Икенче турылыклы хәлиф Үмәр бине әл-Хәттаб (р.а.)
Җомга вәгазе
Бисмилләһир рахмәнир рахим!

Барча галәмнәрнең Раббысы булган Аллаһыга мактауларыбыз һәм шөкерләребез, Пәйгамбәребез Мөхәммәдкә (с.а.в.с.), аның гаиләсенә, сәхабәләренә һәм Кыямәт көненә кадәр аңа иярүчеләргә сәламнәребез, хәмед-сәнәләребез булсын.
Пәйгамбәребезнең (с.а.в.с.) сәхабәләре арасында күп кенә бөек кешеләр була. Без шушы шәхесләрнең биографияләрен өйрәнергә һәм алардан мөмкин кадәр үрнәк алып яшәргә тырышырга тиеш. Чөнки сәхабәләр – безнең өммәтебездәге иң яхшы, иң күркәм кешеләр. Дүрт турылыклы хәлиф белән исән вакытта ук инде җәннәткә керү белән шатландырылган тагын ун сәхабәнең биографиясен аеруча да яхшы белергә кирәк. Моңа кадәрге вәгазьләрнең берсендә Әбү Бәкрнең (р.а.) өстенлекләре белән таныштырып үткән идек. Ә бүген икенче турылыклы хәлиф Үмәр бине әл-Хәттабның (р.а.) тормыш юлына тукталырбыз.
- Үмәр (р.а.) Затлы Мәккә каласында туып үсә. Аның өе Кәгъбәтуллаһтан ерак түгел, калкулыкта урнашкан була. Соңрак мәккәлеләр әлеге калкулыкны җәбәлү Үмәр (р.а.) дип атап йөртәләр. Ул Пәйгамбәребездән (с.а.в.с.) 12 яшькә кечерәк була. Көрәешләр нәселеннән чыккан.
- Әтисе – Хәттаб, әнисе – Хәнтәмә бинт Хәшим, апасы – Фатыйма, җизнәсе – Сәид. Алар Хәббәб бине Арат (р.а.) белән бергә өйләрендә “Та Һа” сүрәсен укып утырганда, Үмәр (р.а.) килеп керә һәм әлеге сүрәнең аятьләрен укый да, Ислам динен үз теләге белән кабул итә. Ул кырыгынчы кеше булып Исламны кабул итә һәм шуннан соң халыкны дингә ачыктан-ачык өндәү башлана. Үмәр (р.а.) Пәйгамбәребез (с.а.в.с.) янәшәсендә булып барлык сугышларда да катнаша.
- Унбиштән артык мәсьәләгә карата Үмәрнең (р.а.) фикере Коръәндәге ачышлар белән туры килә. Әлеге мәсьәләләрне “мүвәфәкәти Үмәр (р.а.) лил Коръән” дип атыйлар. Ягъни Үмәр (р.а.) Пәйгамбәребез (с.а.в.с.) янына барып, әй, Аллаһының Рәсүле, әгәр без менә болай эшләсәк, өммәт өчен зур файда булыр иде, дип әйткән. Шуннан соң шушы мәсьәләгә карата ачышлар иңдерелгән.
Менә шуларның кайберләре:
- Спиртлы эчемлекләрне тыю хакында.
- Хатын-кызлар гаурәт урыннарын каплап (яулык бәйләп) йөрергә тиеш.
- Кәгъбәтуллаһ янәшәсендәге Мәкам Ибраһимны гыйбадәт кылу урыны итү турында.
- Бәдр тирәсендәге әсирләр өчен йолым (выкуп) түләтмәү, аларга тиешле җәзаны бирү хакында һ.б.
- Хәлиф вазыйфасына аның кандидатурасын Әбү Бәкр (р.а.) тәкъдим итә. Сәхабәләр бертавыштан әлеге тәкъдимне хуплыйлар. Пәйгабәребез (с.а.в.с.) белән Әбү Бәкр (р.а.) кебек үк, 63 яшендә фани дөньядан бакыйлыкка күчә.
