Ата-ана баласына бирә ала торган иң кыйммәтле бүләк
Җомга вәгазе
Бисмилләһир рахмәнир рахим!

Барча галәмнәрнең Раббысы булган Аллаһыга мактауларыбыз һәм шөкерләребез, Пәйгамбәребез Мөхәммәдкә (с.а.в.с.), аның гаиләсенә, сәхабәләренә һәм Кыямәт көненә кадәр аңа иярүчеләргә сәламнәребез, хәмед-сәнәләребез булсын.
Мөхтәрәм мөселман кардәшләребез! Бүгенге вәгазебез ата-аналар үзләренең балаларына бирә ала торган иң кыйммәтле бүләк турында булыр.
Һичшиксез, иң яхшы, иң кадерле нәрсәбезне балаларыбызга бирергә телибез. Шул ук вакытта фани дөньяның көндәлек мәшәкатьләренә кереп чумып, Аллаһы Раббыбыз балаларны безгә ни өчен бүләк, олы нигъмәт итеп бирүе хакында еш кына онытып җибәрәбез.
Күп кенә ата-аналар балаларының югары дөньяви белем алуына яки кияүгә чыгуына, өйләнүенә үзләрен сәбәпче итеп саный. Менә балама фатир һәм машина алырга ярдәм иттем, шуның белән эшем бетте, минем миссиям тәмамланды, дип санаучы әти-әниләр очрый. Чынлыкта исә барысы да башкача килеп чыга.
Әйе, Ислам дине тормыш шартларын яхшыртуны, яшәү өчен уңайлыклар тудыруны һич кенә дә тыймый. Әмма болар беренче урында булырга тиеш түгел.
Ата-аналар, беренче чиратта, балаларының рухи халәтенә игътибар бирергә тиеш. Чөнки якты дөньяга аваз салган вакытта бирелгән фитрый иманына тап төшермәгән, аны пычратмаган бала гына бу дөньяда уңышларга ирешә ала. Пәйгамбәребезнең (с.а.в.с.) хәдисендә: “Һәрбер кеше үзенең табигый халәтендә (фитрый иман белән) туа...”- дип әйтелә (Сәхих әл-Бохари).
Фитрый иман – ул һәр баланың табигый, Аллаһының барлыгын һәм берлеген тану хәлендә тууы.
Кызганычка, балалар дөньяга килгән мизгелдән үк тирә-як мохит йогынтысында яши башлый һәм балигълык яшенә җиткәнче үк фитрый иманын югалта яки аны сизелерлек дәрәҗәдә пычрата һәм инану яки инанмау чигендә басып кала. Шуңа күрә балаларының туган вакытта барлыкка килгән рухи халәтен – фитрый иманын саклап калу ата-аналар өчен төп бурычларның берсе булып тора.
Ата-аналарның икенче төп бурычы – балаларында күркәм сыйфатлар тәрбияләү, аларны дөреслекне ялганнан, хәләлне хәрәмнән аерырга өйрәтү. Ә боларга бары тик Коръәни-Кәримне һәм Аллаһы Рәсүленең (с.а.в.с.) сөннәтен өйрәнү юлы белән генә ирешергә мөмкин.
Сөекле Пәйгамбәребез Мөхәммәднең (с.а.в.с.) хәдисе моңа дәлил: “Ата-ана үзенең баласына бирә ала торган иң яхшы нәрсә – ул күркәм тәрбия”,- ди Аллаһының Рәсүле (с.а.в.с.) (Сүнән Әхмәд).
Ата-аналарга йөкләнгән өченче бурыч – ул балаларын биш вакыт намаз укырга һәм җиде яшьтән Коръәни-Кәрим китабын укырга өйрәтү.
Физик тәрбия бирүгә килгәндә, ата-аналар балаларын суда йөзәргә, атка атланып йөрергә, көрәшергә һәм җәядән атарга өйрәтергә тиеш.
Ә башкасын, калганын Аллаһы Тәгаләгә тапшыру, Аңа гына тәвәккәл итү урынлы булыр.
Ата-аналар тырышлыгының нәтиҗәсе озак көттермәс – аларны ике дөнья бәхете, рәхәте, фани дөньяда да, бакыйлыкта да олуг бүләкләр, әҗер-саваплар көтәчәк.
Бу дөньядагы бүләкләр – ул балаларының гомере буе ата-аналары өчен терәк һәм таяныч булып торуы, ул-кызларының картлык көненә җиткән әти-әниләре турында кайгыртучанлык күрсәтүе, ата-аналары мирас итеп калдырган малны изге максатта матур, дөрес итеп сарыф итүе һәм, әлбәттә инде, җан, күңел тынычлыгы.
Бакый, мәңгелек дөньядагы бүләкләр – җәннәткә керүгә, Кыямәт көнендә хөрмәтле булуга, Аллаһы Раббыбыз каршында шәфәгатькә ирешүгә һәм, әлбәттә инде, фани тормышны ташлап киткәннән соң туктаусыз әҗер-саваплар алып торуга гарантия.
