Алексей Русских: “Ульяновск өлкәсендә яшәүчеләр барлык карарларның үзәгендә булачак”

Ульяновск өлкәсе Губернаторы Алексей Русских рәсми рәвештә вазыйфасына кереште. Яңа гына сайланган төбәк башлыгының инаугурация тантанасы “Губернаторский” мәдәният сараенда узды.

Тантанада РФ Президентының Идел буе федераль округындагы тулы вәкаләтле вәкиле Игорь Комаров, Кыргызстан Республикасының Казандагы генераль консулы Эрик Бейшембиев, Үзбәкстан Республикасының Казандагы консулы Нодиржон Касимов, Казахстан Республикасының Казандагы консулы Ерлан Искаков, кайбер регионнарның башлыклары, Федерация Советы әгъзалары, чит илләр һәм бизнес-җәмәгатьчелек вәкилләре, Ульяновск өлкәсе компанияләре һәм предприятиеләре, иҗтимагый оешмалары җитәкчеләре, хакимият органнары, социаль сфера, медицина, фән учреждениеләре вәкилләре, дин әһелләре, СВОда катнашучылар, төрле дәрәҗәдәге депутатлар, волонтерлар катнашты.

Тантананың башында Ульяновск өлкә сайлау комиссиясе рәисе Елена Горбунова төбәк башлыгының сайлануы турындагы карарны яңгыратты.

“Бердәм тавыш бирү көнендә өлкә Губернаторын сайлаулар узды. 77,05% җыеп, ә бу – 484 мең 361 сайлаучының тавышы, Алексей Русских Ульяновск өлкәсе Губернаторы булып сайланды”,- диде Горбунова.

Аннары Алексей Юрьевич присяга – ант итү текстын укыды һәм аны Законнар чыгару Җыелышы рәисе Валерий Малышевка тапшырды. Ульяновск өлкәсе уставы нигезендә, әлеге документ парламентта сакланачак.

“Миңа йөкләнгән югары бурычларны намуслы үтәргә, кеше һәм гражданин хокукларын һәм ирекләрен хөрмәт итәргә һәм сакларга, Россия  Конституциясен һәм Россиянең норматив-хокукый актларын, Ульяновск өлкәсе Уставын һәм законнарын якларга һәм үтәргә, халыкка намуслы хезмәт итәргә ант итәм”,- диде Русских.

Игорь Комаров вазыйфага керешүе уңаеннан Алексей Русскихны тәбрикләп, узган сайлаулар нәтиҗәләре төбәк халкының өлкә җитәкчелеге тормышка ашырган курска ышаныч белдерүен раслауны ассызыклады.

“Төбәктә иҗтимагый-сәяси тотрыклылыкны тәэмин итү өчен күп нәрсәләр эшләнелә. Моны без халыкның сайлаулар белән кызыксыну, партияләр арасындагы конструктивлы сөйләшүләр дәрәҗәсеннән күрәбез”,- диде Игорь Комаров.

Полпред белдерүенчә, Алексей Русских җитәкчелегендәге команданың профессиональ эшчәнлеге нәтиҗәсендә өлкәнең социаль-экономик күрсәткечләре сизелерлек дәрәҗәдә яхшырган. Ул төбәктә промышленность үсешенең тотрыклы динамикасын югары бәяләде. Биш ел эчендә промышленность производствосы күләме бер ярым тапкыр арткан. Комаров авиация төзелеше, автомобиль промышленносте һәм транспорт машина төзелеше предприятиеләре ролен билгеләп үтте.

“Сезнең тырышлык нәтиҗәсендә зур производстволар ябылмады һәм бу эш урыннарын, налог базасын саклап калу мөмкинлеге бирде. Өлкә ил өчен мөһим төбәк статусын саклап килә. Президент Владимир Путин указы нигезендә Авиастарның 50 еллыгы уңаеннан бәйрәм чаралары узды. Авиастар транспорт авиациясенең нигезен – Ил-76 самолетлары җитештерә. УАЗ илнең оборонага сәләтен ныгытуга зур өлеш кертә. Әлеге уңайлы транспорт СВО зонасында бик тә кирәкле. Биредә ВДВның 104 нче дивизиясе урнашкан. Аның хәрби хезмәткәрләре һәм Ульяновск өлкәсе халкы Россия мәнфәгатьләрен батырларча саклый һәм яклый”,- диде Президентның тулы вәкаләтле вәкиле.

Полпред шулай ук махсус хәрби операциядә катнашучыларга һәм аларның гаилә әгъзаларына системалы ярдәм күрсәтелүенә, төбәкнең Россиянең тарихи территорияләре үсешенә зур өлеш кертүенә игътибар итте. Ульяновск өлкәсенең кураторлыгы нәтиҗәсендә 80нән артык социаль һәм коммуналь инфраструктура объекты, мәктәпләр, балалар бакчалары, торак йортлар торгызылган.