- Үмәр (р.а.) гаҗәеп дәрәҗәдә гадел һәм намуслы була. Ул ялганны, алдауны дөреслектән, хакыйкатьтән бик тиз аера белгән. Шушы сыйфаты өчен аны әл-Фаруук (аера белүче) дип атап йөрткәннәр. Үмәр (р.а.) үзе идарә иткән вакытта күп кенә яңа реформалар кертә.
Шуларның берничәсен телгә алып үтик:
Бәйтүл малны (мөселманнарның уртак казнасын) булдыра һәм системага китерә.
Шәһәр төзелешенең төп кагыйдәләрен булдыра. Ул Күфә, Бәсрә шәһәрләренә нигез сала.
Балалар пособиеләре түләүне кертә.
Бабайлар белән әбиләргә пенсия түли башлый, өлкән яшьтәге, мохтаҗ мөселманнарны җизья – налог түләүдән азат итә.
Ул мөселман календаре буенча һиҗри ел исәбен – дини тәкъвимне кертә.
Үмәр (р.а.) Әбү Бәкргә (р.а.) Коръәни-Кәримне бер Китапка тупларга тәкъдим итә.
Ул идарә иткән чорда Иерусалимда христианнар, яһүдиләр һәм мөселманнар арасында килешү төзелә. Әлеге килешү бүгенге көндә дә төрле дини конфессияләр арасындагы диалогның нигезе булып тора.
Үмәр (р.а.) идарә иткән вакытта Иран, Ирак, Сирия, Палестина, Египет һәм якында гына урнашкан башка территорияләр мөселманнар тарафыннан яулап алына.
Үмәр (р.а.) вакытында тәравих намазын имам белән 20 рәкәгать укый башлыйлар. Аңа кадәр әлеге намазны аерым укыганнар.
Иерусалимны яулап алганнан соң, Үмәр бине әл-Хәттаб христианнар һәм яһүдиләр белән тынычлык турында килешү төзи. Бер генә храмны да җимертми, чиркәүләргә йөреп гыйбадәт кылырга рөхсәт итә.
Яһүдиләргә Елау дивары (Стена плача) янәшәсендә гыйбадәт кылырга рөхсәт ителә. Иерусалимны тыныч юл белән яулап алганнан соң, барлык дини конфессияләр дә үзара дус-тату, аңлашып яши башлыйлар.
- Үмәр (р.а.) искиткеч тыйнак патша була. Аның халатында – чапанында 14кә якын ямаулык булуы турында мәгълүм. Ул Бәйтүл малдан алган һәрбер тиенгә кадәр игътибар бирә. Эшләгән вакытта өстәленә ике шәм куя. Дәүләт эшләре белән шөгыльләнгән чакта Бәйтүл мал хисабына алган шәмне кабыза. Ә инде дуслары белән сөйләшеп утырганда, аны сүндерә һәм үз акчасына алган шәмне кабызып җибәрә.
- Ислам динен кабул иткәнче үк Үмәрнең (р.а.) өч хатыны була. Имансызларга, динсезләргә өйләнергә рөхсәт ителмәве турында аять иңдерелүе хакында белгәч, Үмәр (р.а.) барлык хатыннарын да җыя һәм аларга Ислам динен кабул итәргә тәкъдим итә. Үмәрнең (р.а.) өч хатыны да Исламны кабул итүдән баш тарталар һәм ул аларның барысы белән дә аерылыша. Шуннан соң мөселман хатын-кызлары белән никахлаша. Аның 13 баласы – 9 улы белән 4 кызы була.
Үмәр (р.а.) улларының исемнәре:
Абдуллаһ (р.а.),
Абдуррахман (олысы) (р.а.),
Зәйд (олысы) (р.а.),
Асым (р.а.),
Зәйд (кечесе) (р.а.),
Үбәйдуллаһ (р.а.),
Абдуррахман (уртанчысы) (р.а.), (аның куньясы – Әбү Шәхмә, аңа камчы белән кыйныйлар),
Абдуррахман (кечесе) (р.а.),
Ияд (р.а.).
Үмәр (р.а.) кызларының исемнәре:
Хәфсә (р.а.) (мөэминнәрнең анасы, Пәйгамбәребезнең (с.а.в.с.) хатыны – хәләл җефете),
Рукайя (р.а.),
Фатыйма (р.а.),
Зәйнәб (р.а.).
