Пәйгамбәребез Мөхәммәднең (с.а.в.с.) казанышлары һәм кешелек тарихындагы эзе

Җомга вәгазе

Бисмилләһир рахмәнир рахим!

Барча галәмнәрнең Раббысы булган Аллаhы Тәгаләгә мактау һәм олуглауларыбыз, шөкерләребез, сөекле Пәйгамбәребез Мөхәммәдкә (с.а.в.с.), гаиләсенә, барлык сәхабәләренә һәм Кыямәт көненә кадәр аның юлыннан баручыларга сәлaмнәребез, хәмед-сәнәләребез булсын!

Хөрмәтле мөселман кардәшләребез! Бу атнадагы вәгазебез Пәйгамбәребез Мөхәммәднең (с.а.в.с.) алты иң олы казанышы һәм аның кешелек тарихында калдырган эзе хакында булыр.

Һичшиксез, Пәйгамбәребез Мөхәммәднең (с.а.в.с.) казанышлары кеше тормышының барлык сфераларын да колачлый, ул ике дөньяда да Аллаһы Тәгаләнең ризалыгына ирешү өчен лаеклы, матур, күркәм гомер кичерү үрнәге булып тора. Һәрбер кеше аның тормышыннан үрнәк алып, аның юлыннан барып, үз эшендә уңышка ирешә ала. Бүген Аллаһы Рәсүленең (с.а.в.с.) алты иң олы казанышын аерым билгеләп үтәсебез килә.

Пәйгамбәр буларак беренче казанышы – Аллаһының бердәнбер булуына ихластан инануы. Бу – көч өстәүче, хәлне үзгәртүче, ялган илаһларны җимереп ташлаучы инану. Кешелек дөньясы Кыямәт көненә чаклы башка беркайчан да моның кебек нәрсәгә ирешә алмас. Моңа кадәр адәм балалары файда да, зыян да китермәгән, бирмәгән дә, алмаган да нәрсәләргә гыйбадәт кыла башлаган очраклар күп була. Шушы кешеләр шигъри, фәлсәфи, сәяси һәм социаль идеяләр таратып, чит-ят мәхәлләләрне үзләренә буйсындыралар. Кайберләре үзләре үк булдырган әйберләр каршына басып гыйбадәт кыла. Үзләре ясаган сыннардан куркалар һәм шул ук вакытта алар яхшылык китерер дип өметләнәләр. Кешеләр, гомерләрен вәсвәсәләр һәм фантазияләр дөньясында үткәреп, таулар, елгалар, агачлар, тере мәхлуклар, җаннар һәм җеннәр, шулай ук табигать күренешләре һәм хәтта бөҗәкләр белән суалчаннар алдында түбәнчелек белән баш иеп, гыйбадәт кылалар. Шундый яшәү рәвеше һәм уй-фикер йөртүнең аяныч нәтиҗәсе буларак, аларда курку хисе барлыкка килә, җан вә күңел тынычлыгы, тотрыклылык, иминлек юкка чыга. Аллаһының Рәсүле (с.а.в.с.) ихлас, саф, җиңел һәм җанландыручы инануы ярдәмендә аларны боларның барысыннан да арындыра. Алар Аллаһы Тәгаләдән башка бүтән беркемнән дә курыкмый башлыйлар. Адәм балалары фәкать Аллаһы гына файда һәм зыян китерүенә, нәрсә дә булса бирүенә һәм алуына, кешенең барлык ихтыяҗларын да канәгатьләндерүенә ышаналар. Һәм дөнья бик нык үзгәрә – кешеләр Аллаһыдан башка беркемгә дә гыйбадәт кылмый башлый, алар Раббыбыздан башка беркемнән һәм бернәрсәдән дә ярдәм көтмиләр. Аллаһының бердәнбер булуына инану кешегә бөтен нәрсәнең дә бердәм булуын тою хисе бирә һәм ул үзенең Аллаһының иң затлы барлыгы, җир йөзендәге әфәндесе һәм вәкиле булуын, бары тик Аңа гына буйсынырга, Аның гына әмерләрен, кушканнарын үтәргә, тыйганнарыннан тыелырга тиеш икәнлеген аңларга ярдәм итә. Шулай итеп, Аллаһының бердәнбер булуына инануы Пәйгамбәребезнең (с.а.в.с.) кешелек дөньясына иң кыйммәтле бүләге булып тора. Менә шул бүләк аркасында кешелек олы бәхеткә ирешә.

