Гасыр яшьтәше

Николаевка районы Зур Чирекле авылында яшәүче тыл хезмәтчәне, Бөек Ватан сугышында катнашучының тол хатыны Алия Билал кызы Лихмановага 20 августта 100 яшь тулды.

Николаевка район хакимияте башлыгы Ольга Аблязова 100 яшьлеген билгеләп үтүче Алия Билал кызын кайнар тәбрикләп, нык исәнлек, бәрәкәтле озын гомер, якыннарының җан җылысын тоеп яшәвен теләде. Ә гасыр яшьтәше күңел хатирәләре белән бүлешеп, үзенең зур һәм дус-тату гаиләсе турында сөйләде. Олы яшьтә булуына карамастан, көче һәм энергиясе җитәрлек әле - үз-үзен карый, өй эшләрен башкарырга ярдәм итә һәм оныкчыкларын тәрбияләргә бик теләп булыша.

Үз гомерендә язмышның ачысын да, төчесен дә җитәрлек татыган Алия Билал кызы Лихманова 1925 елның 20 августында Николаевка районы Татар Сайманы авылында дөньяга килә. Мәктәптә башлангыч белемне алып, хезмәт елларын “Искра” авыл хуҗалыгы производство кооперативы фермасында бозаулар карауга багышлый. 1950 елда Зур Чирекле авылы егете - Бөек Ватан сугышының утлы юлларыннан узган Айсә Идиатулла улы Лихмановка кияүгә чыга. Дус-тату, аңлашып яшәп, ике бала тәрбияләп үстерәләр. Хәзер инде аларның алты оныклары белән унике оныкчыклары да бар. Кызганычка, тормыш иптәше Айсә Идиатулла улы 1980 елның 28 ноябрендә фани дөньядан бакыйлыкка күчә. Хәзерге вакытта Алия апа Зур Чирекле авылында үзенең кызы гаиләсендә яши.  

“Дәүләтебезгә, хөкүмәткә рәхмәт - пенсияне вакытында биреп торалар. Кызыма һәм аның гаиләсенә, оныкларым белән оныкчыкларыма да рәхмәтем әйтеп бетергесез. Кем әйтмешли, өрмәгән урынга да утыртмыйлар, әбием, әбикай, дип өзелеп торалар, тәмле ризыклар белән сыйлыйлар. Дөньялар, ил-көннәребез тыныч, имин булсын иде. Сугыш афәтләре бетсен, беркайчан да булмасын. Догалар укыган саен Аллаһы Тәгаләдән һәрвакытта да менә шул турыда сорыйм. Һәммәбезгә дә иман байлыгы, җан тынычлыгы, кайгы-хәсрәтсез тормыш насыйп итсен”,- ди Алия Билал кызы.