2025 ел нәтиҗәләре

Артур Хакимов

СӘЛАМӘТЛЕК САКЛАУ

Ерак Засвияжье халкы өчен яңа Сәламәтлек үзәге ачылды. Ул шәһәребезнең 4 нче поликлиникасында урнашкан (Камышинская ур., 41). Әлеге үзәктә профилактик медицина ярдәме алырга, тикшеренү үтәргә, дөрес туклану һәм начар гадәтләрдән котылу буенча индивидуаль киңәшләр ишетергә мөмкин.

Яңартылган Сәламәтлек үзәкләрендә Ульяновск өлкәсендә яшәүче 20 мең тирәсе кешегә консультация бирелгән.

Ульяновск өлкәсендә зурлар өчен биш Сәламәтлек үзәге эшләп килә: 4 нче поликлиникада, С.М.Киров исемендәге 1 нче поликлиникада, шәһәрнең үзәк клиник хастаханәсендә, В.А.Егоров исемендәге медсанчастьтә, 5 нче поликлиникада.

Сәламәтлек саклау учреждениеләре өчен 150 берәмлек заманча медицина җиһазы һәм 20 транспорт чарасы сатып алынган. Моннан тыш, Новоспасское хастаханәсе базасындагы районара үзәк диабет ретинопатиясен профилактикалау һәм өзлегүләрен дәвалау өчен махсус аппарат, шул исәптән заманча оптик когерентлы томограф белән тәэмин ителгән.

СПОРТ

Алинә Фахуртдинова – бокс буенча Европа беренчелегендә җиңүче. Ярышлар Сербиядә узды һәм анда 160тан артык спортчы катнашты.

Ибраһим Велиуллов ирекле көрәш буенча Дөнья беренчелегендә Ульяновск спорты тарихында беренче бронзалы призер исеменә лаек булды.

Ульяновск спортчылары кикбоксинг буенча Дөнья кубогыннан бүләкләр алып кайтты. Марйам Садриева – 3 нче урында.

Ульяновск дзюдочысы Даниэль Миначёв Азия беренчелегендә призер исемен алу бәхетенә иреште. Халыкара ярышлар Ташкентта үтте.

Чардаклы районы Үрән авылы егете Артур Хакимов 70 килограммга кадәр үлчәү категориясендә билбау көрәше буенча дөнья чемпионы исеменә лаек табылды. Ул шулай ук көрәш буенча халыкара ярышларда җиңү яулады һәм милли төрләр буенча 2 нче Бөтендөнья уеннарында җиңде.

Ульяновск өлкәсе пәһлеваны Рөстәм Фаткуллин билбау көрәше буенча Дөнья кубогында бронза медаль алды!