Яшьлегемә юл

Яшьлегемне искә алыйм диеп,
Иртүк Чирмешәнгә юл алдым.
Капчыгыма ипи кисеп салдым,
Кыяр өзеп алдым бакчадан.
Әнкәй белән саубуллашып,
Чыгып киттем туган йортымнан.
“Шылдыравык чишмәсе”нә төшеп,
Салкын суын эчтем улактан.
Тургайлар мине, моңсуланып,
Җырлый-җырлый озата бардылар.
Ерак түгел басу торналары
Каңгылдашып тавыш бирделәр.
Сизми калдым, Чирмешәннең
Шомлы урманына кереп бастым.
Тукай Шүрәлесен күреп алып,
Кешеләргә тимисеңме, дидем, куркып.
Карт Шүрәле бераз уйга чумды,
Әкрен генә сүзен башлады:
“Тәүбә иттем Былтырга тимәскә,
Бозмыйм хәзер изге антымны.
Нәрсә булды бу урманга, тынып калды,
Кая китте чут-чут килгән сандугачлары?
Тынып калды гөрләп торган аланнары,
Печән чапмый авылның бабайлары,
Абыйлары, егетләре - кая алар: Сабирлары,
Шакирлары, Яруклары, Дамирлары,
Касыймнары, Салихлары, Мирзалары...
Алсу йөзле, кара кашлы, җырлый-җырлый
Печән җыючы апалары һәм кызлары:
Җәүһәрләре, Зәйтүнәләре, Сәрбиләре,
Саралары, Раузалары, Суфияләре...
Аланнарда җир җиләген юк җыючы,
Кая алар: апалары, балалары, яшь кызлары...
Авылда сирәгәйде йортлар саны,
Тәрәзәдән балкып янган утлары...”
Шүрәле дә, сүзе беткәч, тынып калды,
Аңламый ул бетеп барган авылларны.
Саубуллашып тиз-тиз аның белән,
Чыгып бастым зур бер аланга.
Төрле уйлар белән Чирмешәнгә атлыйм:
Без үскәндә ярларына ятып суын эчтек,
Сөрәкәләр тартып балыкларын сөздек,
Куыш уйнап суларында йөздек.
Комборында унлап малай учак тирәсендә
Көтә идек зур чиләктә уха пешкәнен.
Берәү тавык оясыннан йомырканы шудырган,
Берәү түтәлдән сирәгәйткән яшел суган.
Ике кәнди, ике кашык булды ун малайга,
Бер кәндидән бишәү чөмердек шулпа.
Учак тирәсендә тәгәрәшеп йоклап киткәч,
Яшел печән безгә булды юрган.
Илдус ХӘЙРУЛЛИН,
Мәләкәс районы,
Парау авылы.