Мигъраҗ кичәсенең хикмәтләре

Җомга вәгазе

Бисмилләһир рахмәнир рахим!

Барча галәмнәрнең Раббысы булган Аллаһыга мактауларыбыз һәм шөкерләребез, Пәйгамбәребез Мөхәммәдкә (с.а.в.с.), аның гаиләсенә, сәхабәләренә һәм Кыямәт көненә кадәр аңа иярүчеләргә сәламнәребез, хәмед-сәнәләребез булсын.

Хәзер хәрәм айларының берсе – мөбарәк Рәҗәб ае бара. Кичә генә әле Исра вә Мигъраҗ кичәсен билгеләп үттек. Әлеге кичә – Раббыбызның бүләге һәм Аллаһы Рәсүленең (с.а.в.с.) могҗизасы. Сөекле Пәйгамбәребездән (с.а.в.с.) башка беркем дә шуның кадәр зур араны үтеп (кыска гына вакыт эчендә), җиде кат күктән дә югарырак күтәрелү бәхетенә ирешә алмый.

Исра вә Мигъраҗ вакыйгасы белән бәйле булган берничә гыйбрәтле хәлгә тукталып үтик.

1. Исра вә Мигъраҗ өч этапта кылына:

1. Исра - пәйгамбәребез Мөхәммәднең (с.а.в.с.) Мәккә шәһәреннән Әл-Кодес (Иерусалим) шәһәренә күченүе. “Әл-Исра” сүрәсенең 1 нче аятендә әнә шул хакта әйтелә. Шушы төнге сәяхәтне инкарь итүче кеше иманын югалта, чөнки ул Коръән аятен танымый, инкарь итә булып чыга.

2. Мигъраҗ – Аллаһы Рәсүленең (с.а.в.с.) әл-Әкъса мәчетеннән җиде кат күктән югарырак, “Сидрәтүл Мүнтәх”кә кадәр Раббыбыз янына күтәрелүе. Мөхәммәд (с.а.в.с.) белән булган бу вакыйгалар сәхих, ягъни дөрес булган хәдисләрдә китерелә.

3. Мигъраҗ – “Сидрәтүл Мүнтәх”тән – “илә маа шаа Аллаһ”тан “Аллаһы Раббыбыз теләгән урынга” кадәр күтәрелү ул.

Аллаһының Рәсүле (с.а.в.с.) Мигъраҗ вакытында үз күзләре белән күргән җәннәт белән тәмуг һәм аларның әһелләре, андагы хәлләр, җәзалар турындагы хәдисләр “Хәбәри Әхәд” аркылы китерелә.

2. Пәйгамбәребез (с.а.в.с.) төнлә Мәккәдән Әл-Кодескә күчерелә һәм “җаны вә тәне белән” күкләргә ашырыла. Аятьтә: “...бер төнне колын күчерде”,- дип әйтелә. Кол халәте – ул кешенең тәнендә җаны булган чак.

Әгәр Аллаһының Рәсүле (с.а.в.с.) Исра вә Мигъраҗны җаны белән генә кылган булса, мәҗүсиләрдә шуның кадәр күп сораулар тумас һәм алар арасыннан беркем дә бу вакыйганы инкарь итмәс иде.

3. Пәйгамбәребезнең (с.а.в.с.) күкрәген өч тапкыр ачып, йөрәген чистарталар (шәрхү сәдр):

1. Аллаһының Рәсүле (с.а.в.с.) 4 яшендә чакта. Ул сөт анасы Хәлимә (р.а.) янында була.

2. Коръәннең беренче сүрәсен иңдереп, пәйгамбәрлек миссиясе бирелер алдыннан. Ул вакытта аңа 40 яшь була. Нур тавында, Хира мәгарәсендә.

3. Исра вә Мигъраҗ кылыр алдыннан. “Сидрәтүл Мүнтәх”тән югарырак күтәрелер алдыннан.

4. Пәйгамбәребез (с.а.в.с.) әл-Әкъса мәчетендә намаз укый һәм бөтен пәйгамбәрләрнең рухлары өчен имам була. Бу аның барлык пәйгамбәрләр арасында иң олугы, иң бөеге – имамүл әнбия и вәл мүрсәлийн булуын аңлата.

