Гошер сәдакасы
Җомга вәгазе
Бисмилләһир рахмәнир рахим!

Барча галәмнәрнең Раббысы булган Аллаhы Тәгаләгә мактау һәм олуглауларыбыз, шөкерләребез, сөекле Пәйгамбәребез Мөхәммәдкә (с.а.в.с.), гаиләсенә, барлык сәхабәләренә һәм Кыямәт көненә кадәр аның юлыннан баручыларга сәлaмнәребез, хәмед-сәнәләребез булсын!
Бүгенге вәгазебез гошер сәдакасы – авыл хуҗалыгы продукциясеннән, яшелчәләр белән җиләк-җимешләрдән зәкят түләү хакында булыр.
Авыл хуҗалыгы продукциясеннән зәкят түләү бурычы Коръән-Кәрим, сөннәт белән иҗмага нигезләнә.
Аллаһы Раббыбыз Коръәндә: “...урып (җыеп) алган көнне исә хакын (гошер һәм зәкятен) (мохтаҗларга) бирегез”,- дип боера (әл-Әнгам, 141).
Бине Аббәс (р.а.) аятьтәге “хакын” сүзе зәкят түләү мәҗбүри дигән мәгънәне аңлата, дип әйткән. Шулай ук ул, сүз “гошер” яки “гошернең яртысы”, ягъни уңышның 1/20 өлеше турында бара, дип ачыклык керткән.
Аллаһы Тәгалә Коръәндә болай ди: “И, иман китерүчеләр! (Кәсеп итеп) Тапканнарыгызның иң яхшыларын (хәләлләрен) һәм Безнең сезнең өчен җирдән чыгарган нәрсәләребездән (сәдака итеп) сарыф итегез” (әл-Бәкара, 267).
Зәкятне тагын әле “нәфәка” – ризык дип тә атыйлар. Түбәндәге аять моңа дәлил булып тора: “Алтын һәм көмеш җыйган һәм аларны Аллаһ юлында (зәкят биреп) сарыф итмәгән кешеләрне тилмерткеч бер газап белән сөендер” (әт-Тәүбә, 34).
Сөекле Пәйгамбәребез (с.а.в.с.): “Яңгыр яки чишмә суы белән сугарылган, яки табигате белән дымлы җирләрдән җыеп алынган уңышның 1/10 өлешен зәкят итеп түләргә кирәк. Ә маллардан яки суны кул белән ташып сибелгән җирләрдән алган уңыштан зәкят 1/20 нисбәтендә түләнелә. Елга яки яңгыр суы сибелгән җирләрдән зәкят – гошер, ягъни 1/10 өлеше түләнелә. Дөяләр ярдәмендә сибелгән җирләргә килгәндә, зәкятне 1/20 нисбәтендә түләргә кирәк”,- дип әйткән (Бохари, Зәкят, 55; Мөслим, Зәкят, 8; Әбү Дәүд, Зәкят, 5, 12; Тирмизи, Зәкят, 14; Нәсаи, Зәкят, 25; бине Мәҗә, Зәкят, 17; Дәрими, Зәкят, 29; Мәлик, Мүвәттә, Зәкят, 33).
Билгеле булганча, барлык мөселман галимнәре дә, авыл хуҗалыгы продукциясеннән зәкят – гошер түләү мәҗбүри (обязательно), дигән фикердә.
Авыл хуҗалыгы продукциясеннән зәкят түләү шартлары
Авыл хуҗалыгы продукциясеннән зәкят түләүченең камил акыллы һәм балигълык яшенә җиткән булуы мө һим түгел, ә менә дине буенча мөселман булуы мәҗбүри.
Хәнәфи мәзһәбе вәкилләре, авыл хуҗалыгы продукциясеннән зәкят түләү мәҗбүри булсын өчен түбәндәге шартлар үтәлергә тиеш, дип саный:
а) Җир гошер җир булырга тиеш. Хәрәҗ җирдән гошер түләнелми.
б) Җирләр авыл хуҗалыгы продукциясе үстерү өчен яраклы булырга тиеш. Әгәр җирләр яраксыз булса, гошер түләү мәҗбүри түгел, чөнки гошер бары тик җыеп алынган уңыштан гына түләнелә.
