Никадәр мамык шәл бәйләгән аның уңган куллары!

Әлеге язмабыз авылыбызның уңган һәм булган хатын-кызларының берсе - Хезмәт ветераны Наҗия апа Камалова турында.
Наҗия апа Иске Төгәлбуга авылында туып үсә, авылыбызның җидееллык мәктәбен тәмамлый. 15 яшьтән туган авылында, "Правда" колхозында сыерлар савучы булып эшли башлый. Шул вакытта авылыбызның иң уңган, иң тырыш, иң чибәр егетләренең берсе - Асхать Камалов армия сафларыннан кайтып төшә. Яшьләр арасында саф мәхәббәт уты барлыкка килә. Ике яшь йөрәк алты ай чамасы очрашып йөргәннән соң кавышалар. Ярты ел тирәсе авылда яшәгәч, Камаловлар Оренбург якларына чыгып китә. Берсе - механизатор, икенчесе сыер савучы булып хезмәт итә. Биредә аларның бер-бер артлы өч кызлары дөньяга килә. Бөтен тормышлары Гөлчәчәк, Гүзәл белән Гөлшатны тәрбияләүгә багышлана. Авылда балалар бакчасы булмый, шуңа күрә яшь гаиләгә өч кечкенә сабыйны үстерүе кыенга туры килә. Еллар үткәч, ата-баба туфрагын сагыну, юксыну хисе аларны туган якларына - Иске Төгәлбугага алып кайта. Асхать абый пенсиягә чыкканчы "Правда" колхозында учетчик булып эшли. Наҗия апа колхоз ашханәсе мөдире булып хезмәт итеп, лаеклы ялга чыга. Аның хезмәт стажы - 38 ел. Камаловлар хезмәт коллективында зур ихтирам казаналар.
Алар 59 ел бәхетле гомер кичерәләр. Кызганычка, ике ел элек Асхать абый вафат булды. Хәзер зур, матур йортларында Наҗия апа үзе генә гомер итә. Ялгыз түгел ул, тирә-күршеләре хәлен белешә, социаль хезмәткәр килеп булыша. Өч кызы, сигез оныгы hәм оныкчыклары бик еш кайтып, аны сөендереп торалар.
Наҗия апа олы яшьтә булуына карамастан, бакчасында яшелчәләр, җиләк-җимешләр үстерә, тавык-чебиләр асрый. Җәй көннәрендә өй каршысы аллы-гөлле чәчәкләргә күмелеп утыра. Бәйләргә һәм тегәргә дә оста ул. Үз гомерендә никадәр мамык шәл бәйләгән аның уңган куллары! Тәмле һәм татлы ризыклар пешереп, якыннарын сыйларга ярата Наҗия апабыз.
23 январьдә Наҗия апаның 80 яшьлек күркәм юбилее. Яраткан газетабыз аркылы аны туган көне белән котлыйбыз hәм бәхетле озын гомер, исәнлек- саулык, иман байлыгы телибез. Аллаһы Тәгалә матур тормыш, бала-оныкларының игелеген күреп, рәхмәтләргә һәм рәхәтләргә төренеп яшәргә насыйп итсен.
Разия ХАНЯФИЕВА,
Фәридә ХӘМИДУЛЛИНА,
Иске Төгәлбуга авылы.