Сәламәт тәндә – сау акыл

Җомга вәгазе

Бисмилләһир рахмәнир рахим!

Барча галәмнәрнең Раббысы булган Аллаһыга мактауларыбыз һәм шөкерләребез, Пәйгамбәребез Мөхәммәдкә (с.а.в.с.), аның гаиләсенә, сәхабәләренә һәм Кыямәт көненә кадәр аңа иярүчеләргә сәламнәребез, хәмед-сәнәләребез булсын.

Хөрмәтле җәмәгать, бүгенге вәгазебез спорт – ул сөннәт дигән темага булыр.

Даими физик күнегүләр һәм спорт белән шөгыльләнү ярдәмендә сәламәтлегебезне ныгытырга тиеш булуыбыз турында һәркайсыбыз белә. Әмма көндәлек мәшәкатьләр – эш, уку, гаилә, дуслар белән аралашу аркасында еш кына спорт күнегүләрен башкару өчен вакыт таба алмыйбыз. Бу безнең иң зур җитешсезлегебез, зур хатабыз. Чөнки Ислам дине физик күнегүләр ярдәмендә сәламәтлегебезне сакларга куша. Пәйгамбәребез Мөхәммәд (с.а.в.с.) заманында башланган әлеге традиция бүген дә дәвам итәргә тиеш.

Кызганычка, кайберәүләр, физик күнегүләр һәм спорт – бары тик дөньяви шөгыль генә һәм мөселманнар тормышында аларга урын юк, дип уйлый. Әмма Пәйгамбәребезнең (с.а.в.с.) хәдисләре һәм сөннәте моның киресен исбатлый, ягъни физик күнегүләр белән шөгыльләнү кирәклеген күрсәтә.

Пәйгамбәребез (с.а.в.с.) һәм аның сәхабәләре физик яктан бик тә яхшы әзерләнгән була. Ул заманнарда тормыш шартлары күпкә кырысрак була бит: ерак араларны җәяү үтәргә туры килә, ир-атлар җан асрау өчен ауга йөриләр, алар хәзерге кебек телевизор каршына утырып яки юк-бар сөйләп вакытларын бушка уздырмаганнар. Пәйгамбәребезнең (с.а.в.с.) мөселманнарга сәламәтлекләрен саклау һәм тышкы агрессиягә каршы тору өчен сугышчан сәнгать төрләре белән шөгыльләнергә киңәш итүенә күп санлы дәлилләр бар. Аллаһының Рәсүле (с.а.в.с.) үзенең хәдисендә уктан ату, атка атланып йөрү белән шөгыльләнергә, гаилә белән аралашырга һәм йөзәргә өйрәнергә киңәш итә (әт-Тәбарани).

Спорт – ул физик активлык, аның максаты физик сәләтне үстерүдән һәм организмны савыктырудан гыйбарәт. Димәк, һәрбер кеше, ничә яшьтә булуына карамастан, спорт белән шөгыльләнә ала.

Аллаһының Рәсүле (с.а.в.с.) – кайчан да булса җир йөзенә килеп киткән иң шәрәфле, күркәм кеше. Шулай ук ул Аллаһы Тәгаләнең иң яраткан барлыгы. Аның гомеренең һәр мизгеле кыйммәтле һәм әһәмиятле. Ул Аллаһы һәм Ислам турында гыйлемен мөмкин кадәр күбрәк кешегә җиткерергә тырышкан. Пәйгамбәребез (с.а.в.с.) көрәш, атка атланып йөрү, йөгерү, суда йөзү һәм уктан ату кебек спорт төрләренә өстенлек биргән.

