Мөселманнар Бөек Ватан сугышында Җиңүгә зур өлеш керткән
Җомга вәгазе
Барча галәмнәрнең Раббысы булган Аллаһы Тәгаләгә мактауларыбыз һәм шөкерләребез, сөекле Пәйгамбәребез Мөхәммәдкә (с.а.в.с.), гаиләсенә, сәхабәләренә һәм Кыямәт көненә кадәр аның юлыннан баручыларга сәламнәребез, хәмед-сәнәләребез булсын.
Мөхтәрәм мөселман кардәшләребез! Бу атнадагы вәгазебез мөселманнарның Бөек Ватан сугышында Җиңүгә зур өлеш кертүе турында булыр.
Советлар Союзы мөселманнары сугышның беренче көннәрендә үк гранит стена булып Туган илебезне сакларга баса. Мөселманнарның диния нәзарәте фашистлар илебезгә бәреп кергәч үк барлык мөэминнәрне дә дошманга каршы сугышка күтәрелергә чакыра. 1941 елның июлендә һәм 1942 елның маенда Уфада бөтен СССРдан җыелган мөселман дин әһелләренең съездлары уза. 1942 елда СССРның Европа өлеше һәм Себер мөселманнары диния нәзарәте Германия фашизмына каршы изге сугыш - җиһад игълан итә. Ул вакыттагы мөфти Габдрахман Рәсүлев барлык мөселманнарны Туган илебезне сакларга һәм якларга өнди. “Бүген улы, агасы, энесе яки атасы кулына корал тотып безнең уртак Туган илебез өчен немецларга каршы сугышмаган бер генә мөселман да юк. Шулай ук тылда, фабрикалар һәм заводларда үзләренең хезмәтләре белән җиңү эшенә ярдәм итмәгән беркем дә юктыр, мөгаен. Чөнки без - мөселманнар: “Туган илгә мәхәббәт иманнан килә”,- дигән сүзләрне яхшы хәтерлибез”,- дип белдерә мөфти Уфада узган мөселман дин әһелләре съездында. Мөфти Габдрахман Рәсүлев танк колоннасы төзүгә үзеннән өлеш кертә - 50 мең сум акча бирә (ул вакытта бу бик тә зур сумма була). Верховный башкомандующий И.В.Сталин мөфтигә рәхмәт сүзләре белән телеграмма юллый.
Шулай ук 1914 елда башланып, 1918 елда тәмамланган Беренче Бөтендөнья сугышын искә төшереп үтү дә урынлы булыр. Мөселманнар әлеге сугышка кадәр берничә йөз ел элек үк инде Россия армиясендә хезмәт иткәннәр. Мөселман подразделениеләре, нигездә, кавалерия частьләре татарлар, башкортлар, чеченнар, әзәрбәйҗаннар, дагестаннар, черкесслар һәм ингушлардан тупланган. Беренче Бөтендөнья сугышы башланганда мөселманнарда патриотик рух, Туган илне саклау омтылышы аеруча көчле була. 1914 елның 14 октябрендә мөфти Мөхәммәдьяр Солтанов үзенең фәтвәсендә Россия мөселманнарын болай дип өнди: “Без, мөселманнар, Россиянең барча халыклары белән бергә булып, шушы авыр вакытта дошманга каршы торуда дәүләтебезгә ярдәм күрсәтергә тиеш. Элеккеге сугышлар вакытында да, Ватанны саклап һәм яклап, мөселманнар бөек фидакарьлек үрнәге күрсәтәләр, хәзер, безнең күз алдыбызда барган вакыйгаларда да, Аллаһы насыйп итсә, алар үзләренең патриотлыгын артыгы белән күрсәтерләр әле”. Безнең илебез суверенитетына - бәйсезлегенә куркыныч янаганда, дошманнар безнең җирләребезгә һөҗүм иткәндә мөселманнар һәрвакытта да Туган илне саклаучыларның беренче, алгы сафларында булды.
Мөфти Габдрахман Рәсүлев үзенең фәтвәсендә китергән менә шушы сүзләргә игътибар итәргә кирәк: “Туган илгә мәхәббәт иманнан килә”. Биредә сүз юлбашчыларга, патшаларга, чиновникларга карата мәхәббәт турында бармый. Биредә сүз Туган илгә, туган җиргә, газиз Ватанга мәхәббәт, аларны ярату турында бара.
Бер гыйбратле гыйбарәдә: “Юлбашчылар киләләр дә китәләр, ә Туган ил кала”, дип әйтелә. Сугышчы мөселманнар моны тирәнтен аңлап, шушы принципны үз үрнәкләрендә тормышка ашыра. Изге Коръәни-Кәримдә болай диелә: “Җиңелме, авырмы, (Аллаһ юлында җиһадка чыгарлык мөмкинлеккә һәм куәткә ия булсагыз, авырулар һәм саулар, байлар һәм фәкыйрьләр, балалылар һәм баласызлар, яшьләр һәм өлкәннәр, көчлеләр һәм көчсезләр, кораллылар һәм коралсызлар буларак, җиһадка) чыгыгыз һәм малларыгыз, җаннарыгыз белән Аллаһ юлында җиһад кылыгыз. Бу сезнең өчен хәерлерәк. Әгәр (хәернең кайдалыгын) белсәгез” (әт-Тәүбә, 41).
