Гөлсем Асанова иҗатыннан

Бәхетле булыйк!
Әйдәгез, бәхеттә яшик,
Йөрәкне шатлыкка күмик.
Кояшка елмаеп карыйк,
Күңелне бәхеткә ачыйк.
Кертик гадәткә сөюне,
Бер-береңә куллар бирүне.
Начарлык арага килмәсен,
Кайгылар өйләргә кермәсен.
Иң матур сүзләрне сөйлик,
Күңелне гөлләргә күмик.
Һәр җирдә яхшылык күрик,
Аллаһка рәхмәтләр әйтик.
Сизми дә калырбыз, дусларым,
Очарлар бәхетнең кошлары.
Йөремәс юлларда яманлык,
Дус булыр бердәмлек, татулык.
Һәр кеше - югары, түбәне,
Бәхетле булырга теләге.
Ачуны тотмыйк юк-барга,
Атлыйк һәрвакыт без алга.
Уңышсыз кешене аңлыйк,
Күңеленә юлны табыйк.
Сорыйк, кичерсен ул безне,
Елмаер язмышлар бу көнне.
Үзебез кичерә белик,
Йөрәктә ачуны йөртмик.
Яшәүләр бик кыска, белегез,
Гомерне бәхетле үтегез.
Туган җирем
Болын буе - чәчәк туе,
Гүзәл гөлләр җыелган.
Ромашкалар, күкчәчәкләр,
Гүя, ясап куелган.
Кыңгыраулар сөйләшәләр,
Таҗларын селкә-селкә.
Гөлчәчәкләр серләшәләр,
Җыелып бергә-бергә.
Шул вакытта агачтагы
Сандугач сайрап куйды.
Кушылды аңа дуслары,
Моңлы оркестр туды.
Җәйге җил чәчәкләрне
Як-якка тибрәлдерде.
Назлады һәм иркәләде,
Әйтерсең, вальс биеде.
Мондый ямьле күренеш
Тик синдә, туган җирем.
Шунда таптым бәхетемне,
Син минем назлы гөлем!
Яшьнәп калыйк бу дөньяда
Кайгыларны онытыйк,
Кан басымы менсен, әйдә.
Йөрәк тибеше ешайса да,
Яшьнәп калыйк бу дөньяда.
Киегез сез матур күлмәк,
Кичерегез дошманнарны.
Елмаегыз иртән-кичен,
Әйләнегез урамнарны.
Дуслар белән күрешегез,
Кичәләрне үткәрегез.
Онытмагыз, яшәү – мизгел,
Туган көнгә сөенегез.
Каршылагыз алсу таңны,
Кошлар моңы керсен өйгә.
Яшәгез сез бу дөньяда
Һәрбер көнне салып көйгә.
60 тулды инде күптән,
Шатланамын туган көнгә.
Аллаһыга рәхмәт укыйм
Бу дөньяда яшәгәнгә.
18дә минем күңел,
Әллә кая ашкынадыр.
Чәч агарган, еллар үткән,
Аны кайчак онытадыр.
Ак халатлы табиб
Иске Кулаткы хастаханәсендә озак еллар хатын-кызлар табибы булып хезмәт итүче хөрмәтле Эльвира Абдулшикур кызы Кунеевскаяга багышлыйм.
Сылу буйлы ханым,
Ак халатлы табиб,
Юлыңа гөлләр сибәм.
Йокысыз төнеңә,
Синең хезмәтеңә
Хөрмәт белән баш иям.
Кеше гомерләре,
Йөрәк тибүләре
Кулларыңда синең һәммәсе.
Белемеңә таянып,
Балаларны тудырып,
Аларның син кендек әнкәсе.
Чын күнелдән сиңа
Олы рәхмәт укый
Хатыннарның сөйгән ирләре.
Изге эшең өчен
Сиңа һәркем тели
Ак бәхетле гомер көннәре.
Күпме хатын-кызны
Син бәхетле иттең,
Бирдең бәхет кочып сөяргә.
Сүнгән өметләрне
Өреп кабызасың,
Калдырмыйча янып көяргә.
Йөрәгеңдә - ялкын,
Кулларың да алтын,
Бу дөньяга бигрәк син кирәк.
Туган чакта Аллаһ
Маңгаеңнан үпкән,
Синдәй кешеләр, дустым, сирәк!
Бәхет өләшүче
Бүген төнем бигрәк авыр үтте,
Бер минут та тынгы булмады.
Туу бүлегендә бер яшь хатын
Балакаен озак тудыралмады.
Күпме тырышты сабые өчен,
Әйткән киңәшләрне тыңлады.
Баласы барыбер туалмады,
Нәтиҗәсе никтер булмады...
Якыннары каты борчылдылар,
Мәчеткә дә хәер салдылар.
Язмыштан узмыш юк, диләр,
Консилиум врачлар җыйдылар.
Күтәрдек без аны оперблокка,
Бала өчен бердәм көрәштек.
Ана карыныннан бәбекәйне
Тизрәк чыгарырга сөйләштек.
Иртәнге таң аткан чакта гына
Табиб чыкты туганнарына.
Котлыйм сезне, улыгыз бар, диеп
Хәбәр итте якыннарына.
Ә яшь әти телен йотты сыман,
Дәшми тора басып почмакта.