Һичшиксез, тәрбияне, беренче чиратта, үзеңнән башларга кирәк, чөнки фәкать сыйфатлы эшләүче фабрика гына яхшы продукция чыгара ала. Һәм монда безнең мәзһәбебезгә нигез салучы, сәхабәләрне үз күзләре белән күрүче, 55 тапкыр хаҗ кылучы, үз гомерендә Коръәни-Кәримне 7000 мәртәбә укып чыгучы, үзеннән соң динебезне камил белгән меңләгән шәкерт калдыручы Имам Әбү Хәнифә (р.а.) әтисенең тәкъвалыгы турында искә төшереп үтү урынлы булыр.
Имам Әгъзам Әбү Хәнифәнең атасы Сабит (р.а.) кечкенә чактан ук югары әхлаклы һәм әдәпле, изгелекле, нурлы йөзле була. Ул гыйлемле, аскетик һәм тәкъвалы булуы белән аерылып торган.
Шулай бервакыт ул елга буенда тәһарәтләнә. Кинәт суда йөзеп барган алманы күрә һәм черемәсен өчен аны алып ашый. Ашаган вакытта төкерегендә кан булуын күреп ала. Төкерегемдә кан шушы алма аркасында барлыкка килде, дип уйлап куя һәм алманы ашавы өчен үкенә. Шуннан соң ул елга буйлап алманың хуҗасын эзләп китә. Әгәр эзләп тапсам, алмасын рөхсәтсез ашаган өчен гафу сорар идем, дип уйлый. Ниһаять, ул ашаган алмага охшаган алма бакчасын күреп ала. Һәм бакча хуҗасы белән күрешеп сөйләшергә теләвен әйтә. Безнең хуҗабыз бик юмарт, киң күңелле кеше, бакчасыннан җыеп алып озатылган бөтен алмаларны ашап бетерсәң дә, ул сиңа бер сүз дә әйтмәс, диләр аңа. Шуңа да карамастан, ул бакча хуҗасын эзләп таба һәм ашаган алмасы өчен акча алуын яки аны гафу итүен сорый.
Егетнең тәртибе, әдәбе алма бакчасының хуҗасын таң калдыра һәм ул аның чынлап та тәкъвалымы икәнлеген тикшереп карарга була.
- Ашаган алма өчен нәрсә бирергә җыенасың?- дип сорый хуҗа.
- Алтын, көмеш - бөтен булган нәрсәмне бирергә риза,- ди егет.
- Миңа алтын да, көмеш тә кирәкми. Әмма Кыямәт көнендә дәгъва белдерүемне теләмәсәң, сиңа минем тәкъдимемне кабул итәргә туры киләчәк,- ди бакча хуҗасы.
- Нинди тәкъдим ул?- ди егет.
- Әгәр менә шуны эшләсәң - әйтәм,- ди хуҗа.
- Әгәр әлеге гамәл Ислам дине кануннарына каршы килмәсә, мин эшләргә риза,- ди егет.
- Минем сукыр, чукрак, телсез һәм гарип кызым бар. Әгәр аны үзеңә хатын итеп алырга ризалашсаң, сине гафу итәм, кичерәм,- ди бакча хуҗасы.
Хәзрәт Сабит башка кешенең хакына кергән өчен Кыямәт көнендә җәзага тартылудан котылу нияте белән хуҗаның тәкъдимен кабул итә һәм туйга әзерлек эшләре башлана. Беренче зөфаф кичендә Сабит хәзрәт кәләше бүлмәсенә керә һәм озак та үтми кире чыга. Ул каенатасы янына барып: “Әй, минем әфәндем! Ниндидер төгәлсезлек, хата килеп чыкты бит әле. Анда сез тасвирлап биргән кыз юк, киресенчә, аның капма-каршысы утыра”,- ди егет. Каенатасы, елмаеп: “Әй, улым! Ул минем кызым һәм синең законлы, никахлы хәләл җефетең. Мин сиңа, ул сукыр, дидем, чөнки кызымның беркайчан да хәрәм нәрсәне күргәне юк. Мин сиңа, ул чукрак, дидем, чөнки кызымның бервакытта да хәрәм нәрсәне ишеткәне юк. Мин, ул телсез, дидем, чөнки кызымның беркайчан да хәрәм нәрсә турында сөйләгәне юк. Мин, ул гарип, дидем, чөнки кызымның беркайчан да хәрәм нәрсәне кылганы юк. Бар, никахлы, законлы хәләл җефетең янына кер. Аллаһы Раббыбыз сезне бәхетле итсен һәм беркайчан да ярдәменнән ташламасын”,- ди каенатасы.
Имам Әгъзам Әбү Хәнифә менә шундый никахтан, ягъни менә шундый ата-анадан туа.
Хөрмәтле дин кардәшләребез, Аллаһыга мең шөкер, безнең төбәктә балаларыбызга Ислам дине нигезләрен өйрәтү, рухи-әхлакый тәрбия бирү өчен бөтен шартлар да тудырылган. Әйдәгез, дәвамнарыбызга дини тәрбия бирү мөмкинлегеннән файдаланып калыйк әле. Газиз балаларыбыз мәчетләр һәм мәдрәсәләр каршындагы уку-укыту үзәкләренә йөреп, үзләренең күңелләрен, калебләрен күркәм сыйфатлар белән бизәсеннәр һәм тәвәккәллек, батырлык, кыюлык, басынкылык җимешләре бирсеннәр иде. Әмин.
Вәгазь РДУМның Голәмәләр шурасы тарафыннан расланды.