2026 елда дини бәйрәмнәр һәм истәлекле көннәр

Бу атнада "Өмет" газетасын укучыларга бүләк әзерләдек бит әле. Газетабызның төсле битендә бик тә матур 2026 ел календаре урын алган. Анда шулай ук 2026 елда бәйрәмнәр һәм истәлекле көннәр турында да мәгълүмат бирелгән. Календарьга карап Рамазан ае башлануын да, Корбан гаете көнен дә, Габдулла Тукай туган көнен дә һ.б. белә аласыз.