны агрономнар, фермерлар, механиклар, трактористлар, терлекчеләр һәм авыл хуҗалыгы эшкәртү предприятиеләре күпсанлы хезмәткәрләренең көндәлек намуслы, фидакарь хезмәтеннән башка күз алдына китерүе дә мөмкин түгел. Нәкъ менә аларның туган җирне яратуы, эшкә җаваплылык хисе белән каравы, бары тик алга барырга теләве аркасында регионыбыз шундый нәтиҗәләргә ирешә. Ә без аграрийларга үсәргә һәм илкүләм проектлар, авыл җирендә яшәү өчен уңайлы мохит булдыру мөмкинлеге бирүче “Авыл территорияләренең комплекслы үсеше” дәүләт программасы механизмнары ярдәмендә предприятиеләрне квалификацияле яшь кадрлар белән тәэмин итәргә булышабыз.

Дуслар! Сезне бәйрәм белән котлыйм. Агропромышленность секторыбызның эш нәтиҗәләре елдан-ел яхшыра барсын, һава торышы уңай булып, мул уңыш җыеп алырга ярдәм итсен иде. Сезнең өйләрегездә гаилә иминлеге һәм бәхет хөкем сөрсен!

Ульяновск өлкәсе Губернаторы А.Ю.Русских.