Гамәлләребез риядан – кешеләргә күрсәтү өчен булмасын!

Җомга вәгазе
Бисмилләһир рахмәнир рахим!
Барча галәмнәрнең Раббысы булган Аллаһыга мактауларыбыз һәм шөкерләребез, Пәйгамбәребез Мөхәммәдкә (с.а.в.с.), аның гаиләсенә, сәхабәләренә һәм Кыямәт көненә кадәр аңа иярүчеләргә сәламнәребез, хәмед-сәнәләребез булсын.
Хөрмәтле дин кардәшләребез! Бу атнадагы вәгазебез ихласлылык һәм барлык гамәлләребезне дә Аллаһы Тәгаләнең ризалыгына ирешү хакына кылырга тырышу кирәклеге турында булыр.
Ниндидер яхшылык, изгелек эшләргә керешер алдыннан Иблис мәлгун һәрвакытта да әҗер-савапларыбызны юкка чыгару өчен безне Аллаһ Раббыбызның ризалыгыннан читләштерә, ерагайга торган төрле бозык уй-фикерләр белән вәсвәсә кыла башлый.
Мәхмүд бине Ләбид (рәхмәтуллаһи аләйһи) хәзрәтләреннән риваять ителгәнчә, дөреслектә дә, Пәйгамбәребез (с.а.в.с.): “Иң күбе мин сезнең кече ширк кылуыгыздан куркам!”- дип әйткән. Сәхабәләр бу сүзләрне ишеткәч: “Әй, Аллаһының Рәсүле (с.а.в.с.), нәрсә соң ул кече ширк?”- дип сораганнар. Пәйгамбәребез (с.а.в.с.): “Ул - рия, ягъни гамәлне башкаларга күрсәтү, мактану өчен генә кылу”,- дип җавап кайтара һәм сүзен болай дип дәвам итә: “Кыямәт көнендә Аллаһы Тәгалә барлык кешеләрне дә кылган гамәлләре өчен әҗер-саваплар бирү өчен үз тирәсенә җыяр. Аллаһы Раббыбыз барлык гамәлләрен дә башкаларга күрсәтү өчен кылган кешеләргә, барыгыз, китегез моннан һәм кемнәр өчен бу гамәлләрне кылган булсагыз, әҗер-савапларны шул кешеләрдән барып сорагыз, бу эшләр минем өчен эшләнмәгән, шуңа күрә әҗер-савапларны миннән сорамагыз, дип әйтер”.
Изге Коръәни-Кәримдә бу турыда болай дип әйтелгән: “Әлбәттә инде, монафикълар, без Аллаһыны алдыйбыз, дип уйлыйлар. Аллаһы исә аларны дөньяда һидаятьтән, ахирәттә җәннәттән мәхрүм итеп алдаучыдыр...” (“ән-Ниса” сүрәсе, 142).
Аллаһы Тәгаләнең ризалыгына ирешү һәм ахирәт көнендә әҗер-саваптан мәхрүм булмас өчен гамәлләребезне кылган вакытта башка кешеләрнең мактавына өметләнмәскә һәм аларның сезгә карата нинди мөнәсәбәттә булуларына игътибар итмәскә кирәк.
Дүртенче турылыклы хәлиф Али (р.а.) болай дип әйткән: “Үзләренең тәкъвалыгын һәм изгелеген күрсәтер өчен гамәл кылучы кешеләрне түбәндәге дүрт сыйфатлары буенча белеп була:
- Кешеләр янында вакытта гыйбадәтләрен бик тырышып кылалар.
- Ялгызы гына калгач ялкауланалар.
- Мактаганнан соң тагын да күбрәк эшли башлыйлар.
- Бераз хурласалар, тәнкыйтьләсәләр, эшләреннән туктыйлар.
Әбү Хүрәйрә (р.а.) Рәсүлүллаһ (с.а.в.с.) әфәндебездән риваять иткән хәдистә болай дип әйтелә: “Ай буе ураза тотучы кешеләр бар, ләкин аларның ураза тотуыннан ач һәм сусыз торудан башка бернинди файда да юк. Төннәр буе намаз укучылар бар, ләкин төнне йокысыз үткәрүдән һәм арудан башка бу намазларының бернинди файдасы да юк”.
Сүфьян Сәүри хәзрәтләре риваять иткәнчә, беркөнне Пәйгамбәребез (с.а.в.с.) янына бер кеше килеп: “Әй, Аллаһының Рәсүле (с.а.в.с.), мин Аллаһының ризалыгына ирешү өчен сәдака өләшәм, ләкин шул ук вакытта башкалар, бу кеше бик юмарт икән, дип әйтүләрен өмет итәм”,- дигән (моның турында ничек уйлыйсыз, дөрес эшме икән соң бу?).
Әлеге сорауга җавап итеп, Аллаһы Тәгалә “Кәһф” сүрәсенең 110 нче аятен иңдерә. Бу аятьтә болай дип әйтелә: “Әгәр берәү Раббысына яхшы хәлдә юлыгырга теләсә, ул кеше яхшы эшләр эшләсен, изге гамәлләр кылсын, әмма Раббысына гына тиешле булган гыйбадәтендә һичкемне шәрик - тиңдәш кылмасын!”