Пәйгамбәрлек миссиясенең кешелек алдындагы икенче казанышы – барча кешеләрнең дә тигез һәм бердәм булуы. Җәмгыять кабиләләр, кавемнәр, катламнар һәм кече халыкларга бүленгән була. Халык катламнары арасында аерма искиткеч зур була, әйтерсең лә, сүз кеше белән хайван, ирекле кеше белән кол, гыйбадәт кылучы белән гыйбадәт кылу объекты арасындагы аерма турында бара. Кешеләрнең бердәм һәм тигез булырга тиешлеге хакында уй хәтта башларына да килми. Озак гасырларга сузылган тынлык һәм караңгылык пәрдәсен ертып, Аллаһының Рәсүле (с.а.в.с.) халыкның аңын һәм хәлне тамырдан үзгәртерлек сүзләр белән мөрәҗәгать итә: “Әй, кешеләр, хаклыкта, сезнең Раббыгыз Бердәнбер һәм, хаклыкта, сезнең атагыз бер: сез барыгыз да Адәмнән барлыкка килдегез, ә Адәм туфрактан барлыкка килде. Сезнең арагызда иң тәкъвалы булучы Аллаһы каршында иң дәрәҗәлесе. Гарәпнең, тәкъвалыгыннан башка, бүтән халыклар вәкилләре алдында бернинди өстенлеге дә юк”.

Әлеге сүзләр барлык заманнарда да куркынычсызлык һәм иминлеккә нигезләнгән ике юлламаны үз эченә ала: Раббыбызның Бердәнбер булуы һәм халыкларның бердәмлеге. Кеше кешегә ике яктан да туган. Кеше кешегә икеләтә туган. Бер яктан, аларның Раббысы бердәнбер, икенче яктан, аларның аталары бер.

Пәйгамбәрлек миссиясенең өченче казанышы – кешегә хөрмәт күрсәтү һәм аның олы зат булуы хакында игълан итү. Ислам дине килгәнче кешенең дәрәҗәсе бик тә түбән була. Чынлыкта, җир йөзендә аның кебек түбәнсетелгән бер генә җан иясе дә булмый. Изге итеп санаган кайбер хайваннар турында әкиятләр чыгаралар, аларга табыналар, хөрмәт күрсәтәләр. Әлеге хайваннарга табынучылар, кешегә караганда, аларны күбрәк сакларга һәм якларга кирәк, дип саныйлар. Кайбер хайваннар хөрмәтенә кешеләрне корбан итеп чалучылар да табыла. Егерменче гасырда күпкә алга киткән илләрдә без моның мисалларын күрдек. Мөхәммәд әфәндебез (с.а.в.с.) кешегә карата булган хөрмәтне һәм кыйммәтне кире кайтара. Ул кешенең бу дөньяда иң олы барлык булуын һәм бары тик кеше генә яратуга һәм кайгыртучанлыкка лаек икәнлеген аңлата. Аллаһы Тәгалә Коръәни-Кәримдә болай ди: “Ул (Аллаһ) Җирдә булганнарның бөтенесен сезнең (мәнфәгатегез) өчен яралтты” (2:29), “Без Адәм улларын шәрәфле кылдык. Аларны корыда һәм диңгездә йөрттек. Аларга ризыклар бирдек һәм Без бар иткән мәхлукларның күбесеннән аларны өстен кылдык” (17:70).

Пәйгамбәрлек миссиясенең дүртенче казанышы – аңа кадәрге кешелек кавеме Аллаһының рәхмәтенә өмет-ышанычын югалта һәм сәламәт кеше табигатенә тискәре карашта була. Шушы тарихи чорда Аллаһының Рәсүле (с.а.в.с.) бөтен куәтенә һәм ачык итеп, кешенең табигате чиста такта кебек дөньяга килә, анда берни дә язылмаган әле, әмма күркәм рәсем ясап куярга мөмкин, дип игълан итә. Кеше үзенең тормыш юлын чиста биттән башлый һәм фәкать эш-гамәлләре белән генә әҗер-савапка яки җәзага, җәннәткә яки тәмугка лаек була, беркем дә башка кешеләр өчен җавап тотмый, дип әйтә. Коръәндә күп тапкырлар, кеше бары тик үзе өчен генә җавап тота һәм тырышлыклары әҗер-савап булып үзенә кайтачак, диелә: “Һичшиксез, бер генә җан да башка берәүнең (гөнаһ) йөген өстенә алмаячак. Кешегә үзе омтылган нәрсә генә булачак. Аның тырышуы тиздән күрсәтеләчәк. Шуннан соң ул (кеше) тулысынча әҗерен алачак” (53, 38-41).

