“Аллаһ гыйлем бирелгән кешеләрне дәрәҗә ягыннан күтәрер”

Җомга вәгазе

Бисмилләһир рахмәнир рахим!

Барча галәмнәрнең Раббысы булган Аллаһыга мактауларыбыз һәм шөкерләребез, Пәйгамбәребез Мөхәммәдкә (с.а.в.с.), аның гаиләсенә, сәхабәләренә һәм Кыямәт көненә кадәр аңа иярүчеләргә сәламнәребез, хәмед-сәнәләребез булсын.

Хөрмәтле җәмәгать, бүгенге вәгазебез гыйлем алуның фазыйләтләре хакында булыр.

Аллаһы Раббыбыз Коръәни-Кәримдә болай ди: “Аллаһ арагыздан иман китергәннәрне һәм гыйлем бирелгән кешеләрне дәрәҗә ягыннан күтәрер. Аллаһ сезнең ни кылганнарыгыздан хәбәрдар” (әл-Мүҗәәдәлә, 11).

Аллаһы Тәгалә гыйлемле кешеләрне бу дөньяда да, ахирәттә дә дәрәҗә ягыннан күтәрер.

“Әз-Зүмәр” сүрәсенең 9 нчы аятендә болай диелгән: “Белгән кешеләр белән белмәгән кешеләр тиң була аламы? Аек акылларга ия кешеләр генә үгетләнә”.

Әлбәттә инде, гыйлемгә ия булганнар белән гыйлемгә ия булмаганнар тигез була алмый.

Мәсәлән, мәктәптә 11 ел укыган белән мәктәпкә бөтенләй йөрмәгән ничек инде бертөрле дәрәҗәгә ия була алсын? Әлбәттә, белем алучы күп белә һәм бөтен нәрсәне дә яхшырак аңлый. Бу аңа фани дөньяда да, ахирәттә дә дәрәҗә бирә. Шулай ук Коръәни-Кәрим китабын укый белүче белән аны укый белмәүче тигез була алмый. Коръәни-Кәримне укый белүче яхшырак, хәерлерәк, өстенрәк.

Аллаһы Раббыбыз Пәйгамбәребезгә (с.а.в.с.) Аңардан аның гыйлемен арттыруны сорарга куша: “И, Раббым! Гыйлемемне арттыр”,- дип әйт”,- ди (Та Һа, 114).

Тагын бер аятьтә болай диелә: “Аллаһ, фәрештәләр һәм гыйлем ияләре Аннан башка гаделлек урнаштыручы һичбер илаһ булмаганына шаһитлык итәләр. Ул - Бөек һәм Хикмәт иясе. Аннан башка һичбер илаһ юк” (әлү-Гыймран, 18).

Имам Әбү Хәмид әл-Газалий Шәфии (р.а.) болай дип әйткән: “Әлеге аятьтә Аллаһ башта Үзен, аннары фәрештәләрне һәм гыйлем ияләрен телгә алган. Гыйлемнең өстенлеген, фазыйләтләрен һәм бөеклеген аңлау өчен шушы мисал да җитә” (“Ихья үлюм әд-дин”, имам әл-Газали, 1/5).

Аллаһы Тәгалә “ән-Нәхл” сүрәсенең 78 нче аятендә болай ди: “Аллаһ сезне бернинди белмәгән хәлегездә аналарыгызның карыннарыннан чыгарды, сезгә колаклар, күзләр һәм (аң-зиһен үзәге булган) күңелләр бирде. Бәлки, сез шөкер итәрсез”.

Бине Касир әлеге аятьне тәфсир кылганда болай дип язган: “Аллаһы Раббыбыз Үзенең колларын бернинди белмәгән хәлдә аналарының карыннарыннан чыгаруы турында исләренә төшерә. Аннары Ул аларга тавыш ишетү өчен колаклар, күренә торганнарны күрү өчен күзләр, шулай ук йөрәктә - күңелдә (баш миендә диючеләр дә бар) урнашкан акылны бирә.

Акыл ярдәмендә файда белән зыянны аерырга мөмкин. Әлеге көчләр белән хисләр кешенең яше арткан саен арта бара. Әйтик, ишетү, күрү сәләте һәм акыл кеше үзенең урта яшенә җиткәнче арта. Аллаһы Раббыбыз кешегә боларны барысын да Аллаһы Тәгаләгә гыйбадәт кыла алсын өчен биргән.

Әбү әд-Дардның (р.а.) Аллаһының Рәсүле (с.а.в.с.) болай дип әйткәнен ишетүе турында тапшырыла: “Гыйлем алу теләге, нияте белән (ниндидер) юлга басучыга Аллаһы җәннәткә илтүче юлны җиңеләйтер, хаклыкта, фәрештәләр, үзләренең канәгатьлеген белдереп, гыйлем эзләүче өстенә канатларын җәярләр. Хаклыкта, күкләрдә һәм җирләрдә торучылар, һәм хәтта судагы кит балыгы да гыйлем иясен ярлыкауны, кичерүне сорарлар. Гыйлем иясенең гыйбадәт кылучыдан өстенлегенә килгәндә, әлеге өстенлек айның башка күкне яктыртучылардан өстенлеге кебек һәм, хаклыкта, гыйлем ияләре пәйгамбәрләрнең варислары, дәвамнары булып исәпләнә. Пәйгамбәрләр исә динарларны да, дирхәмнәрне дә мирас итеп калдырмыйлар, алар бары тик гыйлемне мирас итеп калдыралар, аны алучыга олуг нигъмәт эләгәчәк” (Тирмизи, №2682).

