Ата-аналар балаларына бирә ала торган иң кыйммәтле бүләк

Җомга вәгазе

Барча галәмнәрнең Раббысы булган Аллаһы Тәгаләгә мактауларыбыз һәм шөкерләребез, сөекле Пәйгамбәребез Мөхәммәдкә (с.а.в.с.), гаиләсенә, сәхабәләренә һәм Кыямәт көненә кадәр аның юлыннан баручыларга сәламнәребез, хәмед-сәнәләребез булсын.

Мөхтәрәм мөселман кардәшләребез! Бүгенге вәгазебез ата-аналар үзләренең балаларына бирә ала торган иң кыйммәтле бүләк турында булыр.

Һичшиксез, без иң яхшы, иң кадерле нәрсәбезне балаларыбызга бирергә телибез. Шул ук вакытта фани дөньяның көндәлек мәшәкатьләренә кереп чумып, Аллаһы Раббыбыз балаларны безгә ни өчен бүләк, олы нигъмәт итеп бирүе хакында еш кына онытып җибәрәбез.

Күп кенә ата-аналар балаларының югары дөньяви белем алуына яки кияүгә чыгуына, өйләнүенә үзләрен сәбәпче итеп саныйлар. Менә балама фатир һәм машина алырга ярдәм иттем, шуның белән эшем бетте, минем миссиям тәмамланды, дип санаучы әти-әниләр очрый. Чынлыкта исә барысы да башкача килеп чыга.

Әйе, Ислам дине тормыш шартларын яхшыртуны, яшәү өчен уңайлыклар тудыруны һич кенә дә тыймый. Әмма болар беренче урында булырга тиеш түгел.

Ата-аналар, беренче чиратта, балаларының рухи халәтенә игътибар бирергә тиеш. Чөнки якты дөньяга аваз салган вакытта бирелгән фитрый иманына тап төшермәгән, аны пычратмаган бала гына бу дөньяда уңышларга ирешә ала. Пәйгамбәребезнең (с.а.в.с.) хәдисендә: “Һәрбер кеше үзенең табигый халәтендә (фитрый иман белән) туа...”- дип әйтелгән (Сәхих әл-Бохари).

Фитрый иман – ул һәр баланың табигый, Аллаһының барлыгын һәм берлеген тану хәлендә тууы.

Кызганычка, балалар дөньяга килгән мизгелдән үк тирә-як мохит йогынтысында яши башлыйлар һәм балигълык яшенә җиткәнче үк фитрый иманнарын югалталар яки аны сизелерлек дәрәҗәдә пычраталар һәм инану яки инанмау чигендә басып калалар.

Шуңа күрә балаларының туган вакытта барлыкка килгән рухи халәтен – фитрый иманын саклап калу ата-аналар өчен төп бурычларның берсе булып тора.

Ата-аналарның икенче төп бурычы – балаларында күркәм сыйфатлар тәрбияләү, аларны дөреслекне ялганнан, хәләлне хәрәмнән аерырга өйрәтү. Ә боларга бары тик Изге Коръәни-Кәримне һәм Аллаһы Рәсүленең (с.а.в.с.) сөннәтен өйрәнү юлы белән генә ирешергә мөмкин.

Сөекле Пәйгамбәребез Мөхәммәднең (с.а.в.с.) хәдисе моңа дәлил булып тора: “Ата-ана үзенең баласына бирә ала торган иң яхшы нәрсә – ул күркәм тәрбия”,- ди Аллаһының Рәсүле (с.а.в.с.) (Сүнән Әхмәд).

Ата-аналарга йөкләнгән өченче бурыч – ул балаларын биш вакыт намаз укырга һәм җиде яшьтән Коръән-Кәрим китабын укырга өйрәтү.

Физик тәрбия бирүгә килгәндә, ата-аналар үзләренең балаларын суда йөзәргә, атка атланып йөрергә, көрәшергә һәм җәядән атарга өйрәтергә тиеш.

Ә башкасын, калганын Аллаһы Тәгаләгә тапшыру, Аңа гына тәвәккәл итү урынлы булыр.

Ата-аналар тырышлыгының нәтиҗәсе озак көттермәс – аларны ике дөнья бәхете, рәхәте, фани дөньяда да, бакыйлыкта да олуг бүләкләр, әҗер-саваплар көтәчәк.

Бу дөньядагы бүләкләр – ул балаларының гомере буе ата-аналары өчен терәк һәм таяныч булып торулары, ул-кызларының картлык көненә җиткән әти-әниләре турында кайгыртучанлык күрсәтүләре, ата-аналары мирас итеп калдырган малны изге максатларда матур, дөрес итеп сарыф итүләре һәм, әлбәттә инде, җан, күңел тынычлыгы.

Бакый, мәңгелек дөньядагы бүләкләр – җәннәткә керүгә, Кыямәт көнендә хөрмәтле булуга, Аллаһы Раббыбыз каршында шәфәгатькә ирешүгә һәм, әлбәттә инде, фани тормышны ташлап киткәннән соң туктаусыз әҗер-саваплар алып торуга гарантия.

Хөрмәтле дин кардәшләребез, Аллаһыга мең шөкер, безнең төбәктә балаларыбызга Ислам дине нигезләрен өйрәтү, аларга рухи-әхлакый тәрбия бирү өчен бөтен шартлар да тудырылган. Мәктәпләрдә уку елы тәмамланырга санаулы гына көннәр калды һәм тиздән өч айга исәпләнгән озын җәйге каникуллар башлана. Әйдәгез, менә шушы искиткеч матур көннәрдә балаларыбызга дини тәрбия бирү мөмкинлегеннән файдаланып калыйк әле. Бу көннәрдә җир кабат җанланды һәм тиздән үзенең җимешләрен бирә башлаячак. Газиз балаларыбыз да мәчетләр һәм мәдрәсәләр каршындагы уку-укыту үзәкләренә йөреп, үзләренең күңелләрен, калебләрен күркәм сыйфатлар белән бизәсеннәр һәм тәвәккәллек, батырлык, кыюлык, басынкылык җимешләре бирсеннәр иде. Әмин.

Вәгазь РДУМның Голәмәләр шурасы тарафыннан расланды.