- Үмәр (р.а.) үзенең кызын тере килеш җир астына күмеп куйган дигән сүзләр дөреслеккә туры килми. Бу – уйдырма. Абдуррахман исемле улы нәбиз (финик – хөрмә җимешеннән төнәтмә) эчә дә, исерә. Югыйсә, ул моны теләми, эчеп исерермен дип уйлап та карамый, хәтта башына да китерми. Египет патшасы Әмр бине әл-Ас моның өчен Абдуррахманга җәза бирә. Шуннан соң Үмәр (р.а.) аны Мәдинә-Мөнәввәрәгә чакыртып ала да, берничә тапкыр камчы белән суга. Аннары Абдуррахман Египетка кире әйләнеп кайта һәм берничә айдан авырып үлә.
- Абдуллаһ (р.а.) исемле улы бөек мөҗтәһид һәм мөхәддис була. Сәхабәләр арасында ул аеруча танылган Абдуллаһларның берсе була – Абдуллаһ бине Аббәс (р.а.), Абдуллаһ бине Үмәр (р.а.), Абдуллаһ бине Зөбәер (р.а.), Абдуллаһ бине Әмр бине әл-Ас (р.а.).
- Үмәр (р.а.) төннәрен Мәдинә буйлап йөреп һәм шәһәр читләренә барып, кемнең йокламыйча ятканын тикшерә. Балалары йокламыйча һәм елап яткан өйләргә кереп, әти-әниләренә булыша. Ачлыктан интегүчеләргә он, май һәм ризыклар тарата.
- Үмәрнең (р.а.) кызы Хәфсә (р.а.) Пәйгамбәребезнең (с.а.в.с.) хатыны була. Ул әтисе ахирәт дөньясына күчкәннән соң, Коръәни-Кәримнең (Мүсхәф) иң беренче нөсхәсен үзендә кадерләп саклый.
- Үмәр бик коры, җитди һәм көчле кеше була. Аңардан хәтта җеннәр дә курыкканнар. Әгәр кем дә булса Пәйгамбәребез (с.а.в.с.) янында үзен тәртипсез тотса, ул Аллаһының Рәсүленнән (с.а.в.с.) шушы кешене яңадан тәрбияләргә рөхсәт сораган.
- Ул исән вакытында ук җәннәт белән шатландырылган – әшараи мүбәшшәра – 10 бәхетле сәхабәләрнең берсе.
- Үмәр (р.а.) озын буйлы булуы белән аерылып торган – кая гына барып басса да, ул башкалар арасыннан күренгән.
- Үмәр (р.а.) әүлия, Аллаһы Раббыбызның яраткан бәндәсе була. Җомга намазы вакытында ул Сәрия җитәкчелек иткән мөселманнар гаскәренең тозакка эләгүен һәм алар артында тау булуын күрә. Хотбә укыган чакта ул, “әй, Сәрия, тау янына, тау янына” дип кычкыра. Һәм алар Үмәрнең (р.а.) тавышын ишетәләр.
- Египетта Әмр бине әл-Ас (р.а.) патшалык иткән чорда Нил елгасы агуыннан туктый. Үмәр (р.а.) Нил елгасына атап хат яза, әлеге хатны елгага ташлыйлар һәм ул яңадан тулы сулы булып ага башлый.
- Үмәрне (р.а.) Мәдинәдә иртәнге намазны укыган вакытта үтерәләр. Фәйруз исемле кеше кылычына агу сөртә дә, арттан аркасына кадый. Йөрәктән бераз түбәнрәк урынга эләгә. Берничә көннән кылычтагы агудан агуланып, турылыклы хәлиф фани дөньядан бакыйлыкка күчә. Ул равзатүл мүтәххәрәдә Пәйгамбәребез (с.а.в.с.) һәм Әбү Бәкр (р.а.) белән янәшә җирләнгән.
Аллаһы Раббыбыз Кыямәт көнендә безгә аның шәфәгатенә ирешергә насыйп итсен. Һәм безне барчабызны да Фирдәвес җәннәтенә җыйсын иде. Әмин.
Вәгазь РДУМның Голәмәләр шурасы тарафыннан расланды.