Игорь Комаров үзенең чыгышында Ульяновск өлкәсендә Россия Президенты Владимир Путин инициативасы буенча гамәлгә куелган илкүләм проектларны тормышка ашыру нәтиҗәләрен ассызыклады.

“Медицина ярдәменең уңайлылыгын арттыру максатында муниципаль берәмлекләрдә дистәләгән фельдшер-акушерлык пункты төзелгән, сәламәтлек саклауның беренчел звеносын үстерү дәвам итә, яңа поликлиникалар ачыла. Тормыш өчен уңайлы мохит булдырыла”,- диде Комаров.

Полпред сүзләренчә, алдагы елларда өлкәгә илкүләм үсеш максатларының төп бурычларын хәл итәргә туры киләчәк. Медицина, мәгариф, шәһәр мохите белән туризмның сыйфатын яхшырту өстендә эшләргә кирәк.

“Кадрлар мәсьәләсе актуаль булып кала. Җәмәгать транспорты мәсьәләсе төбәк өчен бик тә мөһим. Регионнан сайланган Дәүләт Думасы депутатлары белән берлектә автотранспортны яңарту өчен өстәмә ресурслар эзләп табарга кирәк. Инвестицион климатны яхшырту өчен яңа импульс таләп ителә”,- дип белдерде Комаров.

Алексей Русских Ульяновск өлкәсенә ярдәме һәм игътибары өчен Россия Президенты Владимир Путинга рәхмәт белдерде. Губернатор әйтүенчә, төбәк интенсив рәвештә социаль-экономик үсеш, промышленность потенциалын ныгыту, халыкның тормыш сыйфатын яхшырту һәм территорияләрнең комплекслы үсеше курсын дәвам итәчәк.

“Биш ел элек без үз алдыбызга ике төп максат – халыкның иминлеге һәм туган төбәгебезнең үсеше максаты куйган идек. 2021 елда пандемия ударына бирешмичә, төбәк экономикасының ышанычлы үсешен тәэмин итүгә ирештек. 2022 ел ныклыкка яңа тикшерү алып килде. Шушы моменттан башлап Туган илне саклаучы, СВОда катнашучы безнең игътибарыбыз һәм карарларыбыз үзәгендә. Мин аларның гаиләләренә, хатыннарына, аналарына һәм балаларына рәхмәтлемен. Бердәм булулары һәм армиябезгә ярдәм итәргә омтылулары өчен барлык сәяси партияләргә, волонтерларга һәм өлкә халкына рәхмәт әйтәм. Без җиңү һәм Россиянең иминлеге хакына берләштек”,- диде Русских тантанада.

Төбәк җитәкчесе билгеләп үтүенчә, өлкәбез биш ел эчендә федераль үзәк ярдәмендә күп кенә зур проектларны тормышка ашыра алган. Минаев урамындагы күперне яңарту әнә шундыйлардан. Сәламәтлек саклау сферасы кардиналь рәвештә яңартыла, мәктәпләрдә, балалар бакчаларында, ссузларда масштаблы ремонт бара. Өлкәнең авыл хуҗалыгы җитештерүчеләре уңышны җыеп алуда рекордлар куя. Ульяновскида хәрби белем бирү системасы яңадан торгызыла. Яңа суворов училищесы төзелде, очучыларның яңа югары хәрби авиация училищесында укулар башланды. Тиздән БПЛАның махсуслаштырылган югары училищесы булдырылачак.

“Якын киләчәккә карап, кешеләр, Ульяновск өлкәсендә яшәүчеләр, шулай ук аларның өметләре һәм хыяллары безнең карарларның, безнең команданың эше үзәгендә булачак, дип ышанычлы итеп әйтәсем килә. Ресурсларны мөһим бурычларга юнәлтәчәкбез. Өлкә халкының иминлеге, социаль яклау, сыйфатлы белем бирү һәм медицина, гаиләләргә ярдәм һәм экономик тотрыклылык, эш урыннары һәм лаеклы хезмәт хаклары әнә шундыйлардан. Яшьләр үзләренең киләчәген биредә, туган җирендә күрсен өчен барысын да эшләрбез. Барлык власть органнары да бердәм механизм кебек эшләргә тиеш. Якын көннәрдә яңа хөкүмәт кичектергесез рәвештә масштаблы эшкә керешәчәк. Ульяновск өлкәсе – бары тик алга!”- диде Губернатор.

Сембер һәм Новоспасское Митрополиты Лонгин Губернатор Алексей Русскихка Патриарх Кириллның котлау адресын тапшырды. Регион җитәкчесен Ульяновск өлкәсе мөфтие, региональ диния нәзарәре рәисе Илдар хаҗи Сафиуллин да тәбрикләде. Ул өлкә территориясендә мәчетләр төзүдә, халыкка рухи-әхлакый тәрбия бирүдә һәм ислам кыйммәтләрен җәелдерүдә һәрьяклап ярдәм күрсәтүе өчен Алексей Русскихка рәхмәт сүзләрен ирештерде.