Папауда зур бәйрәм

Чардаклы районы Папау авылы мәдәният йортында милли бәйрәм гөрләп узды. Ул Бөек Җиңүнең 80 еллыгына һәм Ватанны саклаучылар елына багышланган иде.

3 май көне Папау авылы халкы күңелендә озак сакланыр. Клуб алдындагы киң мәйданга матур яшел келәм җәелгән диярсең. Әлеге мәйданда Дан орденының тулы кавалеры Дәүли ага Киямов бюсты һәм Бөек Ватан сугышы батырларына һәйкәл басып тора, алар янәшәсендә истәлекле тополь агачы үсә, илле метр ераклыкта гына мәчет урнашкан, ә инде мәйданның үзәгендә мәдәният йорты балкып утыра. Бүген авылда бәйрәм икәнлеге ерактан ук күренә.

Көн бераз салкынрак булганга, клуб каршында узарга тиешле “Кичке уен” фойега күчерелгән иде. Анда халык рәхәтләнеп бии, җыр, гармун моңнары агыла. Зәвыклы итеп эшләнгән күргәзмәләр янында шушы матурлыкның хуҗалары - Россия Рәссамнар берлеге әгъзасы, Папау авылы кияве Ирек Нуртдинов, “СВО егетләре - без сезнең белән” экспозициясен әзерләүче Наталья Мальцева, “Сугыш һәм сугыш чоры балалары”, “Тормыш дәвам итә” күргәзмәләре авторы Рөстәм Бихузин тамашачы белән әңгәмә кордылар.

Мәктәп балалары кунакларны чәкчәк белән каршы алдылар. Тәмле коймак һәм бал-майдан авыз иттерүче китапханәче Татьяна беркемне дә игътибарсыз калдырмады, хәтта залда утыручы халыкны да сыйлап чыгарга вакыт һәм мөмкинлек тапты.

Бөек Ватан сугышы елларында һәлак булган авылдашлары һәйкәле янына чәчәкләр куйганнан соң, балалар да, яшьләр дә, өлкәннәр дә Папау егете, Ульяновск өлкәсенең Росгвардия идарәсе хезмәткәре, подполковник Айрат Гиондиев СВО - махсус хәрби операция зонасыннан алып кайткан хәрби машина янына басып фоторәсемгә төштеләр. Патриотик тәрбия, Туган илгә мәхәббәт менә каян башлана!

Күркәм чараны Чардаклы район хакимияте башлыгы Юрий Нестеров ачып җибәрде. Ул бергә һәм бердәм булырга өндәде, бәйрәмне оештыручыларга рәхмәтләрен җиткерде. Җылы котлаулар моңлы җырлар белән бергә үрелеп барды. Авылдашлары Айгөл Низееваның чыгышын өлкә татар милли-мәдәни автономиясе рәисе Рамис Сафин котлау сүзләре белән дәвам итте. Ул авыл халкының мондый чарага җыелышып килүләрен, якыннарын, авылларын, туган нигезләрен сагынып ераклардан кайтуларын матур күренеш дип атады. Авыл көннәре, авыл бәйрәмнәре озын гомерле булсын иде, дип ул чыгышын тәмамлады. Чардаклының Лилия Хузеева җитәкчелек иткән “Ак чәчәкләр” ансамбле концерт программасын матур җырлары белән бизәде. Татар Колмаеры авылының моңлы сандугачы Фәнил Хасяновның “Җиңү көне” - “День Победы” җырын башкаруын халык басып тыңлады, аңа кушылып җырлаучылар да бихисап иде. Каләм остасы Борис Цветковның Папауга һәм Чардаклыга багышланган шигырьләрен көчле алкышларга күмделәр. Бәйрәмне алып баручы, чараны оештыруда ярдәм күрсәтүче Гөлсинә Герасимова “Шахта” һәм “Авыл көе”н башкарганда, залдан сәхнәгә менеп “Авылыма” шигырен укыган Гөлгенә Гиматдиновага, булдырдың, диясе генә кала.

Концерт программасында шушы авылдан чыккан күренекле шәхесләрнең һәрберсенә багышлап музыкаль бүләк яңгырады. Әллә ни зур булмаган шушы авылдан унике танылган шәхес - фән докторлары һәм кандидатлары, доцентлар, полковниклар чыккан.

Татар мәдәният үзәгенең халык исемен йөртүче “Урама” фольклор ансамбле чыгышы бәйрәмнең йөзек кашына, бизәгенә әверелде. Шул вакытта татар автономиясенең Чардаклы район бүлеге җитәкчесе Җәүдәт Мубиновның халыкны тәбрикләве бик тә урынлы булды. Ул сәнгать коллективларына Рәхмәт хатлары тапшырды һәм шушы чараны оештыруда катнашкан һәркемгә рәхмәт әйтеп, илләргә тынычлык, авылларга матурлык насыйп итүен теләде. Бер-беребезгә игътибарлы, күркәм булыйк, диде Җәүдәт Абдулла улы. Аннары “Урама” ансамбле кабат сәхнә түренә чыкты. Наилә Потееваның, бу ансамбльнең барлыкка килү тарихы турында мәгълүмат бирсәгез иде, дигән соравына коллективның сәнгать җитәкчесе Алсу Альметова бик төгәл җавап кайтарып, шушы Папау авылына концерт белән килгәч, иске “Шахта көе”нә тап булулары турында горурланып сөйләде.

Бәйрәм бик эчтәлекле һәм авылны саклап калу өчен кирәкле булып, буыннар бәйләнеше өзелмәсен, дигән бердәм фикер белән тәмамланды.

Гөлсинә ГЕРАСИМОВА,

Чардаклы районының “Ак калфак” хатын-кызлар оешмасы җитәкчесе.