РӘХМӘТ СҮЗЕ

Борынгы заманнардан бирле әби-бабайларыбыз язгы кыр эшләре тәмамланып басуга печәнгә төшкәнче авыл читендәге мәйданга яисә урман аланына җыелып бәйрәм ясаганнар. Аңа исемне дә матур һәм колакка ятышлы итеп, ялны да, күркәм бәйрәмне дә үз эченә алган Сабантуй дип биргәннәр. Бәйрәмгә атна-ун көн алдан яшьләр һәм балалар авыл урамнары буйлап Сабантуйга бүләкләр җыйганнар. Бу борынгы матур гадәт байтак авылларда әле бүген дә сакланып калган. Безнең Ульяновск өлкәсенең кайбер авылларында да бу йоланы саклап сөлге җыюны оештыралар.
Әле күптән түгел генә шәһәр ипподромында узган өлкә Сабантуй бәйрәмен дә халкыбыз бергәләп әзерләде, эшмәкәр егетләребез бүләкләр алу, оештыру чараларын әзерләү өчен үзләре эшләп тапкан хәләл малларыннан өлеш чыгардылар. Милләтебезнең йөзек кашы булган Сабантуйны уздырырга ярдәм итүче малтабарларыбызга барлык татар халкы исеменнән олы рәхмәтләребезне ирештерәбез. Сабантуй өчен биргән акчаларыгыз үзегезгә йөз, мең тапкыр артып кайтсын, эшләрегез җайлы барсын, җыеп аласы уңышларыгыз мул булсын! Сезгә иман байлыгы, күңел күтәренкелеге һәм йөз аклыгы телибез! Без бергә һәм бердәм булганда гына көчле, бүленмәс һәм гайрәтле милләт булып калачакбыз, мең-мең рәхмәт сезгә, дуслар! Дөньялар тыныч, илебез имин булып, алдагы елларда да мең еллык тарихы булган Сабан туебызны уздырырга насыйп булсын!
Олы ихтирам һәм зур хөрмәт белән, Ульяновск өлкә татар милли-мәдәни автономиясе рәисе Рамис Сафин.
Спонсоры областного татарского национального праздника «Сабантуй-2025»
Швейная фабрика «Бостон», генеральный директор Маликов Эскать Миннегалиевич.
Акционерное общество «Ульяновский речной порт», генеральный директор Якупов Марат Ирфанович.
Сельскохозяйственный производственный кооператив (колхоз) «Алга» Чердаклинского района, председатель Насыров Самат Султанович.
Общество с ограниченной ответственностью «Абушаев» Ульяновского района, генеральный директор Айнетдинов Рафис Саетгалеевич.
Общество с ограниченной ответственностью «Аникс-Фарм» Новоспасского района, генеральный директор Аделов Карим Абдулхакович.
Агрофирма «Дворянская» Радищевского района, генеральный директор Бирюков Юнус Абдулкадирович.
Братья-предприниматели Шамиль Сибгатуллович, Азат Сибгатуллович и Ильдус Сибгатуллович Санатуллины.
Акционерное общество - сеть магазинов «Гулливер».
Общество с ограниченной ответственностью «СтройСнаб73», генеральный директор Каюмов Марат Гакилевич.
Хисамутдинов Марат Джаудатович, директор сети торговых точек “Рыбный мир”.
Абдулвалеев Руслан Ринатович, директор сети гостиниц «Ваш Симбирск» г.Ульяновск.
Индивидуальный предприниматель Шигабутдинов Раис Максудович, руководитель фирмы по поставке тяжелой строительной техники.
Общество с ограниченной ответственностью «Улампек», учредители Камиль Исламович, Ильдар Камилевич и Наиль Камилевич Мусины.
Ульяновская областная азербайджанская национально-культурная автономия, председатель Гусейнов Ислам Ровшанович.
Предприниматели Ульяновского района, организатор - депутат Совета депутатов Ульяновского района Закиров Рафаэль Индусович.
На правах рекламы