Дустым бөтен эшне дә булдыра

Заманалар ничек кенә авыр булса да, арабызда игелекле, халыкка ярдәм итәргә теләүче кешеләр күп әле. Бүгенге язмам тормыштан һәм хезмәттән мәгънә, ямь табып, үзенә йөкләнгән вазыйфаны намусы кушканча үтәп, үз һөнәре белән горурланып яшәүче Луиза Ринат кызы Сәйфуллина турында. Ул шушы көннәрдә генә юбилейлы туган көнен билгеләп үтә.
Дустым Луиза 1965 елның 30 сентябрендә Николаевка районы Әхмәтле авылында көн күрүче Ринат Мөстәкыйм улы белән Рушания Кәлимулла кызы Дулкиннар гаиләсендә беренче сабый булып дөньяга килә.
Луиза бала вакытта ук әнисенең киңәшчесенә һәм төп ярдәмчесенә әверелә, сеңелләрен карарга булыша. Мәктәптә укыганда ул бик тә актив, үтә тырыш, кызыксынучан була. Авыл мәктәбен “5”ле һәм “4”легә тәмамлаган кыз Ульяновскиның кооператив китап техникумына укырга керә һәм аннан бухгалтер профессиясен үзләштереп чыга. Техникумны кызыл дипломга бетергән яшь белгечне юнәлтмә буенча Димитровград шәһәренә эшкә җибәрәләр. Анда ул райпода ревизор булып эшли башлый. Эшен яратып, күңелен биреп башкара һәм уңганлыгы, тырышлыгы, булдыклылыгы белән күпләрне сокландыра.
1988 елда ул бәхетле киләчәккә өметләнеп, биш ел буе яратышып, очрашып йөргән егетенә - сөйгән яры Камил Рәфат улына кияүгә чыга. Яшь гаилә Новоспасское бистәсенә килеп урнаша һәм үз көчләре белән йорт салып керә. Әлбәттә инде, авырлыклар күп була, ләкин алар бөгелеп, сыгылып төшмиләр.
Бер-берсен хөрмәт итеп, дус-тату яшәгән гаиләдә бер-бер артлы мәхәббәт җимешләре - кызлары Сабина белән уллары Батыр дөньяга килә.
Луиза дустым унҗиде ел буе бер урында - Саклык банкында (Сбербанк) эшләде. Тырыш, намуслы хезмәте өчен аны күп тапкыр Рәхмәт хатлары, Мактау грамоталары белән бүләкләделәр. Бүген ул физкультура-сәламәтләндерү комплексында, ягъни ФОКта экономист вазыйфасын башкара. Минем дустым - үз эшенең чын остасы, кирәк урында үз сүзен әйтә белүче, ягымлы елмаюлы, олысы һәм кечесе белән уртак тел таба алучы кеше. Ул төпле акыллы, олы җанлы, һәрвакыт киңәш бирергә әзер, ярдәмчел һәм бик тә игелекле дә әле. Аның тормышны яратып, гел матурлыкка омтылып, яхшылыкка өметләнеп яшәве, кунакчыллыгы соклану тудыра.
Луиза үзенең яраткан тормыш иптәше Камил белән матур гына яшәп, балаларын үстерделәр. Дәвамнарын чын кешеләр итеп тәрбияләргә тырыштылар. Тормышта иң зур байлыгыбыз, бәхетебез, шатлыгыбыз - балаларыбыз, ди алар бертавыштан. Кызлары Сабина Ульяновск дәүләт техник университетының экономика факультетын тәмамлап, гаиләсе белән Мәскәү шәһәрендә гомер кичерә, ресторанда идарәче булып эшли. Ә уллары Батыр югары белем алып, “Старатели” заводының иминлек бүлегендә белгеч вазыйфасын үти.
Аларның өйләренә кайчан гына барып керсәң дә, тәмле аш, бәлеш исе таралып, хуҗабикәнең уңганлыгын әллә кайдан белгертеп тора.
Безнең Луизабыз гөлләр һәм чәчәкләр үстерергә бик тә инде ярата. Аларның бакчасы җәй буе - алтын көзгә кергәнче аллы-гөлле чәчәкләргә күмелеп утыра. Төрледән-төрле яшелчәләрне дә күп итеп үстерәләр.
Сокланмый мөмкин түгел: бу күркәм гаилә туганнарын, дусларын, күршеләрен чакырып, гореф-гадәтләребезне олылап, дини мәҗлесләрне зурлап уздыралар. Камил белән Луиза Аллаһы Тәгаләнең ризалыгына ирешү ниятендә ел саен корбан чалалар.
Сәйфуллиннар гаиләсендә чын, саф мәхәббәт хөкем сөрә. Алар үзара аңлашып, дус-тату, бәхетле, үрнәк булып яшиләр. Әлеге йортта, бу - ир-ат эше, монысы - хатын-кыз эше, дип эш бүлешүгә бөтенләй урын юк.
“Бәхетле буласың килсә, бер-береңә ышанырга, бер-береңне хөрмәт итәргә, бер-берең турында кайгыртырга, юл бирә белергә һәм дәшми калырга кирәк”,- ди алар.
Кадерле Луиза дустым! Сине юбилеең белән чын күңелдән кайнар котлыйм. Сиңа дөньядагы нинди генә матур теләкләрне юлласам да, аз булыр сыман. Аллаһы Тәгалә сиңа ныклы сәламәтлек, олы бәхет һәм озын гомер насыйп итсен. Алдагы көннәрең исәнлектә, тигезлектә, иминлектә, муллыкта үтсен. Гомер юлыңда шатлык нуры беркайчан да сүнмәсен. Киләчәктә дә Камилең белән кайгы-хәсрәт күрмичә, авырмыйча яшәгез. Бала игелеге, җан тынычлыгы, имин тормыш телим.
Туган көнең - юбилеең белән
Чын күңелдән сине котлыйбыз.
Сәламәтлек, шатлык-куанычлар,
Җан тынычлыгы сиңа телибез.
Бәхет чишмәләрең тулып аксын,
Якты булсын килер көннәрең.
Янәшәңдә булсын пар канатың,
Балаларың - тормыш гөлләрең.
Дустың Гөлнара САМЕРХАНОВА,
Новоспасское эшчеләр бистәсе.