5. Җабраил (а.с.) Пәйгамбәребезгә (с.а.в.с.) эчү өчен сөт яки шәрабны сайлап алырга тәкъдим итә. Һәм Аллаһының Рәсүле (с.а.в.с.) сөтне сайлап ала. Сөт – файдалы, сихәтле эчемлек.

6. Пәйгамбәребез (с.а.в.с.) җиде кат күкнең һәр катында пәйгамбәрләр белән очраша. 1 нче кат күктә - Адәм (а.с.), 2 нче кат күктә – Гайсә (а.с.) һәм Яхъя (а.с.), 3 нче кат күктә – Йосыф (а.с.), 4 нче кат күктә – Идрис (а.с.), 5 нче кат күктә – Һарун (а.с.), 6 нчы кат күктә – Муса (а.с.), 7 нче кат күктә Ибраһим (а.с.) белән күрешә.

Икенче кат күктә ике пәйгамбәр, чөнки Кыямәт көне алдыннан Гайсә (а.с.) җир йөзенә төшәчәк һәм бары тик Яхъя (а.с.) гына икенче кат күктә калачак.

Ибраһим (а.с.) җиденче кат күктә, чөнки анда фәрештәләрнең Кәгъбәтуллаһы – Бәйтүл Мәмүр урнашкан. Ибраһим (а.с.) җирдә Кәгъбәтуллаһ төзегәнгә күрә, Аллаһы Тәгалә күкләрдә дә аны Кәгъбәтуллаһ белән янәшәдә урнаштырган.

7. Аллаһының Рәсүле (с.а.в.с.) пәйгамбәрләр белән очрашканнан соң, Җабраил (а.с.) белән “Сидрәтүл Мунтәх”кә кадәр барып җитә. Аннары Җабраил (с.а.), мин тагын да югарырак күтәрелә алмыйм, югыйсә, яначакмын, дип әйтә. Шуңа күрә Пәйгамбәребез (с.а.в.с.) күтәрелүен үзе генә дәвам итә. Бу адәм балалары пәйгамбәрләренең фәрештәләр пәйгамбәрләреннән дәрәҗәлерәк, өстенрәк булуына дәлил.

8. Аллаһы Тәгалә Мигъраҗ вакытында Пәйгамбәребезне (с.а.в.с.) өч бүләге белән сөендерә.

1. Биш вакыт намаз уку (шуңа күрә намаз – ул мөселман кешесенең Мигъраҗы). Җир йөзендә Аллаһыга иң якын булган урын – ул мөселманның намаз уку халәте.

2. “Әл-Бәкара” сүрәсенең соңгы ике аяте – амәнәр рәсүүлү. Шуңа күрә ястү намазыннан соң шушы ике аятьне укырга киңәш ителә. Мигъраҗ төнлә кылынганга күрә, бу аятьләрне төнлә укырга кирәк.

3. Аллаһы Раббыбыз ширктән кала барлык гөнаһларны да гафу итүе, кичерүе турында хәбәр итә. Аллаһы Тәгалә ширкне һич тә кичерми, гафу итми. Шуңа күрә Мигъраҗ кичәсендә мөмкин кадәр күбрәк истигъфар, тәүбә кылырга кирәк.

9. Барлык мөселманнар да Муса (а.с.) пәйгамбәргә рәхмәтле булырга тиеш. Ул Аллаһының Рәсүлен (с.а.в.с.) туктатып, Аллаһы Тәгаләдән намазлар санын киметүне сорарга киңәш итә. Башта намазлар саны 50гә кадәр җиткән була, аннары Раббыбыз аларны 5кә кадәр киметә. Уйлап карагыз әле: көненә 50 тапкыр намазны ничек укыган булыр идек икән? Кызганычка, кайчак 5 вакыт намазны да җиренә җиткереп укымыйбыз бит.