в) Җирләр уңыш үстереп, табыш алу һәм капиталны арттыру максатында эшкәртелергә тиеш. Менә шуңа күрә имән, нарат, тупыл агачларыннан һәм шуның ише үсемлекләрдән гошер түләү мәҗбүри түгел. Әгәр алар товарлар группасына кертелеп, материал яки ягулык сыйфатында кулланылса, зәкят түләү мәҗбүри булып санала.
Авыл хуҗалыгы продукциясе, хайваннар кебек үк, матди кыйммәтләр булып исәпләнә. Шунлыктан сәхабәләр заманыннан алып Госманлы хәлифәлеге вакытында да зәкят дәүләт органнары тарафыннан алынган. Дәүләткә түләнелгән зәкят саны җирнең төреннән чыгып үзгәртелгән. Әлеге зәкятне сәдака, хәрәҗ яки аренда түләве дип санарга мөмкин. Димәк, хәзерге вакытта мөселманнар ия булган җирләрне менә шул рәвешле бәяләргә була.
Зәкят түләнелергә тиешле авыл хуҗалыгы продукциясе
Әбү Хәнифә фикеренчә, авыл хуҗалыгы продукциясеннән зәкят түләү турында сүз барганда, нисаб мәсьәләсенә кагылырга кирәкми. Бодай, арпа, дөге, тары, карбыз, кыяр, баклажан, помидор, шикәр тростнигы, финик – хөрмә җимеше, виноград һәм шуның ише башка авыл хуҗалыгы продукциясеннән зәкят теләсә нинди шартларда да түләнелә. Зәкят түләү мәҗбүри булуы хакында хәдистә дә әйтелә: “Җирдән алынган продукциядән гошер түләргә кирәк” (Зәйләи, Нәсбүр-рае, 2/384).
Уңышны елына берничә тапкыр җыеп ала торган җирлекләрдә гошер шулай ук елына берничә мәртәбә түләнелә.
Әбү Хәнифә фикеренчә, җирдән үсеп чыккан яки кешеләр кулы белән үстерелгән авыл хуҗалыгы продукциясеннән гошер сәдакасы бирергә кирәк. Гошер налогның бер төре булганга, ислам дәүләтләренең аны түләргә мәҗбүр итү хокукы бар. Шуңа күрә гошер җирдән алынган барлык төр уңыштан да түләнелә.
Әбү Йосыф һәм Имам Мөхәммәд фикеренчә, авыл хуҗалыгы продукциясенең нисабы 5 “вәск”, ягъни бер тонна тәшкил итә. Димәк, гошер җыеп алынган уңыш күләме бер тоннадан арткан очракта гына түләнелә. Моннан тыш, авыл хуҗалыгы продукциясе бер ел буе саклана алырлык булырга тиеш. Менә шуңа күрә груша, алма, персик, абрикос, помидор, борыч кебек яшелчәләр һәм җиләк-җимешләрдән гошер түләү мәҗбүри түгел. Билгеле булганча, аларны озак вакыт саклавы мөмкин түгел.
Эшкәртелә торган җирләр яңгыр суы белән сугарылса, гошер 1/10 нисбәтендә түләнелә. Әгәр чәчүлек җирләр электр насослары ярдәмендә җибәрелә торган яки сатып алынган су белән сугарылса, гошер 1/20 нисбәтендә түләнелә.
Гошер сәдакасын биргәндә орлык бәясен, эшчеләргә түләнелгән хезмәт хакын, су сибү һәм ашлама чыгымнарын исәпкә алырга кирәк, чөнки сугарылган җирләрләрдән гошер 1/20 нисбәтендә түләнелә һәм чыгымнарның каплануы ихтимал. Мәсәлән, сугарылмаган җирләрдә үстерелгән ун тонна бодайдан гошер сәдакасы бер тонна тәшкил итсә, сугарылган җирләрдән гошер шуның яртысы күләмендә бирелә. Әлбәттә, сугарылган җирләрдән уңыш күбрәк җыеп алына, шул ук вакытта гошер сәдакасы күләме кими.