Аллаһының Рәсүле (с.а.в.с.) бик тә көчле була. Шулай бервакыт ул эш буенча Мәккәдән читкә чыккач, аның янына көрәешләр арасында билгеле пәһлеван, көрәшче Рукана килә. Мәккәдә Руканадан да көчлерәк кеше бөтенләй юк кебек тоела. Рукана Аллаһының Рәсүленә (с.а.в.с.) каршы була. Аңа Пәйгамбәребезнең шәхси сыйфатлары түгел, ә дингә өндәүләре ошамый. Рукана аларны аңламый һәм кабул итми. Аллаһының Рәсүле (с.а.в.с.) Рукананы күреп ала һәм, синең белән сөйләшәсе сүзем бар, дип әйтә. “Әй, Мөхәммәд, син башта минем белән көрәшеп кара”,- ди аңа пәһлеван. “Җиңгән өчен нәрсә бирәсең?”- дип сорый Рәсүлебез. “Бер сарыгымны бирәм”,- ди Рукана. Шуннан соң Пәйгамбәребез (с.а.в.с.) аның белән көрәшә һәм җиңә. “Әйдә, тагын бер тапкыр көрәшик әле”,- ди Рукана. “Ә җиңгән өчен нәрсә бирәсең?”- ди Рәсүлебез. “Тагын бер сарыгымны бирәм”,- ди көрәшче. Пәйгамбәребез (с.а.в.с.) гаҗәеп ихтыяр көченә ия булуы аркасында аны тагын җиңә һәм бу берничә тапкыр кабатлана. Шуннан соң Рукана: “Әй, Мөхәммәд, Аллаһы белән ант итәм, моңа кадәр мине беркем дә җилкәгә салганы юк иде һәм минем өчен синнән дә нәфрәтлерәк кеше юк иде”,- дип әйтә. Аллаһының Рәсүле (с.а.в.с.) аңа: “Әйдә, сине тагын да күбрәк гаҗәпләндерерлек нәрсә күрсәтәм”,- ди һәм ерак түгел генә үсеп утырган агач янына алып бара. Шул вакытта кинәт агач Пәйгамбәребезгә (с.а.в.с.) каршы килә башлый. Аннары Рәсүлебез агачка үз урынына кайтырга куша һәм агач аның әмерен үти. Рукана: “Лә Иләһа Илләллаһ, Мөхәммәд Рәсүлүллаһ”,- дип әйтә. Шуннан соң Пәйгамбәребез (с.а.в.с.) аның янына барып баса һәм сарыкларын кире кайтарып бирә (Әбү Дәуд).

Атка атланып йөрү – активлыкның уникаль төре. Бу төр өлкәннәргә дә, яшьләргә дә, балаларга да туры килә – гәүдә төзелешен яхшыртырга, буыннарны ныгытырга һәм стресс дәрәҗәсен киметергә ярдәм итә. Пәйгамбәребезнең (с.а.в.с.) хәдисендә: “Кыямәт көненә кадәр атның маңгаена яхшылык (мәрхәмәт) бәйләнгән. Атлар өч төргә бүленә: берсендә кеше өчен әҗер-савап бар... ул кешене Аллаһы юлы өчен тота һәм аны шуның өчен әзерли...”- дип әйтелә. Атлар Аллаһы Тәгалә тарафыннан кешеләргә яхшылык китерү өчен яралтылган. Бине Үмәр хәбәр итүенчә, Пәйгамбәребез (с.а.в.с.) ат чабышлары үткәргән һәм җиңүчеләрне призлар белән бүләкләгән. Атларның дәрәҗәсе шунда ки: Аллаһы Тәгалә Коръәни-Кәримдә атлар белән ант итә: “(Җиһад юлында) Тыннары бетеп чабып барган атлар белән ант итәмен. (Төнлә ташлыктан үткәндә тояклары белән) Очкыннар чыгарганнар (атлар) белән (ант итәмен)” (әл-Гәәдийәәт, 1-2). Әнәс бине Мәлик тапшыруынча, Пәйгамбәребез (с.а.в.с.) атларны бөтенесеннән дә күбрәк яраткан.