Бу дөньяда кайбер нәрсәләрне килограммнар белән үлчиләр, кайберләре - метрлап, кайберләре литрлар белән үлчәнә. Кыямәт көнендә әҗер-савапларыбыз метрлар беләнме, әллә литрлап үлчәнерме, дигән сорауга җавап менә мондый булыр: ахирәттә Аллаһы Тәгалә хозурында хисап тоткан вакытта әҗер-савапларыбыз фәкать ихласлылык (искренность) белән генә үлчәнер!
Өхөд тавы кадәр изгелек эшләүче кешеләр булыр, ләкин алар кылган гамәлләрнең авырлыгы мизанда бер тамчы су кадәр дә булмас. Ихласлылык турында сүз чыккан икән, Баязид исемле падишаһ белән бәйле гыйбрәтле хәлне искә төшереп үтү урынлы булыр. Ул үзе хәлифәлек иткән вакытта зур гына мәчет төзергә ният кыла һәм берничә шарт куя:
- Мәчетне төзүче кешеләр бөтенесе дә иманлы булсын.
- Бөтенесе дә биш вакыт намаз укучылар булсын.
- Барлык эшчеләр дә һәркөн иртән торгач, тулысынча юынып эшкә тотынырга тиеш.
- Бу мәчет төзелешенә башка кешеләрнең малы керергә тиеш түгел. Төзелеш материаллары бары тик падишаһ акчасына гына алынырга тиеш.
Шулай итеп, эшчеләр мәчет төзү эшләренә керешә. Кайчак падишаһ үзе килеп төзелеш эшләренең барышы белән таныша. Шулай беркөнне кичен эшчеләр янына олы яшьтәге хатын килә дә, төп мастер белән күрешергә теләвен әйтә. Төзүчеләрнең эшен тикшереп торучы мастер килгәч, хатын аңа кулындагы савытны суза. Менә эшчеләрне ашату өчен катык оеткан идем, алыгыз әле, ди ханым. Бригадир, безгә беркемнән дә ярдәм алмаска куштылар, шуңа күрә гафу итегез, сезнең ризыкны кабул итеп алалмыйбыз, дип белдерә.
Хатын: “Минем ирем үлеп китте. Без бик ярлы яшибез. Мәчет төзелешенә акчалата ярдәм итәргә мөмкинлегем юк. Ләкин сыерым бар, сөтеннән каймак, катык һәм шуның ише нәрсәләр ясыйбыз да, сатып ризыкланырга тырышабыз. Сезгә чын күңелдән китергән шул бүләгемне, зинһар өчен, кабул итеп алыгыз, карт кешенең күңелен калдырмагыз инде”,- ди.
Икенче көнне иртә белән падишаһ мәчет мәйданына килеп, барлык эшчеләрне дә янына җыя һәм кичә булган хәл турында сораштыра башлый. Барысы да нәрсә эшләгәннәрен аңлатып бирәләр. Ләкин падишаһ тынычланмый, сез миңа нәрсә турындадыр әйтеп бетермисез, дип сораштыруын дәвам итә. Өлкән мастер, кичә бер хатын кич белән бер савыт катык китергән иде, без сездән бу ризыкны алалмыйбыз, дип тә карадык, әмма карт кешене рәнҗетмәс, күңелен калдырмас өчен кабул итәргә туры килде, дип әйтә. Падишаһ бу сүзләрне ишеткәч, бер савыт катык мәчеттән авыррак булды, бер савыт катык шундый зур мәчеттән авыррак булды, дип әйтә. Ул тынычланып беткәч, болай ди: “Бүген төнлә төш күрдем. Төшемдә Кыямәт көне җитте һәм мине Аллаһы каршында хисап тотарга чакырдылар. Үлчәүнең бер ягына төзелеп бетмәгән мәчетемне, ә икенче ягына бер савыт катыкны куйдылар. Ни гаҗәп, шул бер савыт катык мәчеттән авыррак булып чыкты”. Димәк, ярлы хатын эшчеләргә катыкны чын күңеленнән, ихластан китереп биргән булып чыга, шуңа күрә ул зур савапларга ирешкән.
Әлеге гыйбрәтле хәл безнең өчен үрнәк булып тора. Барлык эш-гамәлләребезне дә башкалар күрсен, мактасыннар өчен түгел, ә Аллаһы Тәгаләнең ризалыгына, рәхмәтенә ирешү нияте белән кылырга насыйп итсен. Әгәр кылган гамәлләребезне сөт белән чагыштырсак, ихласлылык белән кылган гыйбадәтләребез, эшләребез каймак кебек аз булып калыр. Бер чиләк сөттән сөзгәннән соң бер литр каймак чыккан кебек, безнең гамәлләребез дә Кыямәт көнендә сөзелгәч бик тә аз калачак.
Кылган гамәлләребез алтын кебек аз булса да, чын күңелдән, ихластан кылынган булсын. Аллаһы ризалыгы өчен кылган гамәлләребез алтын кебек бит ул. Йөз грамм алтын авырракмы, әллә 10 тонна тимерме? Әлбәттә, 100 грамм гына булса да, алтын авыррак инде. Шулай ук ихласлылык белән кылган гамәлләребез дә алтын кебек аз, ләкин авыр булыр.
Аллаһы Тәгалә барчабызга да Үзенең ризалыгына ирештерә торган гамәлләрне генә кылырга насыйп әйләсен. Әмин.
Вәгазь РДУМның Голәмәләр шурасы тарафыннан әзерләнде.