Эш-гамәлләр нияттән чыгып бәяләнә

Җомга вәгазе

Барча галәмнәрнең Раббысы булган Аллаһы Тәгаләгә мактауларыбыз, сөекле Пәйгамбәребез Мөхәммәдкә (с.а.в.с.), гаиләсенә, сәхабәләренә һәм Кыямәт көненә кадәр аның юлыннан баручыларга сәламнәребез, хәмед-сәнәләребез булсын.

Хөрмәтле дин кардәшләребез! Бүгенге вәгазебез “Эш-гамәлләр нияттән чыгып бәяләнә” дигән темага булыр.

Мөселманнарның икенче тугрылыклы хәлифе Үмәр бине әл-Хәттаб (р.а.) болай дигән: “Мин Аллаһы Рәсүленең (с.а.в.с.) болай дип әйтүен ишеттем: “Дөреслектә, эшләр ният белән генә бәяләнә. Һәр кешегә үзе ирешергә ниятләгән нәрсә генә булачак. Шулай итеп, Аллаһка һәм Аның Илчесенә һиҗрәт кылучы Аллаһка һәм Аның Илчесенә һиҗрәт кылачак. Ә дөньяви максат белән яки өйләнергә теләгән хатын-кыз өчен һиҗрәт кылучы үзе ниятләгән нәрсә өчен һиҗрәт кылачак” (Бохари һәм Мөслим җыентыгы).

Ниятләү карар кабул итүне аңлата. Ниятләү кылачак эш-гамәлнең мәгънәсен һәм максатын билгели. Димәк, эш-гамәлләребезнең дөреслеге, хаклыгы ниятебезгә бәйле һәм алар нияттән чыгып бәяләнә. Шәехләр: “Әлеге хәдис Ислам диненең терәген тәшкил иткән хәдисләр категориясенә керә. Бу хәдис динебезнең нигезен тәшкил итә. Шәригать кануннарының күбесе менә шушы хәдискә бәйле”,- дип әйтәләр.

Әбү Дәүд (р.а.): “Чынлыкта, эшләрнең нияткә карап бәяләнүе турындагы хәдис Исламның яртысын тәшкил итә. Чөнки дин яки ачык, яки яшерен була ала. Ачыгы – гамәл, яшерене – ният”,- дип әйткән.

Имам Әхмәд һәм имам Шәфигый: “Эшләрнең нияткә карап билгеләнүе турындагы хәдис гыйлемнең өчтән берен тәшкил итә. Чөнки бәндә нәрсәне булса да йөрәге, теле, әгъзалары ярдәмендә генә таба ала. Шулай итеп, йөрәктә – калебтә барлыкка килә торган ният әлеге өлешнең берсе булып тора”, – дип әйткәннәр. Күп  галимнәр үз хезмәтләрен шушы хәдистән башлый торган булган.

Гыйлем эстәүче студент – шәкерт яки изге гамәл кылырга теләүче кеше, беренче чиратта, йөрәгенә, ягъни кабеленә игътибар итәргә һәм ниятен тикшерергә бурычлы. Кешенең гомере, бар эшләре бөек бер максатка – Аллаһы Тәгаләнең ризалыгын алуга буйсынырга тиеш. Әл-Бохари хәдисе дә ниятнең мөһимлеген ассызыклый. Аллаһының Рәсүле (с.а.в.с.) үзенең хотбәләрен һәрвакыт ният турындагы хәдистән башлаган. Үмәр бине әл-Хәттаб та нәкъ менә шулай эшләгән.

Олуг галимнәрнең берсе Әбү Үбәйд: “Хәдисләр арасында әлеге хәдис кебек үк файда һәм мәгънәгә ия булучы башка хәдис юк”,- дип әйткән.

Әлеге хәдиснең барлыкка килү сәбәбе дә билгеле. Имам әт-Табарани тапшыруынча, Абдуллаһ бине Мәсүд (р.а.) болай дип әйткән: “Безнең арабызда Өмме Кайс дигән хатынга өйләнергә теләгән ир-ат бар иде. Ләкин ул хатын, тегесе күчеп килмәсә, аңа кияүгә чыгудан баш тартты. Шуңа күрә ул кеше күчеп килде дә, аңа өйләнде. Аннары без аны, Өмме Кайсның күчеп килүчесе, дип атый башладык”.

Әлеге хәдис нәрсәгә юнәлтә соң? Ният кылу зарури шарт булып тора. Галимнәрнең бердәм фикере буенча, эшкә лаеклы мөселманнар тарафыннан кылына торган гамәлләр ният белән эшләнсә генә, шәригатьтә исәпкә алыначаклар.

Безнең динебездә ният кылу зур әһәмияткә ия, аңардан чыгып, гадәт – гыйбадәткә, ә гыйбадәт гадәткә әверелергә мөмкин. Намаз уку, хаҗ кылу, ураза тоту кебек теге яки бу гыйбадәтне кылганда ният аның бер нигезе булып санала. Аннан башка әлеге гыйбадәт кабул булмый. Гыйбадәтне кылуга ярдәм итүче гамәлләргә, мәсәлән, тәһарәт, госел алуга килгәндә, хәнәфи мәзһәбе галимнәре: “Тиешле ният – аларның камиллегенең һәм әҗергә лаеклы булуының шарты”,- дип әйтәләр. Ә шәфигый һәм мәлики мәзһәбләре галимнәре: “Ният – аларның дөреслегенең зарури шарты. Чөнки әлеге эшләр тиешле ният булганда гына дөрес булачак”, – диләр.

