Тәкъдир

Гыйбрәт өчен

Балаларым, торыгыз инде, дип әниебез иртә белән безне татлы йокыдан уята. Әни, бераз йоклыйк әле, бүген ял көне, мәктәпкә барасы юк бит, дибез. Газизебез безнең ялынуыбызга игътибар итмичә, уятуын гына белә. Көн иртүк болытлап тора, кояшның әсәре дә юк. Әтиебез ашыга-ашыга эшкә җыена. Мунчаны яктым инде, хәзер балта белән итне тапап бетерәм, чәйләрегезне эчегез дә, бергә пилмән ясый башлыйбыз, ди әни. Өстәлнең бер читендә күмер самавыры кайнап утыра, аның өстендә йомыркалар пешә. Яңгыр яварга җыена, ахрысы, плащ-палаткаңны үзең белән алырга онытма, ди әни ишектән чыгып баручы әтигә. Шуннан соң озак та үтмәде, күк күкри, яшен яшьни башлады. Без тәрәзәләрне тиз генә ябып куйдык та, сөбханаллаһ, дип әйтергә урындыкларга тезелешеп утырдык. Әниебез мунчаны карарга китте. Ә әтиебез, төшке ашка кайтып җитәрмен, балалар, көтегез, дип бусагадан атлап чыкты. Аллаһы кушса, кайтырмын, дип әйтмәгән булган, күрәсең. Кызганычка, газиз әтиебез ул көнне өйгә кире әйләнеп кайтмады. Бу 1957 елның 19 июле иде. Әниебез берсеннән-берсе кечкенә биш бала белән ялгызы утырып калды.

...Сәгать унберләр тирәсе булгандыр. Күрше авыл хатыны коеп яуган яңгыр астында велосипед белән капка төбенә килеп туктады да, Фаилә, тизрәк чык әле, Кәримеңне үтергәннәр бит, дип кычкыра-кычкыра кайгылы хәбәрен җиткерде. Әлеге хәбәрдән тәмам югалып калган әниебез яшен тизлегендә өйдән чыгып йөгерде. Ул вакытта миңа – 10 яшь, Раузага – 7,5 яшь, Равиләгә – 5 яшь, Сафиягә – 3 яшь, Лөтфиягә 10 ай иде. Лөтфияне капка каршына, яшенле яңгыр астына, үлән өстенә утырттым да, Равилә белән Сафиягә күз-колак булырга кушып, әни артыннан чаптым. Рауза сеңелем дә безгә иярде. Ярты юлда әбиебез очрады, ул да хәбәрне ишеткән булып чыкты. Әтиебез авыл кибете каршында чирәмдә үлем хәлендә ята иде. Үлмә, зинһар, үлмә, балаларны ятим итмә инде, дип әниебез үксеп-үксеп елый. Без дә аңа кушылып елый башладык. Әти, үлмә инде, син безгә бик тә кирәк, дибез. Әнинең агасы Сади абый тиз арада килеп җитеп, әтинең өстенә плащын каплап куйды. Аннары кузовына салам җәйгән йөк машинасы килеп туктады. Әтиебезне шул машина белән Кочкарлей участок больницасына алып киттеләр. Канын күп югалту сәбәпле, газиз кешебез ярты юлда җан биргән. Мескенкәйнең җилкәсенә, үпкәсенә пычак кадаганнар бит... Күрше чуаш авылында Дуся апа, үзебезнең авылда Зәйнәп апа фельдшер булып эшлиләр иде. Беренче медицина ярдәме күрсәтергә аларны чакырганнармы, әллә юкмы, анысын төгәл генә белмим.

...Әтиебез өйдән чыгып киткәннән соң, колхозга такталар китерүче машинаны көтеп торыр өчен олы юлга бара. Зур юл буенда басып торганда, 18 яшьлек ике малай сиздермичә генә янына килеп, әтинең аркасына пычак белән кадаганнар. Туктагыз, сез нишлисез, биш балам ятим кала бит, дип әтиебез аларга ялварган. Малайлар аны кибет янына кадәр өстерәп барганнар да, ташлап качып киткәннәр. Әлеге мәкерле эшне укытучы В. оештырган булып чыкты. Милиция хезмәткәрләре явыз егетләрне эзләп таптылар. Аларны 25шәр елга төрмәгә утырттылар. В. бер ел читтә йөргәннән соң, кача-поса авылга кайта һәм, эти пять сирот не выходят из моей головы, дип записка язып калдырып, үз-үзенә кул сала – асылынып үлә.

