Геройлар исеме мәңгеләштерелде

Чардаклы районы Үрән авылында махсус хәрби операция зонасында сугышчан бурычларын үтәгәндә батырларча һәлак булган якташлары истәлегенә мемориаль такталар ачу тантанасы узды.

Тыныч тормыш белән яшәгән вакытта чын геройларны күрмиләр дә, сизмиләр дә. Ә Туган илебезгә куркыныч янаганда, алар газиз гомерләрен дә кызганмыйча, үзләренең гражданлык бурычларын намус белән үтиләр.

Сугышчан батырлыкның бәясен тирәнтен белүче илебез чын геройлар - Родин Артем, Ганиев Шамилҗан, Хәлимов Рөстәм, Шәйдуллов Марс, Хисмәтуллов Марат белән чиксез горурлана. Алар барысы да Үрән авылы урта мәктәбен тәмамлаганнар.

Артем Алексеевич Родин – Үзәк хәрби округ 2 нче гомумгаскәри армиясе 21 нче гвардияле аерым мотоукчылар бригадасының разведчик-гранатометчигы.

Шамилҗан Фәнил улы Ганиев – 90600 нче хәрби часте мотоукчылар батальонының мотоукчылар ротасы мотоукчылар взводы мотоукчылар бүлекчәсе укчысы, гвардияле сержант.

Рөстәм Равил улы Хәлимов - мотоукчылар батальонының мотоукчылар ротасы мотоукчылар взводы мотоукчылар бүлекчәсе укчысы, гвардияле рядовой.

Марс Кадыйрҗан улы Шәйдуллов – 93992 нче хәрби частьнең хәрби хезмәткәре, рядовой.

Мурат Рәфик улы Хисмәтуллов – 201 нче аерым укчылар полкының 3 нче укчылар батальоны 3 нче укчылар взводы 1 нче укчылар бүлекчәсе разведчик-гранатометчигы.

Митингта район башлыгы Анатолий Клоков, районның ветераннар советы рәисе Валентина Барахтина, Үрән мәчете имам-хатыйбы Тәлгать хәзрәт Нуруллов һәм авыл администраторы Илдус Хәбибуллин чыгыш ясады.

“Без курку белмәс, тәвәккәл, илебезнең чын патриотлары булган ир-егетләребез белән горурланабыз. Тормышыбыз кайсы якка гына үзгәрсә дә, менә шушы урында мемориаль такта торачак. Һәм һәрбер кеше шушы авылда геройлар гомер иткәнен беләчәк”,- диде митингта чыгыш ясаучылар.

Мемориаль такталарны герой якташларыбызның туганнары һәм якыннары ачтылар.