Адәм атабыз (а.с.) тарихын искә төшереп үтик әле. Аллаһы Раббыбызның Адәм (а.с.) пәйгамбәргә барлык телләрне һәм бөтен нәрсәләрнең исемнәрен белү нигъмәте бирүе иң зур могҗиза булып санала.

Коръәни-Кәримдә болай диелә: “Ул (Аллаһ) исемнәрнең барчасын аңа өйрәтте” (әл-Бәкара, 31).

Аннары Аллаһы Раббыбыз фәрештәләргә күрсәтелгән нәрсәләрнең исемнәрен атап үтәргә кушты. Фәрештәләр аларны атап үтәргә сәләтсез булуларын күрсәткәч, Аллаһы Тәгалә: “И, Адәм, аларга (күрсәтелгән нәрсәләрнең) исемнәрен әйтеп бир”,- диде (әл-Бәкара, 33).

Тәфсирләрдә әйтелгәнчә, Аллаһы Раббыбыз Адәмгә өйрәткән исемнәр барлык телләрне, шулай ук бөтен нәрсәләрнең мәгънәсен һәм сыйфатларын үз эченә алган. Аннары Адәм (а.с.) гыйлемен үзенең балаларына тапшырган, ул үлгәннән соң, алар дөньяның төрле почмакларына сибелеп урнашканнар һәм билгеле бер телдә сөйләшә башлаганнар. Шушы заманнарда җир шарының һәрбер почмагында ниндидер бер тел өстенлек итә башлый, ә башка телләр онытыла. (Фәхреддин әр-Рази, Тәфсирүл-Кәбир, 2:176).

Шул рәвешле Аллаһы Тәгалә гыйлем ярдәмендә Адәмнең (а.с.) фәрештәләрдән өстен булуын күрсәтә.

Икенче мисал Йосыф (а.с.) белән бәйле. Аны зинданга ябып куйганнан соң, Египет патшасы җиде ябык сыерның җиде көр сыерны ашауларын төшендә күрә. Әлеге төшне бары тик Йосыф (а.с.) пәйгамбәр генә дөрес юрый. Аның юравы буенча, Египетны 7 уңышлы ел көтә, аннары 7 ел рәттән корылык булачак. Шул рәвешле ул Египет патшасына һәм халкына зур сынауга әзерләнергә ярдәм итә. Шуның өчен патша аны зинданнан чыгара. Аллаһы Раббыбыз Йосыф (а.с.) тарихы аркылы гыйлемнең кешеләргә ике дөньяда да зур файда китерүен күрсәтә.

Ислам галимнәре гыйлем алу юлында зур тырышлык куялар.

Ибраһим Җаррах Куфи (соңрак Мисри) болай дигән: “Имам Әбү Йосыф авырып китте һәм мин аның хәлен белергә бардым. Ул аңын җуйган иде. Аңына килгәч, ул миннән:

- Ибраһим, бу мәсьәләгә карата син нинди фикердә?- дип сорады.

- Сезнең хәлегездәме...- дидем мин.

- Бернинди куркыныч та юк. Әйдә, бу мәсьәлә хакында фикер алышыйк әле. Бәлки, бу кемне дә булса коткарыр,- диде ул һәм өстәп куйды: - Ибраһим, хаҗ вакытында таш атуны ничек башкарырга: җәяү атлагандамы, әллә атланып баргандамы?

- Атланып барганда,- дип җавап бирдем мин.

- Юк,- диде ул.

- Җәяү атлаганда,- дидем мин ул чакта.

- Юк,- диде ул.

- Үз фикерегезне әйтегез, Аллаһы сездән разый булсын.

- Кеше туктап дога кылганда, моны җәяү атлаганда эшләү хәерлерәк, ә башка урында - атланып барганда.

Мин аның яныннан торып киттем. Ишек янына барып кына җиттем, ул җан бирде, Аллаһы Тәгалә аңа карата мәрхәмәтле булсын”

Тагын бер мисал имам Әбү Хәнифәнең (р.а.) танылган укучысы Мөхәммәд Шәйбаний (р.а.) тормышыннан алынды.

Ул фани дөньядан бакыйлыкка күчкәч, якыннарыннан берсе төш күрә һәм хәзрәттән:

- Хәлегез ничек, барысы да ничек үтте?- дип сорый.

- Мин колларны (мүкәтәб) азат итүгә бәйле мәсьәлә турында уйлый идем һәм җанымның чыкканын сизмәдем дә,- ди Имам Мөхәммәд (р.а.).

Абдул Хәйй Ләкнавийның “Җәмиус Сәгир” китабында әнә шул хакта язылган.

Аллаһы Раббыбыз безгә бу дөньяда да, ахирәттә дә файда китерерлек гыйлемнәр алырга ярдәм итсен. Аллаһы Тәгалә безне кешенең үзенә дә, тирә-юньдәгеләргә дә зарар китерүче файдасыз гыйлемнәрдән сакласын. Әмин.

Вәгазь РДУМның Голәмәләр шурасы тарафыннан расланды.