Мөхәммәд әфәндебез (с.а.в.с.) калдырган бишенче эз – ул дин белән дөньяви эшләр арасында барлыкка килгән тирән упкынны бетереп, бер-берсеннән ерак булган шушы ике нәрсәне бер-берсен кочаклаучы, үзара тату яшәүче иң яхшы дусларга әверелдерүе. Хаклыкта, Мөхәммәд (с.а.в.с.) – бердәмлек Рәсүле, берүк вакытта ул (иман китерүчеләрне) яхшы хәбәрләре белән шатландыра һәм (иман китермәүчеләрне) җәза бирү көне якынлашуы турында кисәтә. Ул ике лагерьда дошманлашып яшәүче кешелек дөньясын бердәм иман, Аллаһыдан әҗер-саваплар алу өмете, кешеләргә мәрхәмәт күрсәтү һәм Раббыбызның ризалыгына омтылу фронтына берләштерә. Пәйгамбәребез (с.а.в.с.) безгә гаҗәеп тирән мәгънәле дога өйрәтеп калдыра: “И, Раббыбыз! Безгә дөньяда да (нигъмәт, җитәрлек һәм хәләл ризык, изге тормыш иптәше, сәламәтлек, дошманнарны җиңү, Коръәнне аңлау, игелекле бәндәләр белән бергә булу, гыйлем һәм гыйбадәт кебек) яхшы нәрсәләр бир, Ахирәттә дә (кабердән сөенеч белән калку, начар хисаптан котылу, мәхшәрнең дәһшәтеннән иминлек, җәннәткә газапсыз керү һәм Аллаһы Тәгаләнең җәмалын күрү ләззәте кебек) яхшы нәрсәләр бир һәм безне (гафу итеп) Утның газабыннан (һәм ул газапка илтә торган гөнаһлардан) сакла!”

Иманлы кешенең үз тормышын Пәйгамбәребез (с.а.в.с.) сүзләренә тәңгәл китереп алып баруы барлык үсеш һәм эшчәнлек өлкәләренә дә кагыла. Кеше ихлас күңелле, дөрес ниятле булып, Аллаһының ризалыгына һәм рәхмәтенә омтылырга тиеш.

Пәйгамбәребез (с.а.в.с.) калдырган алтынчы эз яки кешелек тормышында кылган кискен борылыш – ул кешене көчен сарыф итү чынлап та кирәк булган эшчәнлек сфераларына китерүе.

Мөхәммәд әфәндебез (с.а.в.с.) килгәнче кеше нинди максат белән яшәвен, кайсы тарафка баруын һәм кая барып җитүен, таланты белән тырышлыгын нәрсәгә сарыф итү дөресрәк булуын төгәл генә белми. Наданлык заманнарында кеше үзе үк уйлап тапкан рольләр кысалары белән чикләнгән, алар бик тә кысынкы булып, бөтен көчен тартып алганнар. Аның фикеренчә, барыннан да күбрәк мал, байлык туплап, мөмкин кадәр күбрәк кешеләр һәм җирләр белән идарә итүче генә уңышлы һәм күренекле шәхес үрнәге була ала.

Миллионлаган кеше гүзәл чәчәкләр, гаҗәеп тавышлар һәм затлы ризыклардан ләззәт табып, еш кына чыпчык чыркылдавына охшарга тырышып, тәвис кош яки берәр төрле хайван сыман киенеп йөргән. Аларның теләк-омтылышы шуннан да югарырак була алмаган. Ә меңләгән кешеләр патша сарайлары тирәсендә бөтерелеп, бөтен булган акылын һәм вакытын власть тотучыларга ялагайланып, тәлинкә тотып, байларга ярарга тырышып, тираннарга буйсынып һәм бернинди файдасы да булмаган китаплар укып үткәргән. Шул вакытта Пәйгамбәребез Мөхәммәд (с.а.в.с.) килеп халык алдында кешенең иң югары, төп максатын билгели һәм аны кешеләрнең калебләренә сеңдерә. Кеше алдында торган төп бурыч – көчен, талантын, теләген һәм омтылышын барча галәмнәрнең, җир-күкләрнең Раббысы булган Аллаһыны танып белүгә, Аның атрибутларын, көчен, акылын өйрәнүгә, иманын һәм инануын ныгытуга, Аның рәхмәтенә һәм ризалыгына омтылуга, шулай ук тәкъдирнең яхшысы да, начары да фәкать Аңардан булуына инануга юнәлтү. Пәйгамбәребез (с.а.в.с.) әйтүенчә, кеше өчен чын бәхет һәм тулылык, йөрәк һәм күңел күтәренкелеге менә шул була инде.

Шушы кискен борылыш һәм кешелек тарихындагы яңа этап – Мөхәммәднең (с.а.в.с.) могҗизасы, аның иңдерелүе нәтиҗәсе һәм бөтен җирне, барча заманнарны биләп алган Раббыбыз рәхмәтенең бер күренеше. Коръәни-Кәримдә болай диелә: “(Рәсүлем!) Без сине бөтен галәмнәр өчен бер рәхмәт итеп җибәрдек” (21:107).  

Вәгазь РДУМның Голәмәләр шурасы тарафыннан әзерләнде.