Әбү Бәкр әс-Сыйддыкның (р.а.) дәрәҗәсе хакында
Җомга вәгазе
Бисмилләһир рахмәнир рахим!

Барча галәмнәрнең Раббысы булган Аллаhы Тәгаләгә мактау һәм олуглауларыбыз, шөкерләребез, сөекле Пәйгамбәребез Мөхәммәдкә (с.а.в.с.), гаиләсенә, барлык сәхабәләренә һәм Кыямәт көненә кадәр аның юлыннан баручыларга сәлaмнәребез, хәмед-сәнәләребез булсын!
Бүгенге вәгазебез Әбү Бәкр әс-Сыйддыкның (р.а.) яхшы сыйфатлары, дәрәҗәсе хакында булыр.
Әбү Бәкр (р.а.) – иң олуг сәхабә. Аллаһының Рәсүле (с.а.в.с.) аның турында: “Пәйгамбәрләр һәм рәсүлләрдән башка, Әбү Бәкрдән дә дәрәҗәлерәк кеше өстеннән кояш чыкмады һәм иңмәде”,- дип әйткән (Имам Әхмәд).
Сөекле Пәйгамбәребез (с.а.в.с.) аның тарафына бик күп мактау сүзләре яңгыраткан: “Ул – иман ныклыгы”, “Әгәр үлчәүнең бер ягына барлык кешеләрнең иманын, ә икенче ягына Әбү Бәкрнең иманын куйсак, Әбү Бәкрнең иманы авыррак булыр” (әл-Бәйхаки “Шү әб әл-иман” 35 (1/143).
Әбү Бәкрне (р.а.) Абдуллах дип йөрткәннәр. Ул – Әбү Күхәф баласы, улы һәм җиденче буында сөекле Пәйгамбәребезнең (с.а.в.с.) туганы.
Ул “Фил” вакыйгаларыннан соң ике ел да өч ай үткәч дөньяга килә. “Игелек анасы” (Үмме әл-Хәйр) кушаматлы әнисе Сәлмә Ислам диненең беренче елларында ук мөслимә була. Әтисе Әбү Күхәф мөселманнар Мәккәне яулап алганнан соң Ислам динен кабул итү бәхетенә ирешә.
Әбү Бәкр (р.а.) Ислам динен кабул иткәнче төрле начар гадәтләрдән ерак була һәм бер тамчы да шәраб эчми.
Әбү Бәкр (р.а.) аңлаешлы итеп сөйли, ул искиткеч матур, гәүдәсе ябык, буе уртачадан зуррак була. Аның йөзе ябык, күзләре эчкә баткан, шишкасыман маңгайлы һәм сирәк сакаллы булуы турында да мәгълүм.
“Барлык кешеләр арасында минем иң яраткан кешем – Айшә (Гайшә), ә ир-атлар арасында – аңын әтисе” (Мөслим).
“Хаклыкта, миңа карата дуслыкта һәм мөлкәттә иң юмарт булган – Әбү Бәкр. Өммәтебездән дус сайларга туры килсә, Әбү Бәкрне сайлар идем. Әмма мөселманнар арасындагы туганлык, кардәшлек шәхси дуслыктан өстенрәк. Әбү Бәкрнең ишегеннән башка, мәчетләрдә барлык кече ишекләрне дә япсыннар” (Бохари).
Гайшәдән (р.а.) тапшырылганча, Әбү Бәкр (р.а.) Пәйгамбәребез (с.а.в.с.) хакына кырык мең (алтын һәм көмеш тәңкәләр) сарыф итә.
Әбү Бәкрне (р.а.) – Абдуллах, әтисен Усман дип йөртәләр. Аллаһының Рәсүле (с.а.в.с.) аңа: “Син тәмуг газабыннан азат ителдең”,- дип әйтә. Шуннан соң аны Атик – “азат ителгән” дип атый башлыйлар (Шәрх Сәхих әл-Бохари, бине Бәттәл).
Олуг сәхабә турында без белергә тиеш булганнарны санап үтик әле:
- Әбү Бәкр (р.а.) исеме “Гыйффәтлелек атасы” дигән мәгънәгә ия. Бу – аның өстәмә исеме. Күнья (кемгә дә булса улының (сирәгрәк кызының) исеме
буенча бирелгән һәм ирләр өчен - әбү, хатыннар өчен өмме дип
башлана торган хөрмәтле кушамат) – нәтиҗәдә иң билгеле исеменә әверелә. Аны Абдуллах бине Усман (р.а.) дип атап йөртәләр. Әтисе Әбү Күхәфнең күньясе. Әнисе Сәлмә исемле була, аның күньясе – Өммел Хәйр. - Ул Пәйгамбәребездән (с.а.в.с.) ике яшькә яшьрәк була. Аллаһының Рәсүле (с.а.в.с.) вафатыннан соң тагын әле ике ел да өч ай яши һәм Пәйгамбәребез (с.а.в.с.) кебек үк 63 яшендә фанилыктан бакыйлыкка күчә.
