Волонтерларның үз йорты бар хәзер

Волонтерлык үзәгенең региональ штабы яңа урынга күченде. Лев Толстой урамы, 48 нче йорттагы бинада “Лиза Алерт”, “Волонтер медиклар”, Җиңүнең 80 еллыгы Халыкара волонтерлык корпусының җирле оешмалары, шулай ук яшьләр өчен коворкинглар һәм киңлекләр урнашкан.

Губернатор Алексей Русских волонтерларны өй туйлары белән котлады. Ул ремонтның сыйфатын тикшерде һәм доброволецлар белән аралашты.

Яшьләр үсеше министры Артем Мирошников белдерүенчә, яшь кешеләрне волонтерлык эшчәнлегенә җәлеп итү – “Яшьләр һәм балалар” илкүләм проекты буенча дәүләт яшьләр сәясәтен тормышка ашыруның төп бурычларыннан берсе.

“Безнең төбәктә 90 меңнән артык кеше доброволецлар хәрәкәтендә актив катнаша. Шуларның 65 меңнән артыгы Добро.рф платформасында рәсми рәвештә теркәлгән. Бу бик тә югары күрсәткеч һәм Ульяновск өлкәсенең игелекле эшләр территориясе булуын күрсәтә”,- дип ассызыклады министр.