Йөгерү һәм җәяү йөрү, чаңгыда йөрү, биатлон, биеклеккә сикерү сугышта кирәкле булган сыйфатларны – ныклык, җитезлек һәм чыдамлылык тәрбияли. Пәйгамбәребезнең сәхабәләре йөгерүдә ярышканнар. Алиәсхаб йөгерешче булган, диләр. Аллаһының Рәсүле (с.а.в.с.) хатыны Гайшә белән йөгерүдә ярышкан. Моны ул Гайшәне сөендерү һәм башкаларга үрнәк күрсәтү өчен эшләгән. Әбү Давуд тапшырган хәдистә Гайшә (р.а.) болай дип әйтә: “Мин Пәйгамбәр (с.а.в.с.) белән йөгерүдә ярышып, аны узып китә идем. Соңрак, бераз тазара төшкәч, ул мине узып китте һәм, бу теге очрак өчен, дип әйтте”. Шулай бервакыт Пәйгамбәребез (с.а.в.с.) Мәккәгә баргач, халык аяклары аруына зарлана. Аллаһының Рәсүле (с.а.в.с.) аларга араны тизрәк үтү өчен ешрак адымнар белән атларга киңәш итә. Ешрак адымнар атлап баруны җиңеләйтә, дип әйткән Пәйгамбәребез (с.а.в.с.). Шуннан соң кешеләр ышрак атлыйлар һәм үзләрендә җиңеллек сизәләр. Әбү Хүрәйрә (р.а.) Аллаһының шәрәфле Рәсүлен тасвирлап болай ди: “Мин Аллаһының Рәсүленнән матуррак беркемне дә күрмәдем. Аның битендә, йөзендә кояш әйләнеп тора сыман. Һәм аның кебек тиз атлап йөрүчене күрмәдем. Ул атлап барганда, әйтерсең лә, җир үзе аңа каршы әйләнеп бара. Без аның белән барганда артта калмас өчен күп тырышлык куя идек” (Тирмизи).

Шулай ук уктан һәм мылтыктан атарга өйрәнергә кирәк. Пәйгамбәребез (с.а.в.с.) үзенең хәдисендә: “Уктан ату һәм атка атланып йөрү белән шөгыльләнегез”,- дип әйткән (Мөслим).

Шулай бервакыт Аллаһының Рәсүле (с.а.в.с.) уктан атуда ярышучы сәхабәләре яныннан узып барганда: “Атыгыз, мин сезнең белән”,- дип әйтә (әл-Бохари). Башка хәдистә тапшырылганча, Пәйгамбәребез (с.а.в.с.): “Уктан ату – ул көч”,- дигән сүзләрне өч тапкыр кабатлый (Мөслим). Ул шулай ук, уктан ату – иң яхшы шөгыльләрнең берсе, дип әйткән. Аллаһының Рәсүле (с.а.в.с.): “Уктан атыгыз һәм атларда чабышыгыз – атта чабышуга караганда, уктан ату – минем өчен иң хәерлесе”,- дип белдергән (әс-Сүюти, “Җәмиү ссәгир”).

Һәрбер кеше суда йөзә белергә тиеш. Пәйгамбәребез (с.а.в.с.): “Балаларны йөзәргә өйрәтегез”,- дигән. Суда йөзү кешегә зур файда китерә: йөрәк-кан тамырлары һәм сулыш алу системасын ныгыта, буыннарга йөкләнешне киметә, калорияләрне яндыра, стрессны киметә, кәеф белән йокыны яхшырта.

Пәйгамбәребезнең сөннәтеннән китерелгән әлеге мисаллар спорт белән шөгыльләнү физик яктан чыныгырга, үз гомереңне, үз динеңне сакларга әзерләнергә ярдәм итүен күрсәтә.

Сөннәт принципларыннан чыгып карасак, үсеп килүче буынны спорт белән шөгыльләнергә өйрәтергә кирәк. Чөнки спорт физик үсеш мөмкинлеге бирә һәм кешене көндәлек тормышка әзерли. Бала вакытта ул яраткан шөгыльгә әверелергә мөмкин, ә яшүсмергә энергиясен сарыф итәргә ярдәм итәчәк, олы, өлкән яшьтә исә аз хәрәкәтләнү сәбәпле килеп чыгачак авыруларны профилактикалау өчен менә дигән мөмкинлек.

Мөселман кешесе өчен даими физик күнегүләр – ул Аллаһыга тагын да күбрәк һәм яхшырак гыйбадәт кылу һәм бакый дөньяга алып барачак әҗер-савапларны эшләү өчен сәламәт һәм актив булып калу мөмкинлеге. Аллаһының Рәсүле (с.а.в.с.) мөселманнарны вакытларын мөмкин кадәр файдалы итеп үткәрергә һәм иң зур максатка ирешү – мәңгелек җәннәткә эләгү өчен саулыкларын һәм яшьлекләрен тулысынча файдаланырга өндәгән.

Вәгазь РДУМның Голәмәләр шурасы тарафыннан расланды.