Тыл хезмәтчәнен олыладылар

20 январь көнне Чынлы районы Яңа Тимерчән авылында гомер кичерүче тыл хезмәтчәне, Хезмәт ветераны Ракия Сәйфетдин кызы Якупова 95 яшьлек олуг юбилеен билгеләп үтте.
Язмышның ачысын да, төчесен дә җитәрлек татыган Ракия апаны гомер бәйрәме уңаеннан Чынлы районының халыкны социаль яклау бүлеге һәм авыл җирлеге хакимияте вәкилләре котладылар. Алар күркәм юбилеен каршылаучы Хезмәт ветеранына нык исәнлек, хәерле озын гомер теләп, Россия Федерациясе Президенты Владимир Путин һәм Чынлы район хакимияте башлыгы Владимир Бабайкин исеменнән котлау открыткалары тапшырдылар.
Ракия Сәйфетдин кызының бала вакыты һәм үсмер еллары дәһшәтле Бөек Ватан сугышы чорына туры килә. Тормыш арбасына бик иртә җигелеп, өлкәннәр белән бергә күмәк хуҗалыкта эшли һәм фашистларны тар-мар итүгә, Бөек Җиңү көнен якынайтуга үзеннән зур өлеш кертә. Ул үзенең хезмәт елларын җирле колхозда тырышып эшләүгә багышлый. Бүгенге көндә бердәнбер кызының гаиләсе белән туган авылында бәхетле ана, онык һәм оныкчыклары өчен яраткан әби булып гомер кичерә.

Әлфия ХАНАФИЕВА,

Чынлы районы.