Ульяновск өлкәсенә - 83 ел

19 январьда Халыклар дуслыгы мәдәният сараенда Ульяновск өлкәсенең 83 еллыгына багышланган тантаналы чара узды. Анда катнашучыларны Губернатор Алексей Русских сәламләде.

“Төбәгебезнең төп бәйрәме бу. Хәзерге вакытта яңадан уянган явызлыкка каршы көрәшнең барлык фронтларында Россиягә катлаулы, куркыныч, яшәү өчен мөһим бурычларны үтәргә ярдәм итүче махсус хәрби операциядә катнашучыларга, хәрби хезмәткәрләргә һәм көч структуралары вәкилләренә аерым котлау сүзләремне юллыйм. Без аларның җиңү белән кайтуларын түземсезлек белән көтәбез. Ульяновск өлкәсе халкы олы һәм кече Ватанга тирән һәм ихлас мәхәббәте белән аерылып тора. Ул үзенең бөтен көчен безгә кадәрге буыннар булдырганны саклап калуга һәм үстерүгә юнәлтә. Россиянең илкүләм үсеш максатларына ирешү һәм илкүләм проектларны тормышка ашыру өстендә уңышлы гына эшлибез. Алар төбәк һәм тулаем дәүләт иҗтимагый-экономик тормышының төп сфераларын үз эченә ала. Шушы зур, катлаулы һәм яшәү өчен кирәкле булган эштә катнашучыларга олы, ихлас рәхмәтләремне белдерәм”,- диде регион башлыгы.

Алексей Русских Ульяновск өлкәсе көнен бәйрәм итү кысаларында “Ульяновск өлкәсенең Мактаулы гражданины” исеме символларын тапшырды. Әлеге мәртәбәле исемгә лаек булучылар арасында Калинин исемендәге авыл хуҗалыгы производство кооперативы (колхозы) рәисе, Вешкайма районы башлыгы Рәхим Камаев та бар.

“Узган елда без Калинин исемендәге колхозыбызның йөз еллык юбилеен билгеләп үттек. Әлеге бүләкне ярты гасырлык хезмәт юлым дәвамында минем белән янәшәдә булган иң кадерле кешеләргә - яраткан гаиләмә, искиткеч әйбәт коллективыма, дусларыма, туганнарыма һәм якыннарыма багышлыйсым килә. Гаҗәеп гүзәл Ульяновск өлкәсендә яшәүче булуым белән горурланам һәм ихластан аны яратам. Киләчәктә дә туган төбәгебез хакына хезмәт итеп, аның үсешенә үз өлешемне кертергә ышандырам”,- диде Рәхим Камаев.

Шул ук көнне Губернатор фидакарь хезмәтләре белән хөрмәт казанган якташларыбызга дәүләт бүләкләрен тапшырды. Ульяновск гражданлык авиациясе институтының пилот-инструкторы Илнар Амерханов Нестеров медален алу бәхетенә иреште.