10. Аллаһының Рәсүле (с.а.в.с.) ни өчен нәкъ менә Мәккәдән әл-Әкъса мәчетенә Исра кыла соң? Күкләрдә капкалар булуы билгеле. Әмма планетаның теләсә кайсы ноктасыннан да күкләргә күтәрелеп булмый бит, ә менә әл-Әкъса мәчете өстендәге капкалардан күтәрелергә мөмкин.

11. Яһүдиләр белән христианнар Иерусалимны изге урын итеп саный. Шуңа күрә мөселманнар баштагы мәлдә намазны әл-Әкъса мәчетенә карап укыган. Ул беренче кыйблабыз була. Өч ел үткәннән соң, аны үзгәртәләр. Чөнки яһүдиләр дә, христианнар да, мөселманнар да – һәммәсе дә Китап әһелләре (Люди писания). Алар Аллаһының сүзләрен бер чыганактан ала. Бу Китап әһелләрен изге Коръәнгә якынайту өчен эшләнә.

12. Пәйгамбәребез (с.а.в.с.) кире әйләнеп кайтканнан соң ятагы әле җылы булуын күрә. Аллаһы Тәгалә Рәсүлебез (с.а.в.с.) Исра вә Мигъраҗ кыла алсын өчен вакыт эчендә вакыт булдыра. Бу һич тә дөньяви вакыт түгел.

13. Әбү Бәкр (р.а.) бу турыда ишеткәч, Аллаһы Рәсүленең (с.а.в.с.) барлык сүзләрен дә раслый. Шуңа күрә Пәйгамбәребез (с.а.в.с.) аны “әс-Сыддыйк” – дөрес, туры сүзле дип атый.

14. Пәйгамбәребез (с.а.в.с.) Мигъраҗ кылуы турында хәбәр иткәч, мөшрикләр аңа төрле сораулар бирә башлый. Аларны Иерусалим аеруча кызыксындыра. Чөнки моңа кадәр ул анда беркайчан да булмаган бит. Һәм Аллаһы аңа әл-Әкъса мәчетен күрсәткән. Ул шушы мәчеткә карап, сорауларына җавап бирә. Баскычлары, ишекләре, тәрәзәләре ничә, ниндиләр алар һ.б. Аллаһы Рәсүленең (с.а.в.с.) дөрес, төгәл җаваплары аларны тәмам таң калдыра.

15. Аллаһы Тәгалә Пәйгамбәребезне (с.а.в.с.) “Сидрәтүл Мүнтәхә”дән дә югарырак күкләргә күтәрә һәм анда аның белән сөйләшә. Ә Муса пәйгамбәр (а.с.) белән Раббыбыз Синай тавында сөйләшә. Аларның тауда сөйләшүләре Аллаһының урыны тауда булуын күрсәтми, аңлатмый. Бу алар арасында зур аерма барлыгын күрсәтү өчен эшләнә. Мөхәммәд пәйгамбәр (с.а.в.с.) белән Муса пәйгамбәр (с.а.) арасындагы аерма күк белән җир арасындагы аерма кебек.

Мөхәммәд (с.а.в.с.) – Фәхри Кәәинәәт (җиһан горурлыгы, Рәсүлүс сәкәләйн – барча кешеләр һәм җеннәр өчен җибәрелгән, рәхмәтүн лил ааләмийн – барча галәмнәр өчен Аллаһының рәхмәте, Мостафа – сайлап алынган, Хәбибуллаһ – Аллаһының иң яратканы, Адәмнән (а.с.) башлап җир йөзенә килеп китәчәк иң соңгы адәм баласы арасында кешелек дөньясы тарихындагы иң бөек, олуг кеше ул.

Мәүлид, Рәгаиб, Мигъраҗ, Бәраәт, Кадер кичәләрен өстәмә намазлар укып һәм догалар кылып үткәрергә кирәк. Бу төннәрдә әввәбин, тәһәҗҗүд, тәсбих намазлары укырга киңәш ителә.

Аллаһы Раббыбыз бездән разый булсын һәм Кыямәт көнендә Аллаһы Рәсүленең (с.а.в.с.) шәфәгатенә ирешергә насыйп итсен. Аңа карата мәхәббәтебезне арттырсын иде. Әмин.

Вәгазь РДУМның Голәмәләр шурасы тарафыннан расланды.