Тәмәке тартуның зарары турында

Җомга вәгазе

Бисмилләһир рахмәнир рахим!

Барча галәмнәрнең Раббысы булган Аллаһыга мактауларыбыз һәм шөкерләребез, Пәйгамбәребез Мөхәммәдкә (с.а.в.с.), аның гаиләсенә, сәхабәләренә һәм Кыямәт көненә кадәр аңа иярүчеләргә сәламнәребез, хәмед-сәнәләребез булсын.

Хөрмәтле җәмәгать, бүгенге вәгазебез тәмәке – сигарет тартуның зарары турында булыр.

Аллаһы Раббыбыз безгә иң күркәм, саф вә пакь динебез Исламны бирде. Әгәр Аллаһының барлык кушканнарын үтәсәк, ике дөньяда да бәхетле һәм уңышлы булырбыз. Кайчак мөселманнарның намаздан яки нинди дә булса чарадан чыкканнан соң, йортта тәмәке тартуларын күрергә туры килә.

Тәмәке – сигарет һәм кальян тарту алты мөһим сәбәп аркасында хәрәм булып санала.

  1. Тәмәке тартучы кеше үзенең сәламәтлегенә, саулыгына зарар китерә.

Коръәни-Кәримдә, эш-гамәлләрегез сезне һәлакаткә илтмәсен һәм үз-үзегезне үтермәгез, дип әйтелгән. Аллаһы Тәгалә Коръәндә болай ди: “...үз кулларыгыз белән (үзегезне) һәлакәткә ташламагыз...” (әл-Бәкара, 195).

500гә якын агулы химик кушылмадан гыйбарәт тәмәкене тарту үз-үзеңне үтерүгә керә түгелме соң?

Аллаһының Рәсүле (с.а.в.с.) үзенең хәдисендә: “Үзеңә дә, башкага да зарар китерергә ярамый”,- дип әйткән (Сүнән бине Мәҗә, 2332).

  1. Тәмәке тарту – ул тәбзир – акчаны һәм вакытны исраф итү.

Без барыбыз да исраф итү нәрсә икәнен беләбез, әмма Коръән аятендә телгә алынган тәбзир сүзенең мәгънәсен аңлап бетермибез.

Раббыбыз Коръәни-Кәримдә болай ди: “(Малларын хәрәм юлда сарыф итеп һәм зарурияттән тыш урыннарда әрәм-шәрәм итеп) Исраф итүче кешеләр – шайтаннарның кардәшләре (кебек бик начар бер хәлдәләр). Шайтан исә – Раббысына карата инкярчы” (әл-Исра, 27).

Башка аятьтә болай диелә: “Ашагыз, эчегез, әмма (хәләлне хәрәм итеп, яки хәрәмгә катышып, яки туклык чиген узып) исраф итмәгез. Һичшиксез, Ул (Раббыгыз) исрафчы кешеләрне сөйми” (әл-Әгъраф, 31).

Исраф – ул нәрсәне дә булса әрәм итү, файдасыз һәм бушка, кирәкмәгәнгә куллану. Мәсәлән, ризыкны ашап бетермичә чүплеккә ташлау, тәһарәт алганда суны күп итеп агызу, сарыф итү. Болар барысы да исрафка керә. Ә болай эшләүчеләр исраф итүчеләр булып санала. Тәзбир – ул нәрсәне дә булса тиешле рәвештә кулланмау (ягъни акчаны бушка сарыф итү). Мисал өчен, акчаны сигарет – тәмәке сатып алуга туздыру. Чөнки аның кирәге дә һәм файдасы да юк, ул бары тик зарар гына китерә. Сигарет сатып алуга тотылган акча исраф итүгә керми, ул тәбзир булып исәпләнә. Тәмәке сатып алып тартучылар мүбәззирийннәр булып саналачак. Бу исрафтан күпкә куркынычрак нәрсә.