Кулларына улын алгач аңлар
Әти булганын шул чакта.
Кинәт шау-шу купты коридорда,
Кемдер көлде, кайсы елады.
Ә мин бала кочып төшкән чакта
Күп нәрсәне кинәт уйладым.
Без - хатыннар вазыйфасы инде -
Җиргә балалар тудырырга.
Һәм яшәргә барлык гомереңне,
Йөрәгеңне биреп шуларга.
Табиб булу җиңел түгел бит ул
Чын күңелдән эшли белгәнгә.
Озын гомер Аллаһ бирсен сезгә,
Кешеләргә бәхет биргәнгә.
Озату
Эшелон кузгалды перроннан,
Баласын алдылар кулыннан.
Төелеп күз яшькә шул чакта
Дус, туган калдылар еракта.
Йөрәге бүленде икегә,
Яртысы бит калды өендә.
Ә анда... Бишектә баласы -
Әрнүле аерылу ярасы...
Сугышка егетләр китәләр,
Озын юлны бик тиз үтәләр.
Ялтырый тәмәке утлары,
Кайларга илтәр соң юллары?
Әй, Раббым, сакла үзләрен,
Начарны күрмәсен күзләре.
Исән-сау әйләнеп кайтсыннар,
Улларын шатланып кочсыннар!
Яңгырлар һәм карлар яварлар,
Күп нәрсәне алар аңларлар.
Дуслыкның ныклыгын белерләр,
Утларга-суларга керерләр...
Тик хакы бик бәя сугышның,
Дустының ахыргы сулышы
Гомергә ул өзәр үзәкне,
Көйдерер, яндырыр йөрәкне.
Яшь солдат - чәчләре агарган,
Карашы сүрелгән, таралган.
Өенә кайтадыр ашкынып,
Әнкәсен, баласын сагынып!
Әтиләргә
Әти - гаилә терәге,
Әтиләр кирәк бүген.
Аларның көчле беләге
Саклый илебез күген.
Балаларның бәхете
Әти-әни кулында.
Үсеп җиткәч күренә
Кызында һәм улында.
Әтиләр үрнәгендә
Үсә бүген сабыйлар.
Ни чәчтең, шуны урырсың,
Дип әйтәләр олылар.
Төрле-төрле өлкәләрдә
Тырыш хезмәт итәләр.
Бик күп фәнни ачышларны
Уйлап чыгара беләләр.
Чын әтиләр, ир-егетләр
Сугыш кырында бүген.
Кайсылары көч-дәрманга
Тартадыр тормыш йөген.
Җанын куйды бик күпләре
Тынычлык өчен җирдә.
Батыр әтиләр булганга,
Тыныч йоклыйбыз өйдә.
Балаларга, оныкларга
Үрнәк булып калдыгыз.
Йөрәкләргә төзәлмәслек
Тирән яра салдыгыз.
Баш иябез! Дан әйтәбез!
Хәтерләрдә саклыйбыз!
“Үлемсез полк”та бер сафта
Сезнең белән атлыйбыз.
Әти сүзен сабыйлар
Горурланып әйтсеннәр.
Әти - тормыш терәге,
Шуны сизеп үссеннәр.
Оныклар
Авылларга җәйге ялга
Сөйгән оныклар кайта.
Шул вакытта әби-бабай
Бар чирләрен оныта.
Иртән икмәк көткәндә
Мактаныша әбиләр:
Кемнең оныгы нинди
Түгәрәккә йөриләр.
Берсенеке - инглиз теле,
Кайсыныкы – көрәшә.
Берәрсе җырлый икән -
Әбекәйләр сөйләшә.
Ә кичләрен, салкынайткач,
Урам йөри балалар.
Велосипедка утырып,
Авыл буйлап чабалар.
Авылда рус телендә
Сөйли татар баласы.
Телебезне онытмыйк,
Нәрсә уйлый анасы?
Инглиз телен өйрәнсен,
Кирәгер алгы көндә.
Ана телендә сөйләсен
Әби-бабай өендә.
Рәхәтләнеп туган телдә
Сөйләшегез, дусларым!
Үз телендә бигрәк матур
Сайрый күктә кошларым!
Күңелем моңнары
Назлы язлар, җылы җәйләр -
Яшьлегемнең еллары.
Айлы төннең сандугачы -
Күңелемнең моңнары.
Күрешүләр, үбешүләр
Булдымы соң, кайда ул?
Сагынганда күккә карыйм,
Йолдызларда, айда ул.
Яшьлек таңы, ташты күңел,
Йөрәкләрне бәйләдек.
Сандугачым, карлыгачым,
Гомер үткән, сизмәдек.
Тыныч картлык кичерәбез,
Чәйләр эчеп, сөйләшеп.
Тәрәзәдән карыйдыр ай,
Сез икәү, дип, көнләшеп.
Картлык килә, сиздермичә,
Бергә каршы алыгыз.
Сандугачым, карлыгачым,
Һәрчак бергә булыгыз.
Сынмасын канатларыгыз
Тормыш күген очканда.
Мин бәхетле бу дөньяда
Җан юлдашым булганга.
Гөлсем АСАНОВА,
Иске Кулаткы районы,
Яңа Зимница авылы.