Торак йортлар төзелә, юллар һәм күперләр яңартыла
Губернатор Алексей Русских Санкт-Петербургта узган Халыкара экономик форумында РФ Хөкүмәте вице-премьеры Марат Хөснуллин белән очрашты. Әлеге очрашуда сүз төбәкнең инфраструктуралы проектлары хакында барган.
Төбәгебез башлыгы хәбәр итүенчә, Марат Шакирҗан улы торак төзелеше темпларына уңай бәя биргән: агымдагы елның беренче биш аенда Ульяновск өлкәсендә 217 мең квадрат метр торак мәйданы файдалануга тапшырылган. Узган елның шул ук чоры белән чагыштырганда, бу – 10 процентка күбрәк. Шулай ук гражданнарны авария хәлендәге йортлардан күчерү юллары да билгеләнгән.
Җитәкчеләр инфраструктуралы бюджет кредитлары ярдәмендә тормышка ашырылган проектлар турында да фикер алышканнар.
“Ульяновскиның Засвияжье районында өлкәннәр өчен поликлиника төзелә. Ульяновскилылар яңа медицина учреждениесен 15 елдан артык көтәләр. Бу проект РФ Хөкүмәтенең финанс ярдәмендә гамәлгә ашырыла”,- ди Губернатор.
“Яшәү өчен инфраструктура” дип аталган яңа илкүләм проектка кагылышлы мәсьәләләр дә тикшерелгән.
“Илкүләм проект буенча өлкә трассаларындагы 39 объектны, ягъни 150 километрдан артык юлны яңартырга җыенабыз. Шулай ук ун муниципаль берәмлектәге 12 күпердә капиталь ремонт эшләре бара”,- дип белдерде Губернатор.
Алексей Русских вице-премьерга Ульяновскида Минаев күперен реконструкцияләү һәм “Европа – Көнбатыш Кытай” халыкара транспорт коридоры кысаларында федераль трассаларны киңәйтүнең эш темплары турында да җиткергән.