Наил Гайниев истәлегенә

Чынлы районы Кәшә авылы мәчетендә Наил Зариф улы Гайниевны дога белән искә алу мәҗлесе үткәрелде. Күренекле шәхеснең безнең арабыздан китүенә күптән түгел ун ел булды.

Салкын буранлы көнне – 5 январьда Кәшә авылы халкы мәчеткә җыелды. Биредә Наил Гайниевның гүр иясе булуына ун ел булуга багышланган Коръән мәҗлесе үткәрелде. Әгәр исән булса, бу көнне аңа 80 яшь тулган булыр иде. Әлеге мәҗлестә хәләл җефете Разыя тарафыннан чакырылган туганнары, дуслары һәм авылдашлары – барлыгы 70тән артык кеше катнашты.

Наил Гайниевны туган авылында гына түгел, Ульяновск өлкәсендә дә белмәгән кеше юк иде. Ул 35 елдан артык “Волга” хуҗалыгын җитәкләде, аны алдынгылар сафына чыгарды. Ульяновск өлкәсенең һәм Чынлы районының Почетлы гражданины, Россия Федерациясенең атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре исеменә, М.Н.Костин исемендәге өлкә премиясенә лаек булды. Наил Зариф улы колхозны, авылны яшәтү өчен күп көч һәм тырышлык куйды. Авылның социаль учреждениеләренә зур игътибар бирде, аларга һәрьяклап ярдәм итте. Районда табигый газдан беренчеләрдән булып Кәшә халкы файдалана башлады. Моның өчен район хакимияте башлыгы Ханәфи Вәли улы Рамазанов белән “Волга” колхозы рәисе Наил Зариф улы Гайниевка Казан, Мәскәү юлларын күп таптарга туры килде. Авылда мәчет төзүгә дә зур өлеш кертте. Хәзер Аллаһы йорты “Наил” исемен йөртә. Йөздән артык колхозчы - дәүләт бүләкләре, 17 кеше – атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре, 20 кеше - районның мактаулы гражданины, дүрт кеше өлкәнең почетлы гражданины исемен алу бәхетенә иреште.

Коръән мәҗлесендә авылыбызның хөрмәтле имамнары Расих хәзрәт белән Равил хәзрәт “Ясин” һәм “Тәбарәк” сүрәләрен укып дога кылдырдылар, Наил кардәшебезнең, барча әрвахларның да рухлары шат булуын теләделәр. Наил Зариф улының караңгы гүре якты, авыр туфрагы җиңел, урыны җәннәттә булсын.

Мәҗлестә катнашучылар исеменнән мул табын әзерләгән өчен Наил Гайниевның гаиләсенә, аш пешерүчеләргә һәм барлык булышучыларга да рәхмәт сүзләре юллыйм.

Әлеге шигъри юлларны гаилә дустыбыз Наилнең рухына, якты истәлегенә багышлыйм.

Коръән-Кәрим китабын

“Әлһәм” укып башлыйм.

Шигыремне Наилнең

Рухына багышлыйм.

Ике мең дә унбишенче ел,

Уналтынчы ноябрь көне.

Бигрәк салкын, раштуа бураны,

Онытасым юк ул көнне.

Көтеп кенә ноябрь аен –

Килде үлеме кышын.

Өч баласына – һәммәсенә

Мәрхүм бирде көчен.

Фанилыктан бакыйлыкка

Наил китте хушлашып.

Язмыш биргән бар әрнүен

Түземлек белән алып.

Дускаебыз, тыныч йокла

Бакый хозур җиреңдә.

Син яулаган уңышлар

Дәвам итә бүген дә.

Якты дөньяда өч балам,

Бердәнбер Разыям кала.

Аларга бәхетле көннәр

Бирче син, Раббым Аллаһ.

Ачык йөзле, киң күңелле,

Олы җанлы идең син.

Игелегеңне аңлатырга

Табылмый минем сүзем.

Хәтеремне сагышланып,

Алам тентеп төпләрен.

Онытуы мөмкин түгел

Наилнең изгелекләрен.

Авырлыклар килсә,

Килеп җитте ярдәмгә.

Оҗмах түрләре насыйп булсын

Шундый асыл адәмгә.

Нинди күркәм мәҗлес –

Туганнар, дуслар, авылдашлар җыелганнар.

Ике мулла бергәләшеп

Укыдылар кирәкле догалар.

Фәрештәләр, амин, дигән

Сәгатькә туры килсен.

Аллаһы күркәм мәҗлестә

Әҗер-савап насыйп итсен.

Рәхмәт зур мәҗлес үткәрүегезгә,

Рәхмәт сезнең ачык йөзегезгә.

Рәхмәт җанга якын сүзегезгә,

Рәхәттә нурлар чәчеп яшәгез үзегез дә!

Яңа яуган ак кардай

Бәхет керсен өйләргә.

Сәламәтлек телим сезгә

Кышкы матур көннәрдә.

Нәбирә МУХИТОВА.

Ульяновск-Кәшә.