Рамил Абитов – Мактаулы гражданин

Ульяновск шәһәр Думасы карары нигезендә, “АРПИ” юридик бюросы” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыятенең башкарма директоры, татар милли-мәдәни автономиясенең Тимерьюл район советы рәисе Рамил Абитовка “Ульяновск шәһәренең Почетлы гражданины” дигән мактаулы һәм дәрәҗәле исем бирелде.

Рамил Загит улы Абитовның күпьеллык намуслы хезмәте, Ульяновск шәһәре үсешенә зур өлеш кертүе, халыклар арасында дуслыкны ныгыту, татар халкының мәдәниятен һәм традицияләрен саклап калып үстерү буенча иҗтимагый эшчәнлеге һәм яшьләрне патриотик тәрбияләүгә сизелерлек өлеш кертүе шәһәр җитәкчелеге тарафыннан әнә шулай югары бәяләнде.

Ульяновск шәһәренең 377 еллыгына багышланган бәйрәм чарасында Ульяновск шәһәре башлыгы Александр Болдакин белән Ульяновск шәһәр Думасы рәисе Илья Ножечкин тантаналы рәвештә Рамил Абитовка “Ульяновск шәһәренең Почетлы гражданины” таныклыгын тапшырдылар.