Икенче аятьтә болай диелә: “И, иман китерүчеләр! Сабыр итегез, (Аллаһ дошманнары белән җиһад кылып), сабырлыкта ярышыгыз, атларыгызны бәйдә тотып, чикләрне саклагыз һәм Аллаһтан куркыгыз, бәлки, уңышка ирешерсез” (әлү Гыймран, 200).
Сәхлә бин Сәәдән (р.а.) тапшырылган хәдистә Аллаһының Рәсүле (с.а.в.с.) болай дип ә йткән: “Чикләрне саклап үткәргән бер көн фани дөнья тормышыннан һәм анда булган һәрнәрсәдән хәерлерәк” (әл-Бохари).
Динне инкарь итү сәясәте үткәрелгән 20 нче гасырда да кешеләр Аллаһының барлыгына һәм берлегенә инанып яшәүләрен дәвам итә. Һәм Советлар Союзының күп гражданнары Бөек Ватан сугышы елларында уртак дошманга каршы сугышып, дингә кире әйләнеп кайталар.
Советлар Союзының мөселман республикаларыннан бик күп кеше фронтка мобилизацияләнә. Үзбәкстаннан - 2 миллион кеше, Казахстаннан - 1 миллион 200 мең кеше, Әзәрбәйҗаннан - 600 мең кеше, Таҗикстаннан - 290 мең кеше, Кыргызстаннан 365 мең кеше, Төркмәнстаннан 180 мең кеше, Татарстан белән Башкортстанның һәркайсыннан 700 мең кеше кулына корал тотып сугыш кырына китә.
Ульяновск өлкәсеннән Бөек Ватан сугышы фронтларына 268 мең кешене озаталар. 161 татар, 96 казах, 69 үзбәк, 57 дагыстан, 43 әзәрбәйҗан, 39 башкорт, 18 төрекмән, 14 таҗик, 7 кабарда, 6 адыг, 6 чечен Советлар Союзы Герое исеменә лаек була. Безнең өлкәдә туып үскән 9 татарга шушы дәрәҗәле исем бирелә. Советлар Союзының барлык шәһәрләре, авыллары һәм республикаларыннан да сугышчылар яу кырына китә. Туган илне сакларга һәм якларга китүчеләрне балалары, аналары, хатыннары, әби-бабалары, әти-әниләре озатып кала. Нәкъ менә шуңа күрә изге сугышта дошман җиңелә дә инде. Туган ил, газиз Ватан хакына сугышучы төрле милләт һәм дин вәкилләре медальләр һәм орденнар алу өчен сугышка китмиләр бит. Чөнки иң зур бүләкне - әҗер-савапны Аллаһы Тәгалә Үзе бирәчәк. Әлеге сугышта фронтка китүчеләр дә, тылда тир түгүчеләр дә - барысы да геройлар. Аллаһы Тәгаләдән яу кырында һәм тылда иманлы булып һәлак булучыларның, үлүчеләрнең, Туган илебез чикләрен намуслы саклаучыларның барлык гөнаһларын да кичерүен сорыйбыз. Аларның каберләре нурлы, рухлары шат булсын. Әмин.
Вәгазь РДУМның Голәмәләр шурасы тарафыннан расланды.
Ульяновск өлкәсендә туып үскән татарлар - Советлар Союзы Геройлары:
Абдрязаков Али Касыйм улы, 1912 елда Ульяновск өлкәсенең Барыш районы Зөя Башы авылында туган. Сапер батальоны бүлекчәсе командиры. 1944 елның 22 февралендә Советлар Союзы Герое исеме бирелгән.
Аипов Мәхмүт Ильяч улы, 1920 елда Ульяновск өлкәсенең Иске Кулаткы районы Кирюшкино авылында туган. Автоматчы. 1945 елның 31 маенда үлгәннән соң Советлар Союзы Герое исеме бирелгән.
Беркутов Ибраһим Билал улы, 1918 елда Ульяновск өлкәсенең Барыш районы Калда авылында туган. Сапер взводы командиры. 1943 елның 13 ноябрендә Советлар Союзы Герое исеме бирелгән. 1943 елның 4 декабрендә һәлак булган.
Богданов Хамзә Сәлим улы, 1904 елда Ульяновск өлкәсенең Барыш районы Зөя Башы авылында туган. Мотоукчылар бригадасы командиры, полковник. 1945 елның 31 маенда Советлар Союзы Герое исеме бирелгән.
