Пәйгамбәребез Мөхәммәднең (с.а.в.с.) һәм аның өммәтенең фазыйләтләре
Җомга вәгазе

Бисмилләһир рахмәнир рахим!
Барча галәмнәрнең Раббысы булган Аллаhы Тәгаләгә мактау һәм олуглауларыбыз, шөкерләребез, сөекле Пәйгамбәребез Мөхәммәдкә (салләллаһу галәйһи вәсәлләм), гаиләсенә, барлык сәхабәләренә һәм Кыямәт көненә кадәр аның юлыннан баручыларга сәлaмнәребез, хәмед-сәнәләребез булсын!
Хөрмәтле мөселман кардәшләребез! Бүгенге вәгазебез Пәйгамбәребез Мөхәммәднең (салләллаһу галәйһи вәсәлләм) һәм өммәтебезнең фазыйләтләре һәм өстенлекләре хакында булыр. Мөселманнар, берсен дә аермыйча, барлык пәйгамбәрләргә дә ышаналар. Шулай да, кайбер пәйгамбәрләр аерым фазыйләтләр һәм үзенчәлекләргә ия булулары белән аерылып тора. Мәсәлән, Муса галәйһиссәлам Синай тавында Аллаһы Раббыбыз белән сөйләшкән. Ә Гайсә галәйһиссәлам үлеләрне терелткән, махаулыларны савыктырган. Җир йөзенә җибәрелгән барлык рәсүлләр һәм пәйгамбәрләр арасында Пәйгамбәребез Мөхәммәд (салләллаһу галәйһи вәсәлләм) аерым урын алып тора. Аллаһы Раббыбыз аны түбәндәге фазыйләтләр һәм үзенчәлекләр белән бүләкләгән:
- Пәйгамбәребез Мөхәммәд (салләллаһу галәйһи вәсәлләм) – Аллаһының яраткан колы, Аның иң яхшы һәм иң бөек, иң олуг барлыгы. Барлык пәйгамбәрләр арасында ул иң югары фазыйләткә һәм өстенлеккә ия. Мигъраҗ кичәсендә ул барлык пәйгамбәрләр өчен дә имам була. Ул кырый чик Лотостан – Сидратүл Мүнтәхәдән тагын да югарырак күтәрелә, югыйсә, Җәбраил галәйһиссәлам моңа ирешә алмый. Аллаһы Раббыбыз Пәйгамбәребез Мөхәммәднең (салләллаһу галәйһи вәсәлләм) нурын, ягъни җанын беренчеләрдән булып барлыкка китерә.Пәйгамбәребез (салләллаһу галәйһи вәсәлләм) үзенең хәдисендә: “Адәм җан белән тән арасында булган вакытта, мин пәйгамбәр идем инде”,- дип әйткән (“Мүснәд имам Әхмәд”, 16 623). Бу Пәйгамбәребезнең(салләллаһу галәйһи вәсәлләм) кешелек дөньясы яралтылганчы ук инде пәйгамбәрлек хезмәтенә сайлап алынуын аңлата. Аллаһы Раббыбыз Адәм галәйһиссәламне яралтканчы ук инде Пәйгамбәребез Мөхәммәд (салләллаһу галәйһи вәсәлләм) пәйгамбәрлек миссиясенә тәкъдир ителгән була. Пәйгамбәребез Мөхәммәд (салләллаһу галәйһи вәсәлләм) “Хәбибуллаһ” – Аллаһы Раббыбызның яраткан барлыгы. Болар барысы да аның бөеклеген, олуглыгын, өстен булуын күрсәтә.
- Пәйгамбәребез Мөхәммәд (салләллаһу галәйһи вәсәлләм) – “Хәтәмүл Әнбия” – Аллаһы Тәгаләнең соңгы пәйгамбәре, җир йөзендә пәйгамбәрлек миссиясен тәмамлаучы.
- Пәйгамбәребез Мөхәммәд (салләллаһу галәйһи вәсәлләм) җир йөзенә бөтен кешелек дөньясы (барлык кешеләр һәм җеннәр) өчен җибәрелгән. Аңа кадәр килеп киткән пәйгамбәрләр аерым халыклар – милләтләр өчен генә җибәрелгән була.
