Балалар рәхәтләнеп ял иттеләр

Җәйге каникуллар вакытында Николаевка районы Зур Чирекле авылы урта мәктәбе карамагында “Солнышко” дип исемләнгән көндезге лагерь эшләде. Мәктәп лагере малайлар һәм кызларның җәйге ялын күңелле итеп үткәрү, аларда патриотлык хисләре тәрбияләү максаты белән оештырылган иде.
Лагерьга йөрүче балалар “Геройлар көне”, “Дуслык көне”, “Музыка көне”, “Иминлек көне”, “Гүзәллек көне”, “Хәтер көне”, “Татар мәдәнияте көне” дип аталган тематик чараларда бик теләп, актив катнаштылар. Россия көне хөрмәтенә оештырылган бию флешмобы һәркайсының күңеленә хуш килде. Ә Бөек Ватан сугышы башлануына багышланган Хәтер көнендә малайлар һәм кызлар обелиск янына чәчәкләр куйдылар. Шулай ук төрле конкурслар, викториналар, квестлар уздырылды. “Звездный” физкультура-сәламәтләндерү комплексы бассейнына бару, районның туган якны өйрәнү музеена һәм “Созвездие” мәдәният үзәгенә экскурсия дә балаларда уңай тәэсирләр калдырды.
Балалар мәктәп каршындагы лагерьга йөреп рәхәтләнеп ял иттеләр, көч тупладылар, гыйлемнәрен арттырдылар һәм яңа дуслар таптылар.
Зур Чирекле урта мәктәбенең “Солнышко” лагере хезмәткәрләре.