Яңа поликлиника ачылды

Губернатор Алексей Русских Россия Герое А.В.Колпаков урамында 4 нче шәһәр поликлиникасының яңа бүлекчәсен ачу тантанасында катнашты.

Поликлиника смена саен 250 пациент кабул итүгә исәпләнгән. Биредә 30 меңнән артык кеше медицина ярдәме алачак. Әлеге поликлиниканың хезмәт күрсәтү зонасына Отрадная, Шигаев, Ефремов, Рябиков, УКСМ урамнары, Вырыпаевка бистәсе, Юго-Западный микрорайоны, Б.Хитрово урамындагы коттеджлар поселогы, Александровская һәм Владимирская урамнары керә.

“Засвияжье районы динамикалы рәвештә үсә, шуңа күрә биредә халык өчен уңайлы инфраструктура булдыру бурычы куям. Ульяновскилылар яңа медицина учреждениесен 15 елдан артык көтте. Бина үзе якты һәм иркен килеп чыкты. Монда 19 терапевт участогы, диагностикалау блогы, тар белгечләр кабинетлары, көтеп утыру һәм приемга язылу заллары эшләячәк. Шулай ук нур терапиясе үзәге һәм амбулатор медицина реабилитациясе бүлеге эшли башлый. Поликлиника төзү өчен без Россия Хөкүмәте белән зур эш алып бардык һәм федераль үзәктән өстәмә финанс ресурслары алуга ирештек”,- диде өлкә Губернаторы.