Гаурәтне каплау яки тәсәттур
Җомга вәгазе

Бисмилләһир рахмәнир рахим!
Барча галәмнәрнең Раббысы булган Аллаһыга мактауларыбыз һәм шөкерләребез, Пәйгамбәребез Мөхәммәдкә (с.а.в.с.), аның гаиләсенә, сәхабәләренә һәм Кыямәт көненә кадәр аңа иярүчеләргә сәламнәребез, хәмед-сәнәләребез булсын.
Хөрмәтле җәмәгать, бүгенге вәгазебез гаурәт (гаурәт - тәннең кешегә күрсәтергә ярамый торган оят урыннары) яки тәсәттур турында булыр.
Җәй айларына кердек, димәк, мөселман кешесе каплап йөрергә тиеш булган урыннар турында искә төшереп үтәргә вакыт җитте.
Гаурәт урыннарны каплау гарәп телендә тәсәттур дип атала.
Шунысын ассызыклап үтәсе килә, Ислам динендә тәсәттур, ягъни тәнне каплап йөрү ул ниндидер традиция дә, йола да түгел, ә Аллаһы Тәгалә Коръәни-Кәримдә күрсәткән һәм һичшиксез үтәлергә тиешле шәригать кануны. Шуңа күрә гаурәтне каплау Раббыбызның кушуы булуына инанып, аның хикмәтенә төшенеп, әлеге канунны үтәү юлларын билгеләргә кирәк.
Барлык тере җаннар арасында бары тик кешеләр генә ялангач тәннәрен кием белән каплыйлар. Киенмичә, ялангач килеш йөрү гасырлар буе әхлаксызлык һәм хурлыклы, оят гамәл булып саналган. Гаурәт ирләрнең кендектән тез астына кадәрге өлешен, хатын-кызларның йөз, кул һәм аяк очларыннан тыш бөтен тәнен алып тора.
Хатын-кызларның да, ир-атларның да киеме тәнгә сыланып тора торган булмаска тиеш. Андый кием башкаларның игътибарын җәлеп итәргә мөмкин. Шул ук вакытта намазны сыланып тора торган кием киеп уку тыелмый. Иркен кием кию медицина ягыннан сәламәтлек өчен файдалы булып санала. Тәнгә сыланып торган кием организмда кан әйләнешен тоткарлый.
Ир-атларның да, хатын-кызларның киеме үтә күренмәле булмасын. Тәннең төсен башкаларга күрсәтергә ярамый. Үтә күренмәле кием киеп намаз уку тыела, чөнки андый кием гаурәт урыннарны капламый.
Ир-егетләрнең дә, гүзәл затларның да киеме кыска булмаска тиеш. Әгәр кием тиешле дәрәҗәдә озын түгел икән, димәк, ул гаурәт урыннарны каплап бетерми булып чыга.
Ислам дине ниндидер кием моделен сайлап алырга кушмый, бернинди модельгә дә өстенлек бирми. Хатын-кызлар да, ир-атлар да күңелләренә хуш килгән киемне үзләре сайлап алалар.
Ә хәзер төрле ситуацияләрдәге әдәп кагыйдәләренә тукталыйк:
- Ир-атлар намаз укыган вакытта тәннең бил өлеше ачылып китми торган кием кияргә тиеш. Намазларыбыз кабул булсын, тәннең бил өлеше ачылып китмәсен өчен күлмәкләр яки футболкаларны чалбар эченә тыгып куярга киңәш ителә.
- Бер генә дин дә пляжга йөрергә рөхсәт итми. Медицина ягыннан караганда, кояшта кызынуның тән өчен бернинди файдасы да юк. Битләр белән куллар кояштан алган ультрафиолет нурлары D витаминын үзләштерү өчен җитә.
- Мәчеткә кыска киемнән килеп керү - ул динисламга, мөселман кардәшләребезгә хөрмәт күрсәтмәү билгесе.
- Мәчеткә кергәндә аякка оек - носки кияргә кирәк, чөнки бу - җәмәгатьчелек урыны.
- Ачык су буйларында йөргәндә ир-атларның да, хатын-кызларның да гаурәт урыннары каплаган булырга тиеш.
- Коръән укыган вакытта, изге китабыбызга хөрмәт йөзеннән, гаурәт урыннарыбызны капларга онытмыйк.
- Спорт яки физик хезмәт белән шөгыльләнгәндә, шул турыда онытып җибәрмик: гаурәт - оят җирләребез кинәт ачылып китмәсен. Мисвәр ибне Мәхрәм болай дип сөйләгән: “Мин авыр таш күтәреп бара идем һәм кинәт киемем өстемнән төшеп китте. Шул вакытта Аллаһының Рәсүле (с.а.в.с.): “Киемеңне бөгелеп ал һәм ялангач йөрмә”,- дип әйтте (Әбү Дәүд).
- Җәмәгатьчелек мунчасын кергәндә, ир-атлар һәм хатын-кызлар кендектән алып тезгә кадәр гаурәт урыннарын капларга тиеш. Хатын-кызлар мөселман булмаган хатын-кызлар булганда йөзләре, куллары һәм аяк очларыннан тыш бөтен тәннәрен капларга бурычлы.
Дини кануннар һәм тыюлар Аллаһыга түгел, ә кешенең үзенә ике дөнья бәхетенә ирешү өчен кирәк. Аллаһы Тәгалә кушканнарда һәм тыйганнарда үзенә күрә хикмәт бар.
Гаурәт - тәсәттур турында кушканнарның хикмәте шуннан гыйбарәт ки: тәнен каплаган кеше үзен күз тиюдән, бозыктан һәм көнләшүдән, хөсетлектән саклый.
Кызлар һәм хатыннарга карата тагын шунысын да әйтәсе килә: җен-пәриләр дөньясы бар, алар кешеләргә, гүзәл затларга гашыйк булырга сәләтле. Кагыйдә буларак, андый кешеләр үзләренең шәхси тормышларын кора алмыйча интегәләр. Бу чирдән дәвалавы кыен.
Аллаһы Тәгалә тарафыннан иңдерелгән кануннар буенча яшәүче Ислам җәмгыяте бөтен дөнья өчен гыйффәтлелек һәм әхлакый культура үрнәге булып торган.
Социологик сорашып белешү нәтиҗәләре күрсәтүенчә, төбәгебездә яшәүче халыкның күпчелек өлеше пәрәнҗә киеп йөрүне тискәре кабул итә. Читтән килгән кайбер мөселман хатын-кызлар киеп йөргән пәрәнҗә формасындагы кием Идел буе мөселманнары өчен традицион кием булып саналмый.
Аллаһы Тәгалә безгә барчабызга да җәннәтнең иң күркәм, иң асыл, иң затлы киемнәрен насыйп әйләсен. Әмин!
Вәгазь РДУМның Голәмәләр шурасы тарафыннан расланды.