Марат Сибаев “Геройлар заманы” программасында катнаша

“Геройлар заманы” программасында катнашучы полковник Марат Сибаев “Ватанны саклаучылар” дәүләт фондының Ульяновск филиалы эшчәнлеге белән танышты.

Фондның Ульяновск филиалы җитәкчесе Олег Шигирданов кунакны төбәк бүлекчәсе эшчәнлеге һәм махсус хәрби операциядә катнашучыларга һәм аларның гаиләләренә булышлык күрсәтүгә юнәлдерелгән инициативалар белән таныштырды. Марат Сибаев шулай ук СВО ветераны, филиал хезмәткәре, “Сембер җире геройлары” төбәк программасында катнашучы Александр Ильичев белән очрашты. Ветераннар әңгәмә барышында уртак тел табып, илебез сагында торучыларга ярдәм итүне күздә тоткан программалар турында фикер алыштылар.

– “Сембер җире геройлары” региональ программасында катнашучыларны үсеп килүче буынны тәрбияләү, аларда илебез өчен горурлык һәм аның мәнфәгатьләрен якларга әзерлек хисе булдыру процессына җәлеп итү аеруча зур әһәмияткә ия,- диде Марат Сибаев.

Филиал җитәкчесе Олег Шигирданов фикеренчә, шундый очрашулар буыннар арасындагы элемтәне ныгытуда һәм яңа инициативалар булдыруда мөһим роль уйный, алар Ватанны саклаучыларның батырлыгын лаеклы рәвештә бәяләргә ярдәм итәләр.