Нугаев Нәҗиб Ногман улы, 1910 елда Ульяновск өлкәсенең Иске Кулаткы районы Иске Яндука авылында туган. Танкларга каршы орудие наводчигы, кече сержант. 1943 елның 26 октябрендә Советлар Союзы Герое исеме бирелгән.
Умеркин Абдулхак Сәгыйть улы, 1910 елда Ульяновск өлкәсенең Барыш районы Зөя Башы авылында туган. Батарея командиры. 1942 елның 20 июнендә Советлар Союзы Герое исеме бирелгән.
Хәбиев Вилдан Сәид улы, 1924 елда Ульяновск өлкәсенең Иске Кулаткы районы Урта Терешка авылында туган. Миномет бүлекчәсе командиры. 1943 елның 30 октябрендә Советлар Союзы Герое исеме бирелгән. 1945 елның 11 мартында һәлак булган.
Хусаинов Зәкәрий Сафит улы, 1914 елда Ульяновск өлкәсенең Иске Кулаткы районы Мосеевка - Муса авылында туган. Танк командиры, старшина. 1945 елның 24 мартында үлгәннән соң Советлар Союзы Герое исеме бирелгән.
Юносов Нәбиулла Зәйнулла улы, 1925 елда Ленинградта туган. Армиягә алганчы һәм сугыш тәмамланганнан соң Мәләкәстә (хәзер - Димитровград) яшәгән һәм хезмәт иткән. Артиллерист, орудие командиры. 1944 елның 21 июнендә Советлар Союзы Герое исеме бирелгән.
18 май - “Изге Болгар җыены”
“Изге Болгар җыены” көнне җәмәгать белән бергә намаз укырга чакырабыз.
Тәүбә кылу - кешедә бик тә тирән хис-тойгылар, уй-кичерешләр барлыкка китерә торган гамәл, ул мөселманнарның бердәмлеккә омтылуын күрсәтә.
Шәһри Болгарның Хан мәчетендә хөрмәтле мөфтиләребез Тәлгать хәзрәт һәм Камил хәзрәт, җәмәгать белән бергә намаз укып, тәүбә-истигъфар кылып, Аллаһы Тәгаләдән гөнаһларыбызны кичерүен сорарбыз һәм өммәтебезнең, Туган илебезнең иминлеге өчен догалар кылырбыз, ата-бабаларыбызны искә төшерербез. Сезне шулай ук мәдәни программа - төрле интерактив һәм тематик мәйданчыклар көтә.
Изге җирләргә килегез, мөселманнарның зур җыелышыннан читтә калмагыз!
Оренбург мөселман дини җыелышы - 1788 елда Екатерина II указы белән булдырылган Россия мөселманнарының беренче рәсми оешмасы.
Россия мөселманнарының башлыгы - мөфти вазыйфасы булдырыла. Мөселман җәмәгатьчелеге сайлаганнан соң, аның кандидатурасын император расларга тиеш була. Ул вакытта Оренбургныкы дип аталса да, дини җыелыш Уфада эшләп килгән.
Соңрак дини җыелыш Россия мөселманнарының Үзәк диния нәзарәте дип үзгәртелә.
Төрле елларда хезмәт куйган мөфтиләр:
- Мөхәммәдҗан хәзрәт Хусаинов (22.09.1788-17.07.1824);
- Габдесалләм хәзрәт Габдрахимов (30.09.1825-31.01.1840);
- Габдулвахид хәзрәт Сөләйманов (10.06.1840-4.08.1862);
- Сәлимгәрәй хәзрәт Тевкелев (28.04.1865-2.01.1885);
- Мөхәммәдьяр хәзрәт Солтанов (2.01.1885-12.06.1915);
- Мөхәммәт Сафа хәзрәт Баязитов (28.07.1915-22.03.1917);
- Галиев Галимҗан хәзрәт Мөхәммәтҗан улы (әл-Баруди) (2.05.1917-6.12.1921);
- Фәхретдинов Ризаитдин хәзрәт Фәхретдин улы (1922-12.04.1936);
- Рәсүлев Габдрахман хәзрәт Зәйнулла улы (1936-5.06.1950);
- Хиялетдинов Шакир хәзрәт Шәйхелислам улы (21.03.1951-15.06.1974);
- Исаев Габделбарый хәзрәт Низаметдин улы (05.1975-19.06.1980);
- Таҗетдинов Тәлгать хәзрәт Сафа улы (1980 елның 19 июненнән).
Беренче Бөтендөнья сугышы вакытында Мөхәммәдьяр Солтанов мөфти була. Ә Бөек Ватан сугышы елларында Габдрахман Рәсүлев мөфти хезмәтен үти. Алар икесе дә Туган илне дошманнардан саклау һәм дәүләткә мөмкин кадәр ярдәм итү кирәклеге турында фәтва чыгаралар.