Атказанган укытучы
Димитровград шәһәренең Г.Тукай исемендәге 22 нче урта мәктәбе директоры, Ульяновск өлкәсенең һәм Татарстан Республикасының атказанган укытучысы Мөнирә Мәвлет кызы Джумаева 10 июньдә юбилейлы туган көнен билгеләп үтә.
Мөнирә Мәвлет кызы бөтен гомерен, хезмәт елларын яшь буынга белем һәм тәрбия бирүгә, татар телен саклап калып үстерүгә багышлаган. Ул Иске Кулаткы районы Яңа Терешка авылында туып үсә. Авыл мәктәбен уңышлы тәмамлап, Сенгилей педагогия училищесына укырга керә. Аннары Казан дәүләт педагогия институтында белем алуын дәвам итә. Язмыш җилләре яшь белгечне бер дә таныш булмаган Димитровград шәһәренә алып килә. Биредә ул гаиләсе белән яшәп, балалар бакчасында - тәрбияче, урта мәктәптә татар теле һәм әдәбияты укытучысы булып эшли. Озак та үтми, тырыш, булдыклы, максатчан педагогны методик үзәккә әйдәп баручы белгеч итеп алалар. Аннары җитәкчелек шәһәр мәгариф идарәсенә милли телләр буенча баш белгеч вазыйфасына күчерә. Ә инде татар этномәдәни компонентлы мәктәп ачу турында приказ чыккач, шәһәр мэры карары белән 22 нче мәктәп директоры итеп билгеләнә. Милләт җанлы Мөнирә Мәвлет кызы мәгариф учагы бинасын капиталь ремонтлату, яңа гына ачылган мәктәпкә педагоглар җәлеп итү, укучылар җыю максатында зур көч куя. Хәзер инде тырышлыгының нәтиҗәсе күзгә күренерлек: яхшы даны еракларга таралган 22 нче мәктәптә 308 бала белем ала, 1 класска укучыларны конкурс буенча кабул итәләр. Егерме ел эчендә татар мәктәбен өч йөздән артык егет-кыз тәмамлаган, аларның күбесе югары уку йортларына кергәннәр.
Хезмәтенә күрә - хөрмәте. Мөнирә Мәвлет кызы - Татарстан Республикасы мәгариф министрлыгының “Мәгарифтәге казанышлары өчен” күкрәк билгесе, “Россия Федерациясенең гомуми белем бирү Почетлы хезмәткәре” күкрәк билгесе, Россия Федерациясе мәгариф һәм фән министрлыгының Мактау грамотасы, мәгариф департаменты һәм Бөтендөнья татар конгрессының Почет грамоталары, Россия Федерациясенең гомуми белем бирү Почетлы хезмәткәре, Ульяновск өлкәсенең атказанган мәгариф хезмәткәре һәм Татарстан Республикасының атказанган укытучысы дигән мактаулы исемнәр иясе.
Тынгысыз йөрәкле Мөнирә Мәвлет кызы татар милли хәрәкәтендә дә актив катнаша. Ул - Ульяновск өлкә татар милли-мәдәни автономиясе башкарма комитеты һәм Димитровград шәһәре татар милли-мәдәни автономиясе президиумы әгъзасы.
Хөрмәтле Мөнирә Мәвлетовна! Чын күңелебездән Сезне юбилейлы туган көнегез уңаеннан тәбрик итеп, татар телен һәм мәдәниятен саклап калуга, милләтебез үсешенә бәһасез өлеш кертүегез өчен олы рәхмәтебезне белдерәбез. Сезгә изге эшегездә уңышлар, исәнлек-саулык, кояштай озын гомер, шатлык-куанычлар, гаилә бәхете теләп калабыз. Сезгә тагын озак еллар балаларга белем һәм милли тәрбия бирергә, халкыбызга тугрылыклы хезмәттә булырга насыйп итсен.
Ульяновск өлкә татар милли-мәдәни автономиясе,
Димитровград шәһәре татар милли-мәдәни автономиясе,
“Өмет” газетасы редакциясе.