- Аның пәйгамбәрлеге һәм кануннары (шәригать хөкемнәре) Кыямәт көненә кадәр гамәлдә булачак. Башка пәйгамбәрләрнең миссиясе бары тик билгеләнгән вакыт аралыгын гына колачлаган.
- Ул барча галәмнәр өчен дә Аллаһының рәхмәте буларак җибәрелгән – “Рәхмәтүн лил ааләмийн”.
- Ахырзаман җитеп, Исрафил галәйһиссәлам сурга (быргы) өргәннән соң, Аллаһы Рәсүленең (салләллаһу галәйһи вәсәлләм) кабере беренче булып ачылачак. Һәм ул аннан чыгачак – “Әввәлү мән яншәккү әнхүл кәбрү”.
- Кыямәт көнендәПәйгамбәребез Мөхәммәднең (салләллаһу галәйһи вәсәлләм)кулында Мактау байрагы булачак һәм бакыйлыкка иманлы булып күчкән барлык бәндәләр дә шушы байрак тирәсенә җыелачак.
- Аңа беренче булып шәфәгать кылу (заступничество) хокукы биреләчәк һәм Аллаһы Раббыбыз аның шәфәгатен кабул итәчәк. Ул җәннәтнең иң югары дәрәҗәсендә – “Мәкәм Мәхмүүд”тә булачак.
- Пәйгамбәребез Мөхәммәднең (салләллаһу галәйһи вәсәлләм) өммәте барлык өммәтләр арасында иң яхшысы, иң күркәме булачак. Һәм Кыямәт көнендә ул иң күп санлы өммәт булачак.
- Җир Пәйгамбәребез Мөхәммәд (салләллаһу галәйһи вәсәлләм) һәм аның өммәте өчен чистарыну, сафлану чарасы булып тора. Әгәр су белән тәһарәтләнү мөмкинлеге юк икән, тәяммүм - җир белән тәһарәт алырга була (башка өммәтләргә андый мөмкинлек бирелмәгән).
- Пәйгамбәребез Мөхәммәд (салләллаһу галәйһи вәсәлләм) һәм аның өммәте өчен бөтен җир мәчет булып санала. Теләсә кайда намаз укырга мөмкин (безгә кадәр яшәүчеләр бары тик билгеләнгән урыннарда гына гыйбадәт кылган).
- Пәйгамбәребез Мөхәммәдкә (салләллаһу галәйһи вәсәлләм) һәм аның өммәтенә трофейлар – анфәл алырга рөхсәт ителгән. Элегрәк сугышлар тәмамлангач, бөтен нәрсәне дә яу кырында калдырып киткәннәр. ӘПәйгамбәребез Мөхәммәдкә (салләллаһу галәйһи вәсәлләм) сугыш беткәч трофейларны җыеп алырга рөхсәт ителә.
- Пәйгамбәребез Мөхәммәд (салләллаһу галәйһи вәсәлләм) бер айлык юл ераклыгында дошман күңелендә курку хисе тудырган.
- Безнең өммәтебез җир йөзендә соңгы өммәт булып яши һәм Кыямәт көнендә Аллаһы каршында беренче булып хисап - җавап тотачак. Беренче булып Сират күперен үтәчәк һәм беренче булып җәннәткә керәчәк. Җәннәт капкалары беренче булып Пәйгамбәребез Мөхәммәд (салләллаһу галәйһи вәсәлләм) өчен ачылачак.Пәйгамбәребез Мөхәммәднең (салләллаһу галәйһи вәсәлләм) җәннәттә үз чишмәсе – Кәүсәр елгасы булачак. Һәм ул үз өммәтендәге чын ихластан инанучы кешеләрне үз куллары белән шушы чишмәдән су эчерәчәк.Аллааһүммә салли аләә сәййидинәә Мөхәммәдин вә аләә әәли сәййидинәә Мөхәммәд.
Аллаһы Раббыбыз безгә Кыямәт көнендә яраткан, сөекле Пәйгамбәребезнең (салләллаһу галәйһи вәсәлләм) шәфәгатенә ирешергә насыйп итсен. Безгә барчабызга да җәннәт бакчаларына керергә һәм мәңгелеккә шунда калырга насыйп әйләсен иде. Әмин.
Вәгазь РДУМның Голәмәләр шурасы тарафыннан расланды.