Әгәр бер кап тәмәке 100 сум тора һәм кеше көне буена шуны тартып бетерә икән, ул бер ай дәвамында сигарет сатып алуга 3000 сум акчасын сарыф итә булып чыга. Елына – 36 мең сум, тагын әле шырпы яки зажигалка сатып аласы бар, димәк, уртача 4 мең сум өстәлеп, 40 мең сум килеп чыга. 10 елга – 400 мең сум! Бу акчага ике тапкыр хаҗга барып кайтырга мөмкин бит, җәмәгать. Яисә тагын беркүпме акча өстәп, анда гаилә белән барырга була.

  1. Тәмәке яки кальян тартучы кеше җирәнү хисе тудыра. Аңардан начар ис килә. Аның куллары саргая, тешләре карала. Тартучы кешедән башкалар читләшә башлый. Мөселман кешесе мондый булырга тиеш түгел. Без тирә-юньдәгеләргә үрнәк күрсәтергә тиеш. Башкалар безгә карап, Ислам динен ярата башласыннар. Мәчеткә суган яки сарымсак ашап барган кешенең авызыннан начар ис килә, ә бу фәрештәләргә ошамый. Шулай ук төтен исе дә фәрештәләрне читкә этәрә, якын китерми.
  2. Гөнаһ эшләүдә катнашучылар барысы да гөнаһлы була. Тәмәке тартучы гына түгел, аны эшләп чыгаручы да, сатучы да һәм сатып алучы да бертигез дәрәҗәдә гөнаһлы. Гөнаһ барысына да – гаилә белән дусларга да тарала. Әгәр бездән кем дә булса тәмәке сатып алырга сорый икән, без моны эшләмәскә тиеш. Без гөнаһлы эш-гамәлләрдә катнаша алмыйбыз.
  3. Җәрия сәдакасы – ул өзлексез сәдака. Кеше үлгәннән соң да әҗер-савап килеп тора торган эш-гамәлләр бар. Шулай ук кеше үлгәннән соң да килеп тора торган өзлексез гөнаһлар бар. Имам Газали (р.а.): “Үлгәннән соң гөнаһлы гамәлләре китабы ябылган кеше чын мәгънәсендә бәхетле”,- дип әйткән. Тәмәке тарту – ул башкалар өчен бик тә начар үрнәк. Әгәр кеше кемне дә булса тәмәке тартырга өйрәтеп калдырган булса яки аңардан үрнәк алып кемдер тәмәке тартырга тотынган булса, ул үлгәннән соң да аңа гөнаһлар барып торачак.
  4. Шайтан тәмәке тартуын ташларга теләүче кешеләрне, әгәр тартуыңны ташласаң, үләчәксең, дип куркыта. Бу – шайтан вәсвәсәсе һәм нәфес. 20-30 елдан артык тәмәке тартканнан соң, тартуларын ташлаган кешеләр бар. Үлмәгәннәр бит. Хәзер тартучылар ташласалар да үлмәячәкләр. Үз-үзебезгә шундый сорау бирик әле: әгәр сөекле Пәйгамбәребез (с.а.в.с.) исән булса, тәмәке тартыр идеме икән? Әлбәттә, юк, тәмәке тартмас иде. Димәк, безгә дә начар гадәтебезне ташларга кирәк. Аллаһы Тәгалә белеп һәм белми кылган гөнаһларыбызны кичерү, гафу итү өчен безнең тәүбә кылуыбызны көтә. Без исән булганда, тәүбә ишекләре һәрчак ачык, ә Аллаһы Раббыбызның шәфкать һәм мәрхәмәте чиксез.

Хөрмәтле җәмәгать, абыйлар һәм энеләр! Безнең арабызда начар гадәте булган кешеләр бар икән, аларны тиз арада гөнаһ һәм хата эшләүләрен туктатырга чакырыйк, өндик. Аллаһы Раббыбыз барлык начар гадәтләрдән дә котылырга, читләшергә ярдәм итсен. Әмин!

Вәгазь РДУМның Голәмәләр шурасы тарафыннан әзерләнде.