“Солтан” мәчетендә Корбан мәҗлесе

12 июньдә, Россия көнендә, Ульяновск шәһәренең “Солтан” мәчетендә Корбан мәҗлесе узды. Шифалы корбан шулпасы белән сыйлану мәҗлесе Тимерьюл районының татар милли-мәдәни автономиясе тырышлыгы белән оештырылган иде.

Күркәм мәҗлестә “Защитники Отечества” дәүләт фондының Ульяновск өлкәсендәге филиалы җитәкчесе Олег Шигирданов, СВО – махсус хәрби операция зонасында хезмәт итүче якташларыбыз, аларның гаиләләре, туганнары һәм якыннары, шулай ук район җитәкчеләре, “Солтан” мәчете мәхәлләсе һәм шәһәребезнең татар-мөселман җәмәгатьчелеге вәкилләре катнашты.

Мәчеттә җәмәгать белән бергә өйлә намазын укыганнан соң, мәҗлестә катнашучылар ашханәгә юнәлделәр. Җирле татар автономиясе җитәкчесе, шәһәр Думасы депутаты Рамил Абитов белән “Защитники Отечества” дәүләт фондының Ульяновск өлкәсендәге филиалы җитәкчесе Олег Шигирданов Россия көне һәм Корбан бәйрәме уңаеннан котлау сүзләрен ирештерделәр. Алар бүгенге шартларда аеруча да сабыр, мәрхәмәтле булырга, якыннарыбызны яратып яшәргә киңәш иттеләр.  

Аннары мәҗлес кунаклары корбан шулпасын авыз иттеләр, татар халык ашлары белән сыйландылар.