Ниятнең вакыты һәм урыны

Мөселман кешесе нинди дә булса гыйбадәткә керешер алдыннан ният кылырга тиеш (мәсәлән, намазга баскач, Аллаһу әкбәр, дип әйтелә, шулай ук хаҗ кылган вакытта ихрам халәтенә кергәндә һәм ураза тотар алдыннан ният кылу зарури). Ә ниятләүнең урыны – йөрәк, калеб. Ниятне сүз белән әйтмәсәң дә була, ә кайчак сүз белән әйткәндә тел йөрәккә әзер булырга ярдәм итә.

Нияткә караган зарури шарт – теләгән нәрсәне билгеләү һәм аны башкалардан аеру. Шуңа күрә намаз уку нияте генә җитми. Нинди намаз – өйләме, икендеме һ.б. – укылачак намазыңны билгеләргә кирәк.

Хәдистә шулай ук күчеп китү – һиҗрәт темасы да кузгатыла. Аллаһының Рәсүле (с.а.в.с) тиз арада аңласыннар өчен шәригать кануннарыннан чыгып мисаллар китерергә яраткан. Һәм бу хәдистә ул күчеп китү мисалын китерә. Монда мөселманнарның дини бурычларын үти алмаган урыннарыннан шуны эшләп була торган урынга күчеп китүләре күз алдында тотыла. Әлеге хөкем һәрвакытта да, бернинди чикләрсез гамәлдә булачак.

Аллаһының Рәсүле (с.а.в.с.) үзенең хәдисендә: “Мәккәне ачканнан соң һиҗрәтнең кирәге юк”,- дип әйтә. Бу сүзләр Мәккәне яулап алганнан соң аннан күчеп китүнең кирәге юк икәнне аңлата. Чөнки Мәккә каласы Ислам диненең үзәгенә әверелә. Моннан тыш, Аллаһы тыйган нәрсә дә «һиҗрәт» дип атала. Пәйгамбәребез (с.а.в.с.): “Аллаһы тыйганны калдыручы мөһаҗир була”,- дип әйткән.

Ягъни, әгәр сез нинди дә булса гөнаһ эшләп, тәүбә кыласыз һәм моңа үкенеп, Аллаһы хакына аңа кире әйләнеп кайтмыйсыз икән, сез шулай ук мөһаҗир дәрәҗәсендә буласыз.

Әлеге хәдистән аңлашылганча, берәр кеше гамәл кылырга ниятләп тә, аңа авыру, үлем кебек сәбәпләр комачауласа, ул кеше моның өчен барыбер әҗер алачак.

Имам әл-Бәйдави (р.а.): “Тиешле ниятсез кылынган гамәл дөрес булмый”,- дип әйткән. Чөнки гамәлсез ният өчен әҗер бирелә, ә ниятсез гамәл юкка чыга. Гамәлгә карата ният тәндәге җанга тиң: тән җансыз яши алмый, ә җан тәнсез дә юкка чыкмый. Ахирәттә әҗер, бу дөньяда ярдәм алу һәм уңышка ирешү өчен, әлеге хәдис безне эчкерсезлеккә өнди. Яхшы ният, ихласлык, Аллаһының ризалыгын алырга теләү сәбәпле һәр файдалы һәм яхшы гамәл гыйбадәткә әверелә.

Мәсәлән, мөселман кешесе ниндидер кәсеп белән шөгыльләнеп, гаиләсен хәләл ризыклар, башка кирәкле нәрсәләр белән тәэмин итәргә, гаиләсенә динебез кануннарына тәңгәл килгән тәрбия һәм гыйлем бирергә ният кылса, ул гыйбадәт кылган кебек әҗер-саваплар алачак. Әгәр мөселман кешесе үзенең сәламәтлеге турында кайгыртып һәм гыйбадәт кылу өчен тиешле көчкә ия булу нияте белән ризыклана икән, ниятенә күрә әҗер-савап алачак. Изге нияттән чыгып эш итүче кешеләр, кем әйтмешли, берүк вакытта ике куянны тоталар.

Әлеге вәгазебезне Кадый Ияд (р.а.) үзенең китабында китергән гыйбрәтле хәл белән тәмамлыйсыбыз килә. Хорасанның Әмр бине Ләйс исемле патшасы турында ул. Әмр бине Ләйс бакыйлыкка күчкәннән соң бер тәкъвалы кеше аны төшендә күрә һәм алар сөйләшеп алалар. Тәкъвалы кеше Әмрдән: “Аллаһы сине ничек каршы алды?”- дип сорый. “Аллаһы мине ярлыкады, гафу итте”,- дип җавап бирә Әмр. “Ә нинди сәбәп аркасында Ул сине гафу кылды?”- ди тәкъвалы кеше. “Шулай бервакыт тау башына менеп бастым да, сугышчыларыма карап, аларның күпсанлы булуына сокландым. Һәм, әгәр мин Аллаһының Рәсүле (с.а.в.с.) заманында яшәгән булсам, Раббым, Синең ризалыгың хакына аңа ярдәм итә алган булыр идем бит, дип уйлап куйдым. Менә шушы ниятем һәм дәртле теләгем өчен Аллаһы Тәгалә мине ярлыкады”,- дип җавап бирә Әмр. Әлеге очрак безгә ният кылуның нинди зур әһәмияткә ия булуын күрсәтә.

Йа, Раббым Аллаһ, безгә барлык эш-гамәлләребезне дә фәкать Синең хакыңа гына кылырга насыйп әйлә!

РДУМның Голәмәләр шурасы тарафыннан расланды.