- Әбү Бәкр (р.а.), барлык пәйгамбәрләр һәм рәсүлләрдән соң, кешеләр арасында иң зур, олуг дәрәҗәгә ия була. Югарыда китерелгән хәдисләр моңа дәлил булып тора.
- Ул Пәйгамбәребезнең (с.а.в.с.) иң якын, ышанычлы дусты һәм киңәшчесе була. Кайчак аны Аллаһы Рәсүленең (с.а.в.с.) вәзире дип атыйлар.
- Әбү Бәкр (р.а.) – ир-атлар арасында Ислам динен иң беренче булып кабул иткән кеше.
- Ул бөтен мал-мөлкәтен, байлыгын Аллаһы Тәгалә юлында сарыф итә. Берничә колны акча түләп ала һәм азат итеп, иреккә чыгара, алар арасында Биләл (р.а.) дә була.
- Пәйгамбәребез (с.а.в.с.) Мәккәдән Мәдинәгә күченгән вакытта ул аны озата бара. Һәм Сәур тавындагы мәгәрәдә аның белән бергә берничә төн үткәрә. Аллаһының Рәсүлен (с.а.в.с.) хәленнән килгән кадәр саклый һәм яклый.
- Аның Гайшә (р.а.) исемле кызы Аллаһының Рәсүлендә (с.а.в.с.) кияүдә була.
- Ул Пәйгамбәребез (с.а.в.с.) исән вакытта ук имам сыйфатында җәмәгать намазын укыта.
- Ул раузатүл мүтәххәрәдә Пәйгамбәребез (с.а.в.с.) янәшәсендә җирләнгән – дәфен кылынган.
- Аның өстәмә исемнәре – “Сыйддык” – (туры, гадел, дөреслекне ярата торган) һәм “Атик” – (тәмуг газабыннан азат ителгән).
- Әбү Бәкр (р.а.) – исән вакытында җәннәт белән шатландырылган ун сәхабәләрнең берсе.
- Ул рухи, дини яктан Аллаһының Рәсүленә (с.а.в.с.) мөмкин булган кадәр якыная. Барлык сөннәтләрне дә үти. Аның белән Аллаһының Рәсүле (с.а.в.с.) арасында бары тик пәйгамбәрлек дәрәҗәсе генә кала.
- Әбү Бәкрнең (р.а.) Катилә, Өмме Рүммән, Әсма һәм Хабибә исемле дүрт хатыны була. Аның алты баласы – өч малай белән өч кызы туа. Уллары – Абдуллах, Абдуррахман һәм Мөхәммәд, кызлары – Әсма, Гайшә һәм Өмме Гөлсем.
- Ул ике ел да өч ай дәвамында дәүләт белән идарә итә. Аннары сәхабәләргә Үмәр бине әл-Хәттабны хәлиф итеп сайларга тәкъдим итә. Алар әлеге тәкъдимне хуплыйлар.
- Әбү Бәкр (р.а.) күп сәхабәләрнең Ислам динен кабул итүенә сәбәпче була.
Менә алар: Усман бине Аффән, Тәлхә бине Үбәйдуллах, Зөбәер бине Әввәм, Сәд бине Әбү Вәккас, Усман бине Мәзүн, Әбү Үбәйдә бине Җәррах, Абдуррахман бине Әвф, Әбү Саләмә бине Абдуләсәд, Әркәм бине Әбү әл-Әркам һәм башкалар (ридвануллахи тәәгалә аләйһим әҗмәгыйн). Алар барысы да Ислам динен Әбү Бәкр (р.а.) аркылы кабул итәләр.
- Әбү Бәкрнең (р.а.) бөтен гаиләсе – әти-әнисе, хәләл җефете, балалары һәм оныклары Ислам динен кабул итәләр. Туганнарының дүрт буыны вәкилләре дә сәхабә булу бәхетенә ирешә.
- Ул зирәк һәм үткен акыллы, сизгер кеше була. Пәйгамбәребез (с.а.в.с.) бакыйлыкка күчкәч, өммәт арасында күп катлаулы мәсьәләләр килеп чыга. Икейөзле кешеләр – монафыйклар Ислам диненнән читләшәләр. Кайбер кабиләләр зәкят түләүдән баш тарта. Ялган пәйгамбәрләр пәйда була. Аңа боларга каршы көрәшергә һәм Ислам дине позицияләрен якларга туры килә.
Аллаһы Раббыбыз һәммәбездән дә разый булсын һәм безне барыбызны да Фирдәүс җәннәтләренә җыйсын иде. Әмин.
Вәгазь РДУМның Голәмәләр шурасы тарафыннан расланды.