“Татар кызчыгы” конкурсы

Ульяновскиның "Сальсабиль" балалар үсеше үзәгендә "Татар кызчыгы-2025" конкурсы узды. Бәйгедә барлыгы биш укучы катнашты.

Кызлар конкурска бик тырышып әзерләнгәннәр һәм үзләренең осталыкларын күрсәттеләр. Конкурс дүрт номинациядә үткәрелде. Гүзәл затлар һәрбер этапны оста һәм теләп башкардылар. 2 сыйныф укучылары Әминә Арсланова белән Риана Алтынбаева - "Сөйкемле кыз" һәм "Зирәк кыз" номинациясендә, 3 сыйныф укучылары Аиша Сагдиева белән София Валиуллова "Сәләтле кыз" һәм "Уңган кыз" номинациясендә җиңүче дип танылды. Ә 4 сыйныф укучысы Азалия Идрисова "Тырыш кыз" номинациясендә җиңеп чыкты.

Әлеге бәйгене балалар үсеше үзәгенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы Фәния Миннебаева оештырды. Бәйрәмгә әти-әниләр, әби-бабайлар, бик күп кунаклар килгән иде. Конкурсант кызлар әниләре белән бергә пешергән татар халык ашларын тәкъдим итте. Чараны Таһир Муфтахутдинов белән Сөләйман Наматуллин бик оста алып бардылар.
Р.НИГЪМӘТЛЕ.