1 октябрь – Халыкара өлкән яшьтәге кешеләр көне

Хөрмәтле ветераннар һәм өлкән буын вәкилләре! Бәйрәм уңаеннан ихлас котлауларны кабул итегез!
Әлеге көн бердәмлек һәм буыннар дәвамлылыгы, вакытның өзлексез элемтәсе символына әверелде. Бүген без яшәп горурланган нәрсәләр нәкъ менә cезнең тырышлык – әти-әниләрегез, остазларыгыз, укытучыларыгыз тырышлыгы белән булдырылды һәм сакланып калды.
Ульяновск өлкәсендә 325 меңнән артык өлкән яшьтәге гражданин гомер кичерә. Сез – зирәклек хәзинәсе, патриотлык, хезмәткә чын фидакарьләрчә тугрылыклы булу традицияләрен саклаучылар. Туган төбәгебез үсешенә керткән өлешегез зур. Хәзер күбегез лаеклы ялда булып та, регион тормышында актив катнашуны дәвам итәсез. 3,5 меңнән артык өлкән яшьтәге ульяновскилы доброволецлар хәрәкәтенә керә: гуманитар йөк әзерләргә ярдәм итәләр, акцияләрдә катнашалар, тәҗрибә уртаклашалар һәм остаз булып торалар.
Сезнең һәркайсыгызның озын, саулыклы һәм актив гомер кичерүе безнең өчен бик тә мөһим. Өлкәннәр турында кайгыртучанлык күрсәтү дәүләт һәм тулаем җәмгыятебез өчен өстенлекле бурычларның берсе.
Кадерле өлкән буын вәкилләре, ветераннар! Чын йөрәктән сезгә нык исәнлек, рух күтәренкелеге, бәхет һәм иминлек телим! Сезнең активлыгыгыз киләчәктә дә яшьләр өчен үрнәк булып торсын, ә тирә-юньдәгеләрнең кайгыртуы һәм игътибары һәр көнегезгә күңел җылысы өстәсен.
Ульяновск өлкәсе Губернаторы А.Ю.Русских.