Ульяновск өлкәсенең Николаевка районы Сайман авылында булган хәл бу. Әтиебез 38 яшендә җинаятьчеләр кулыннан үлеп, без – биш баласы, ятим, ә 33 яшьлек әниебез тол калды. Әтиебездән башка тормышны алып баруы бик тә авырга туры килде. Акча юк, аны безгә китерергә, бирергә җыенучы да күренми. Әтинең хезмәт стажы җитмәгән, шуңа күрә башта пенсия бирмәделәр. Келәттә бераз бодай запасы бар иде, шуны сатып җибәрергә туры килде. Башы нужадан чыкмаган әниебез берничә капчык айбагар ала да, мичтә киптереп, иптәш кызлары Сәмуг Алия апа һәм Мөгөл апа белән бергә Пенза базарына илтеп сата иде. Мәрхүмәләрнең урыннары җәннәттә булсын инде. Аннары дрожжи – чүпрә алып кайтып, кисәкләргә бүлеп, авылдашларга сатуны җайга салды. Мин иртән иртүк торып, сыер савам һәм аннары тана, үгез, сарыклар белән бергә аны көтүгә озата идем. Кич белән көтүне каршы алу да минем өстә булды. Бер ел үткәч, безгә 50 сум пенсия бирә башладылар – һәр балага 10ар сум. Әтинең җизнәсенә – мәрхүм Абдулхак абыйга зур рәхмәт инде. Ул әти белән бергә эшләп йөргән өч кешене – свидетельләр эзләп тапты. Шуннан соң безгә пенсия билгеләү турында карар кабул ителде. Оренбургта торучы туганнарыбыз, ике кызыңны да асрамага бир, бездән ярдәм шул булыр, дип әнидән сорадылар. Әниебез ризалашмады, безне беркемгә дә бирмәде. Аннары алар әнигә кияү эзләп таптылар. Балаларым чит-ят кешегә ничек әти дип әйтерләр, юк, кирәкми, бу турыда сүз дә кузгатмагыз, диде әниебез. Әнинең Үзбәкстанда яшәүче агасы Умәр абыйның балалары юк иде. Ул безне үз янына күченеп килергә чакырды. Шулай итеп, авылдагы бөтен нәрсәбезне сатып, Ташкент якларына чыгып киттек. Анда да әниебезне күп авырлыклар көткән икән. Кондитер цехына гади эшче булып урнашты. Мескенкәй 70 килограммлы капчыкларны күтәреп ташый, камырны кул белән баса иде. Без – олы кызлары, мәктәпкә укырга кердек. Урысча бөтенләй сөйләшә белмибез. Математиканы аңлап язабыз, ләкин аңлатып бирә алмыйбыз. Тора-бара урысча язарга һәм укырга өйрәндек, чөнки укытучыларыбыз бик тә яхшы иде. Сеңелләребез балалар бакчасына йөрделәр. Тиздән үзебезгә өй сатып алдык. Такта идән урынына җир – туфрак җәелгән иде. Абыебыз яхшы итеп ремонт ясатты. Безне үз өендә тотарга мөмкинлеге булмады шул. Нәнәй, дисәк тә, баласыз хатыны, өемә биш бала алып кайттың, дип безне кабул итмәде, ятимнәр, дип бервакытта да кызганмады. Уйгур милләтеннән булган Әхмәт әкә һәм аның хатыны Мәрьям апа безне үзләренә сыендырдылар. Хатыны татар кешесе булганга, безне аеруча якын күрде. Аларның рухлары шат, каберләре нурлы, якты, урыннары оҗмахта булсын. Әхмәт әкә белән Мәрьям апаның безнең кебек дүрт балалары бар иде, без бергә мәктәпкә йөрдек. Умәр абый киемнәр белән дә, азык-төлек белән дә безгә бик нык ярдәм итте.

16 яшем тулгач, гидролиз заводына лаборантка булып эшкә урнаштым. Бер елдан соң 3 нче разряд бирделәр. Кичке мәктәпкә йөреп белем алырга да өлгердем. 18 яшемдә заводта эшләп йөрүче егеткә кияүгә чыктым. Өебездә ир-ат юк, әнигә бераз ярдәме тияр, дидем.

Сеңелем Рауза 10 классны бетереп, политехника институтына керде. Аны уңышлы гына тәмамлады һәм эшкә урнашып, кияүгә китте. Равилә сеңелем текстиль институтын тәмамлап, эшле дә, ашлы да булды. Сафия сеңелем фармацевтика институтында провизор, фармацевт һөнәре серләрен үзләштерде. Ул кияүгә чыгып, Ленинград шәһәренә барып төпләнде. Аннары Финляндиядә яшәде. Лөтфия сеңелем дә тормышта үз урынын тапты. Педагогия институтын тәмамлап, мәктәптә музыка укытучысы булып эшләде. Хәзерге вакытта Америкада гомер кичерә. Өч баласы бар. Аллаһыга шөкер, барыбыз да гаиләле булдык, ана булу бәхетенә ирештек. Сафия сеңелем баласы белән гүр иясе инде, Ленинградта җирләнгән. Ә Равия сеңелем Ташкентта күмелде.

Әниебез 96 яшендә фани дөньядан бакыйлыкка күчте. Безнең арабыздан киткәненә биш ел булды инде. Кабере – Америкада. Туган вакытта ук язылган тәкъдире, эчәчәк сулары алып китте аны. Әтисе үлгән вакытта әниебезгә нибары алты ай була. Ул Бөек Ватан сугышы елларында зенитчица булып фашистларга каршы сугыша, окоплар казуда катнаша, Сызран, Самара якларында урманнар кисә һәм 1945 елның август аенда гына өенә кайта. 1946 елда әтиебез фронттан кайткач, гаилә корып җибәрәләр. Хәдичә әбиемнең дүрт баласы да сугышта катнашалар. Ибраһим абый 1942 елда фронтта батырларча һәлак була, Новгород тирәсендә туганнар каберлегендә җирләнгән. Әтиебезнең агасы Хәсән абый шулай ук яу кырында ятып кала, кабере – Воронежда.

Менә шулай, адәм баласы үзенең тормыш юлында ниләр генә күрми. Чыдый, түзә, сабыр итә, чыдамый кая барсын соң?! Ана карынында вакытта язылган тәкъдирне берничек тә үзгәртеп булмый шул!

Зифа САФИНА,

Столбище-Татар Сайманы.