Мактаулы гражданин

Рәхим Ибраһим улы Камаевка “Ульяновск өлкәсенең Мактаулы гражданины” исеме бирелде. Бүләкләү тантанасы төбәгебезнең Туган көненә багышланган бәйрәм чарасы кысаларында узды.
Камаев Рәхим Ибраһим улы Вешкайма районының Калинин исемендәге авыл хуҗалыгы производство кооперативына җитәкчелек итә. Ул үзенең хезмәт юлын инженер буларак башлап җибәреп, предприятие җитәкчесе дәрәҗәсенә күтәрелә.
Калинин исемендәге колхоз кырчылык һәм терлекчелек белән шөгыльләнә. Бу Рәхим Ибраһим улының төрле кырлы, җаваплылык хисенә һәм югары профессиональ сыйфатларга ия җитәкче булуын күрсәтә.
Фикердәшләр командасы булдыру – Рәхим Ибраһим улының иң зур казанышларыннан берсе. Хуҗалыкның баш белгечләре дә, механизаторлары да – барысы да җаваплылык хисе тоеп эш итүче, эш өчен җан атып яшәүче кешеләр. Предприятие ел саен зур табыш ала һәм районда аеруча рентабельле эшләүче предприятиеләрдән санала.
Камаев Рәхим Ибраһим улы – авылы һәм авылдашлары, Вешкайма районы халкы язмышына битараф булмаган кеше. Ул поселение һәм район дәрәҗәсендәге күп проблемалы мәсьәләләрне чишүдә турыдан-туры катнаша, аларны хәл итү юлларын күрсәтеп, югары җитәкче даирәләргә эшлекле тәкъдимнәрен җиткерә.
Рәхим Ибраһим улы хәйрия эшчәнлеге белән актив рәвештә шөгыльләнә, һәрдаим финанс һәм спонсорлык ярдәме күрсәтә.
2010, 2011, 2012 һәм 2013 елларда Камаев Рәхим Ибраһим улының исеме “Россиянең иң яхшы кешеләре” Зур халыкара энциклопедиясенә кертелгән.
Губернатор Алексей Русских төбәгебез үсешенә һәм азык-төлек куркынычсызлыгын тәэмин итүгә зур өлеш кертүе өчен Рәхим Ибраһим улына рәхмәт белдерде һәм озын гомер, уңышлар, яңа казанышлар теләде.