“Ак калфак”тан - СВО зонасына

Ульяновскиның Засвияжье районы "Ак калфак" татар хатын-кызлары оешмасы активистлары кышкы озын каникулларны бушка уздырмады. Алар игелекле гамәлләр кылып калырга тырыштылар.

Гүзәл затларыбыз Московское шоссе урамындагы Ислам мәдәният үзәгенә җыелып, СВО - махсус хәрби операция зонасына җибәрү өчен күп итеп кулдан токмач кистеләр. Аларга мәхәлләгә йөреп дини белем алучы шәкертләр дә кушылды.
Илебез, халкыбыз тынычлыгы хакына явыз дошманга каршы батырларча көрәшүче ир-егетләребезне һич кенә дә онытмыйбыз, салкын кыш көнендә кайнар токмач ашы хәрбиләргә көч-куәт өстәр, ди Ак калфак"лылар.