Умарта кортлары гошер җирдән җыйган балдан зәкятне 1/10 нисбәтендә түләргә кирәк. Шул ук вакытта хәрәҗ җирдән яки урман болыннарыннан җыйган балдан гошер түләнелми. Хәдистә бу хакта әнә шулай дип әйтелгән: “Әбү Сәййара (р.а.) сөйләгән: “Шулай бервакыт Аллаһының Рәсүленнән (с.а.в.с.) сорадым: “Әй, Аллаһының Рәсүле! Минем умарта кортларым бар!”- дидем. Ул: “Алардан гошер түлә!”- диде (бине Мәҗә, Зәкят, 20). Билгеле булганча, Пәйгамбәребез (с.а.в.с.) Йәмән халкына мөрәҗәгать итеп болай дигән: “Бал җитештерүчеләрдән гошер түләүләрен таләп итәргә кирәк” (Зәйләи, Нәсбүр-рәе, 3/390). Шәфигыйлар белән мәликиләр фикеренчә, балдан зәкят түләнелми. Алар Имам Тирмизи фикереннән чыгып эш итә. Ягъни ул, балдан зәкят түләү турында дөрес, расланган мәгълүматлар юк, дигән. Моннан тыш, шәфигыйлар белән мәликиләр балны сөт белән чагыштыралар (Зүхәйли, 2/709).
Зәйтүн (оливки) һәм көнбагыш уңышыннан гошер бирелсә, алардан сыгып алынган майдан гошер түләнелми. Әмма кем дә булса әлеге майны алып сату өчен юнәтсә, “сәүдә әйбере” буларак аңардан зәкят түләргә кирәк булачак.
Авыл хуҗалыгы продукциясе өлгергәннән соң гына гошер сәдакасы бирелә. Алар өлгереп җиткәнче гошер алырга ярамый. Өлгереп бетмәгән продукциядән гошер түләтү катгый рәвештә тыела. Җир хуҗалары авыл хуҗалыгы продукциясе өлгереп беткәч, теләкләре булган очракта, гошер сәдакасы бирә ала. Коръән аятендә әнә шул хакта әйтелә: “Тапканнарыгызның иң яхшыларын (хәләлләрен) һәм Безнең сезнең өчен җирдән чыгарган нәрсәләребездән (Аллаһы хакына) сарыф итегез” (әл-Бәкара, 267).
Гошер сәдакасы әле бирелмәгән авыл хуҗалыгы продукциясе ризык итеп кулланылса, шул ук мизгелдә гошер түләүне ниятләргә кирәк. Мәсәлән, Әбү Хәнифә фикеренчә, 10 кг виноград җыеп алынса, шуның 1 килограммын зәкят сәдакасы итеп бирергә кирәк. Гошер җирдән авыл хуҗалыгы продукциясе рәвешендә гошер яки аренда түләве вакытында түләнелмәсә, яки хуҗасы үлеп китсә, гошерне барыбер түләргә кирәк булачак.
Әбү Йосыф белән Имам Мөхәммәд фикеренчә, авыл хуҗалыгы продукциясенең бер тоннасы нисабын исәпләгәндә, төрле төрдәге яшелчәләр белән җиләк-җимешләрне бергә кушып санау дөрес булмый. Авыл хуҗалыгы продукциясенең һәрбер төре зәкят түләү таләп ителгән нисаб санында булырга тиеш. Хуҗасы булмаган яки җәмәгатьчелек карамагына тапшырылган гошер җирләрдән дә гошер бирелә, чөнки гошер җирдән түгел, ә уңыштан түләнелә.
Әбү Хәнифә фикеренчә, арендага бирелгән җирдән налогны арендага бирүче түләргә тиеш, чөнки зәкят – ул җиргә налог. Ә уңышка арендага бирүче хуҗа, чөнки аңа җирдән файдаланган өчен түләп торалар.
Хәнәфиләрдән кала, күпчелек галимнәр, Әбү Йосыф һәм Имам Мөхәммәд фикеренчә, арендадагы җирләр өчен зәкятне арендага алучы түләргә бурычлы, чөнки гошер ул үстергән уңыштан түләнелә, ә җир аңа вакытлыча файдалану өчен тапшырылган. Башта хәнәфиләр Әбү Хәнифә фикеренә таянып фәтвә чыгара, аннары фәкиһлар Әбү Йосыф белән Имам Мөхәммәд фикеренә таянып эш итә (әл-Кәсани, 2/56; әш-Ширбини, 1/382; әз-Зүхәйли, 2/280; бине Хүмәм, 2/8; әл-Мәйдани, 1/154).
Аллаһы Тәгалә Раббыбызның чиксез шәфкать һәм мәрхәмәте, юмартлыгы аркасында җыеп алган уңышлардан гошер сәдакаларыбызны дөрес аңлап түләргә ярдәм итсен иде.
Вәгазь РДУМның Голәмәләр шурасы тарафыннан әзерләнде.